16+

Россия мәктәпләрендә тагын бер мәҗбүри имтихан кертергә җыеналар

16 мая 2025, 13:03
1142
0
1
Уку өчен 2 минут

Россия мәктәпләрендә физкультура фәне буенча мәҗбүри имтихан булырга мөмкин.

Россия мәктәпләрендә физкультура фәне буенча мәҗбүри имтихан булырга мөмкин.

РФ Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе әгъзасы Ольга Павлова шундый инициатива белән  чыгыш ясаган.

"Физик культура һәм спорт — иң төп фәннәрнең берсе. Һәм, әлбәттә, физик культура буенча имтихан булырга тиеш", - дип аңлаткан белгеч.

Павлова физик культура буенча белемнәрне бәяләүнең гамәлдәге системасы эшләп бетерүне таләп итә, дип өстәгән. Ул балаларның сәламәтлеге торышын исәпкә алып, имтихан үткәрүгә бердәм алымнар булдыру кирәклеген ассызыклаган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та: «Балалар – безнең киләчәк һәм илебез уңышы. Бик әһәмиятле булган «Мәгариф» илкүләм проекты 7 төбәк проектын да үз эченә ала. Шуның ярдәмендә мәктәп укучылары өчен белем алу мөмкинлеге артты, ә укытучылар өчен республикада төрле формадагы өстәмә белемнең яңа программалары булдырылды», – дигән иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading