16+

Сабантуйда откан «Урал» мотоциклын махсус хәрби операциягә озаткан

16 мая 2025, 20:54
1903
0
1
Уку өчен 2 минут

Сигез тапкыр район Сабан туеның баш батыры булып танылган ул.

Сигез тапкыр район Сабан туеның баш батыры булып танылган ул.

Бу турыда "Авыл таңнары" газетасы сайты яза. Айдар Гайнуллин Аксубай районының сигез тапкыр батыры булып танылды. "Урал" мотоциклын ул 90нчы еллар ахырында абсолют батыр буларак алган иде. Бүгенге көндә Айдар үзе Казанда яши. Ә "Урал" гаражында – Шәрбән авылында эшсез яткан икән. (Шәрбән республикага Айдарның энесе Алмаз Гайнулин, Илсур һәм Илнур Сафин кебек танылган көрәшчеләрне биргән авыл да). Айдар үзе, район волонтерларына хәбәргә чыгып, мотоциклын егетләргә җибәрергә сораган.
Әлбәттә, мотоциклга ремонт таләп ителгән. Шәп итеп ремонтлаганнар аны. Запчастьләр белән дә ярдәм иткәннәр, төзекләндергәннәр дә. Хәзер ул, яңа чагындагы белән чагыштырганда да, шәбрәк һәм көчлерәк.
Бу мотоциклны Аксубайда Җиңү көнендә үземә дә күрергә туры килде. Ыҗгырып тора. Бер тапкыр җиңү китергән "Урал" тагын бер җиңү китерәсенә шикләр юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading