16+

Татарстан мәктәпләрендә буллингка шикаятьләр саны арткан

20 февраля 2025, 13:50
1186
0
0
Уку өчен 2 минут

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2024 елда мәктәпләрдә буллинг темасы буенча мөрәҗәгатьләр саны артуын җиткерде.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2024 елда мәктәпләрдә буллинг темасы буенча мөрәҗәгатьләр саны артуын җиткерде.

– Мөрәҗәгать итүчеләр күрсәткәнчә, укучылар арасында рәхимсез агрессиягә корылган мөнәсәбәтләр ешрак чагыла, һәм мәктәп администрациясе конфликтлы ситуацияләрне җайга салу буенча һәрвакыт нәтиҗәле чаралар күрми. Ел дәвамында без әлеге конфликтларны карауда актив катнаштык: вәкаләтле органнар белән берлектә мәгариф оешмаларында конфликтларда катнашучылар белән очрашулар уздырдык, чаралар кабул итү өчен, шул исәптән күзәтчелек органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрдек. Барлык мөрәҗәгатьләр дә минем контрольдә булды, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading