16+

Татарстанда 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә

14 мая 2025, 14:22
873
0
0
Уку өчен 1 минут

Бүген “Казан” агросәнәгать паркында узган «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсенең рәсми ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, республикада 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә.

– Бу товарларның якын һәм ерак чит ил илләргә актив экспортлануы сөендерә. Без ислам илләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планлы эш алып барабыз, - диде ул. - Әйтик, узган ел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлары комитеты Фарсы култыгы илләренә продукция җибәрү өчен җитештерүчеләрне сертификацияләүгә аккредитация алды.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, бүген хәләл продукциянең дөнья базары динамик рәвештә үсә. Аның күләме 2,7 триллион АКШ доллары белән бәяләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading