16+

Нурзадә әтисенең соңгы көннәре турында: «Күзгә карап ята, 1-2 тамчы су да эчә алмасын әле!»

13 апреля 2025, 10:35
5238
0
1
Уку өчен 3 минут

Җырчы Нурзадә әтисенең соңгы көннәре, үлеме турында җан тетрәткеч юллар язган.

Нурзадә әтисенең соңгы көннәре турында: «Күзгә карап ята, 1-2 тамчы су да эчә алмасын әле!»

Җырчы Нурзадә әтисенең соңгы көннәре, үлеме турында җан тетрәткеч юллар язган.

«11.04.2025.
Хуш, Әти.
Бу көн кара төс  белән безнең тормышка язылды.
Майның 23 дә 79 яшь тула иде бит.
Зур мәхәббәткә нокта куелды.Әнине югалткач, Әти бик юксынды.
Безгә бик күрсәтәсе дә килмәгәндер инде. Ләкин күзләре моңсуланды, үзе күңелсезләнде. Әни белән 40 ел бергә яшәделәр бит алар. Әни озак еллар авырды, Әти аны 1 генә минутка да ялгыз калдырмады. Әнине югалткач, «Үзеңә генә авырдыр бит, бәлки берәр кеше белән таныштырып карыйкмы әллә?» дигәч, беләсезме нәрсә диде? «Беркемдә Әниегезне алыштыра алмый», диде.
Әгәр безнең Әти кебек сабыр, тыйнак, аз сүзле, бик укымышлы, зыялы, аш-суга да, барлык эшкә дә  оста алтын куллы, акыллы, тугры, нурлы йөзле, йомшак күңелле, үз көче белән тырышып эшләп, булганына шөкер итүче, тыныч холыклы, шул ук вакытта үзенең сүзен үтемле итеп  әйтә белүче, нык  кешеләр, бигрәк тә ир-атлар күбрәк булса, бу җир йөзендә хатын-кызларга яшәве җиңелрәк булыр иде! 
Менә шундый асыл кеше иде безнең Әти!
Инде менә январь аеннан бирле Әти авырды. Шушы 3 ай эчендә без ут эчендә яшәдек. Үзебезнең хәлебезне үзебез генә белдек
«Беркемгә әйтмәгез, язмагыз», диде.
Сулды, кипте, корыды.
Больницада ятты, башка специалистларга да алып бардык, ләкин соң иде инде...
Операция ясау мөмкин түгел иде… Яше дә бар, чир дә нык азган иде...
Башыбызга да сыймады бу хәбәр.
Ничек инде, әле декабрь аенда гына карлар көрәп йөргән, интернет челтәрләрен дә яхшы белгән, үзе әйтмешли, соңгы 40 елда аспирин да эчмәгән, үз гомерендә бер тәмәке тартмаган, исерткеч эчемлекләр куллану дигәнне белмәгән Әтиебез шулай каһәр суккан әшәке чир белән авырып китәргә мөмкин?!!! 
Соңгы көннәре бигрәк авыр булды...
Күзгә карап ята, ләкин ашый да алмый, 1-2 тамчы су да  эчә алмасын әле!
Авыр, бик авыр! Чарасызлык.
«Әти ,нишләтеп кенә карыйк икән соң?» дигәч, «көтәбез инде, тагын нишләп була», диде.
Соңгы минутларына кадәр үз аңында, телендә булды. Хәтта шаяртырга да көч тапты. Башыннан сыйпаган идем, «үсеп киттемме соң бераз», диде елмаеп. Миңа үзенең матур, зәңгәр күзләрен төбәп, «елама, яме», диде.
Менә шул күк йөзен хәтерләтә торган зәңгәр  күзләре 11 апрель - җомга көнне мәнгелеккә йомылды.
Хуш, Әтиебез! Бәхил бул! Безгә рәнжеп китмә! Әни белән, ниһаять. күрешкәнсездер дип уйлыйм», дип язган Нурзадә социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Нурзадә шулай ук әтисен соңгы юлга озатуда ярдәм итүчеләргә, теләктәшлек, кайгы уртаклашучылар белдерүчеләргә рәхмәтен дә җиткергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

22

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading