16+

Татарстанда 2025 елда илкүләм проект буенча 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелә

24 мая 2025, 11:00
746
0
0
Уку өчен 2 минут

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 23 ясалма корылмаларда эшләр алып барыла.

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 23 ясалма корылмаларда эшләр алып барыла.

Төзекләндерү эшләре 18 муниципаль берәмлектә башкарылачак, шул исәптән:
- Биектау районында – «М-7 «Волга» – Киндерле – Биектау» автомобиль юлында Киндерле елгасы аша күпердә капиталь ремонт;
- Балтач районында – «Балтач – Әтнә» автомобиль юлында Арбор елгасы кушылдыгы аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 16,3 метрдан артык);
- Чистай районында – «Казан – Оренбург – Чистай» автомобиль юлында инеш аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 51 метрдан артык);
- Балык Бистәсе районында – Ямаш авылының Һади Такташ урамында Ачы су елгасы аша күпердә төзекләндерү эшләре (озынлыгы 7 метрдан артык).

Шулай ук элегрәк контракт төзелгән объектларда 2024 елда башланган эшләр дәвам итә, шул исәптән:
- Алексеевск муниципаль районында «Мөслим – Биләр» автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күперне төзекләндерү (озынлыгы 89 метрдан артык);
- Менделеевск районы Камай авылында Буҗай елгасы аша күперне төзекләндерү (озынлыгы 47 метрдан артык);
- Кайбыч районында «Олы Кайбыч – Камыллы» автомобиль юлында Бәрле елгасы аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 42 метрдан артык).

Күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү төбәкнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм республика халкының яшәү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүм булганча, республикада «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык тәшкил иткән 131 объектта эшләр башкарырга планлаштырыла.

Татарстанда илкүләм проектларның үтәлеше республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җитди контрольгә алынган.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading