16+

Миңнеханов Мәскәүдә Хөкүмәт утырышында катнашты

19 мая 2025, 20:36
503
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта Татарстаннан Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта Татарстаннан Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кереш сүзендә Михаил Мишустин бүген илдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә җитди игътибар бирелүен искәртте.

"Президент бу өлкәгә зур игътибар бирә. Ул безнең икътисадның аерылгысыз өлешенә һәм аның төп драйверларының берсенә әверелде, конкурентлы мохит формалаштырырга ярдәм итә, мәшгульлекне тәэмин итә, безнең төбәкләрне ныгыта. Һәм шунысы да мөһим - нәкъ менә анда еш кына технологик алгарышка, яңа тармаклар һәм хәтта тулы бер базарлар формалаштыруга ярдәм итә торган кыю, алга киткән идеяләр туа, - диде Россия Премьер-министры.

"Хөкүмәт мондый предприятиеләргә актив ярдәм итә. Узган ел юнәлешле илкүләм проектны гамәлгә ашыру төгәлләнде, ул старттан алып экспорт мәйданчыкларына чыгуга кадәр бердәм ярдәм системасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Бу секторны ныгыту буенча эш дәвам иттереләчәк», - дип билгеләде Михаил Мишустин.

Ул хәбәр иткәнчә, КУЭда мәшгульләр санын арттыру буенча Президент куйган бурыч арттырып үтәлгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу сан 29,3 миллионнан артып киткән.

Эшкуарлар саны арту – бу, әлбәттә, соңгы елларда кабул ителгән чаралар комплексы нәтиҗәсе, дип ассызыклады Михаил Мишустин. Тулырак-Россия Хөкүмәте сайтында http://government.ru/news/55055/#mvm

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading