16+

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан милләтара һәм конфессияра татулык тәҗрибәсе белән уртаклаша ала»

18 мая 2025, 11:32
713
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены – 2025» тантаналы чарасында Ислам динен кабул итү вакыйгасының әһәмиятен ассызыклады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены – 2025» тантаналы чарасында Ислам динен кабул итү вакыйгасының әһәмиятен ассызыклады.

«Биредә 922 елда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иттеләр. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе ислам динен кабул итү Идел бул болгар дәүләтенең үсешенә этәргеч биргәнен, дәүләтчелекне ныгытуга, дөньяның бай мирасына кушылу мөмкинлеге биргәнен искәртте. «Татарстан милләтара һәм конфессияра татулык тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Болгарны яңарту тарихи хәтерне кайтару гына түгел, алгарышка омтылу. Ак мәчет, Болгар ислам академиясе һәм башка һәйкәлләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без традицион һәм рухи кыйммәтләрне яңартабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Миңнеханов быел җыенның Ватанны саклаучылар елында үткәрелүен дә искәртте.

Ул Болгар үсеше хакына хезмәт куючыларга рәхмәтен белдерде. Чит илдән килгән кунакларга рәхмәтле булуын әйтте. «Бу көн Татарстан һәм Россиягә үсеш китерсен. Бүгенге Изге Болгар җыены дусларча аралашуга, догаларга, изге гамәлләргә бай булыр дип ышанам. Үзегезгә, якыннарыгызга Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен телим», – диде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading