16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга «беспилотник»лар һөҗүме турында хәбәр итте

15 июня 2025, 15:28
3679
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан территориясенә пилотсыз очкычларының чираттагы һөҗүме булган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан территориясенә пилотсыз очкычларының чираттагы һөҗүме булган.

Рөстәм Миңнеханов язганча, БПЛАны юк итү вакытында аппарат калдыклары Алабуга районындагы автомобиль заводының КПП бинасына төшкән. Нәтиҗәдә бер эшче һәлак булган, 13 кеше зыян күргән. Берсе авыр хәлдә. Барысына да тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Урында янгын чыккан, аны шулай ук тиешле хезмәтләр оператив рәвештә ликвидацияләгән. 
«Гражданнарга мондый һөҗүм безнең ил көрәшкән Киев режимының канлы һәм рәхимсез булуын тагын бер кат исбатлый. Һәлак булучының гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүен телим. 
Курку һәм паника тарату омтылышына карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тормыш тәэмин итү объектлары тотрыклы рәвештә эшли. Оператив хезмәтләр даими әзерлектә тора», диелә Рөстәм Миңнеханов хәбәрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading