16+

Рөстәм Миңнеханов Кытай кунагын каршы алды

20 мая 2025, 21:04
738
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген кич Казанга Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры урынбасары Чжан гоцин әфәнде килде.

Бүген кич Казанга Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры урынбасары Чжан гоцин әфәнде килде.

Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Искәртәбез, иртәгә, 21 нче майда, КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары Чжан гоцин әфәнде «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышында катнашачак.

Белешмә өчен:

«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу максатларында төзелде.

Беренче утырыш - 2016 елда Ульяновск шәһәрендә, икенчесе – 2017 елда Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә, өченчесе 2019 елда Чебоксар шәһәрендә узды. 2023 елда дүртенче утырыш Цзянс провинциясенең Наньчан шәһәрендә узды.

2025 елда Советның бишенче утырышы Казанда узачак.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте,

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading