16+

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев белән очрашты

16 мая 2025, 14:40
807
0
0
Уку өчен 2 минут

Үзбәкстан делегациясен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга форумда катнашулары һәм республикага килүләре өчен рәхмәт әйтте.

Үзбәкстан делегациясен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга форумда катнашулары һәм республикага килүләре өчен рәхмәт әйтте.

Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев белән очрашты. Сөйләшүләр Татарстанның Хөкүмәт йортында узды. Үзбәкстан делегациясе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисад форумы кысаларында килде. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан делегациясен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга форумда катнашулары һәм республикага килүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук күптән түгел Ташкентта «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсендә катнашкан Татарстан делегациясен җитәкләвен дә искәртте.

«Объектларны һәм шәһәрне карау мөмкинлеге өчен рәхмәт», – диде Миңнеханов һәм «Иннопром-2025» форумының югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте.

Очрашуда алар Үзбәкстанның берничә шәһәрендә индустриаль инфраструктураны үстерү турында фикер алышты. Төп юнәлешләр арасында – «Навои» махсус икътисади зонасы территориясендә индустриаль парк һәм «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел саен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading