Аннан, дәрәҗәле көрәшчеләребез - район башкарма комитет җитәкчесе, атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Айдар Хәйретдиновның, РСФСРның спорт остасы алып батырыбыз Рафис Насыйбуллинның үгет-нәсыйхәтләре генә дә яшь батырларыбызга күпме рух өстәгәндер әле. Искиткеч, югары “нотада” узды, бәйгебез. Рәхмәт инде мәрхум Алмазыбызның уллары Илназга, бигрәк тә Искәндәргә, Ильяска, абыйлары Рамил Рәшит улына, “Татарстан” җәмгыяте рәисе Айнур Рамил улына, җирлек башлыгы Расим Латыйповка, туганнары Марсель Йосыповка, Ленар Әхмәтовка, федерация рәисе Фәнис Шәриповка, барлык хөкемдарларга, спорт мәктәбенә. Аларның ярдәме булмаса, ярышыбыз андый ук дәрәҗәдә уза да алмас иде әле.
Без бит инде күп көрәшче җыеп ярыш уздырырга өйрәнгән кешеләр. Шунлыктан, ярыш барышында тамашачыларның нигә бу ярышта 72 генә көрәшче микән дигән сорауларына дә җавап бирергә туры килде. Алда торган Татарстан беренчелегенә сайлап алу ярышлары булганлыктан, якын күрше-тирәләрне чакырмадык бу юлы. Тырыша инде Салавычта тренерлык итүче Алмаз Рәшит улы да. Ярыш саен уз нәниләрен җыеп, күрсәтмә чыгыш кебек аерым көрәштереп, аларда татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Бу юлы да 30 килограмм авырлыктагы 3 сабыен көрәштереп, ярышыбызга аерым төсмер бирде. Кунакка кайткан олы кунагыбыз Татарстанның атказанган экологы заманында үзе дә бил алышкан, бу ярышта улы Азаматны бил алыштыручы Фаяз Шакиров та ярыштан күтәренке рух белән кайтып китте.
Комментарийлар