16+

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне үзгәртергә мөмкиннәр

19 февраля 2025, 09:50
1272
0
0
Уку өчен 2 минут

Төзелеш министрлыгы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын кире кайтарырга тәкъдим итте.

Төзелеш министрлыгы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын кире кайтарырга тәкъдим итте.

Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын кертү максатка ярашлы дип саный. Бу хакта Дәүләт Думасының торак-коммуналь хуҗалык комитеты утырышында Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергән.
"Шәхсән минем фикерем: төбәктә – бердәм түләү,  акча җыю буенча бердәм оператор булырга тиеш һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән турыдан - туры килешүләр булырга тиеш түгел», - дип билгеләгән парламентарий.

Халык фронты эксперты Павел Склянчук сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә кәгазь квитанцияләр капиталь ремонт, электр энергиясе һәм башка барлык нәрсәләр өчен диярлек аерым килә.

"Төзелеш министрлыгы гражданин өчен бердәм түләү принцибын кертергә тәкъдим итә. Бу нигезле, ләкин капиталь ремонт буенча исәп-хисап счеты фатирга, ә коммуналка һәм торак хезмәтләре өчен шәхси милекчегә килә дигән проблема белән очраша», - дигән Склянчук.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading