16+

Татарстанда 40тан артык дроппер тоткарланган. Алар кемнәр?

19 февраля 2025, 15:15
1458
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда мошенниклар урлаган акчаларны Украинага чыгарган 40тан артык дроппер тоткарланган.

Татарстанда мошенниклар урлаган акчаларны Украинага чыгарган 40тан артык дроппер тоткарланган.

Татарстанда мошенниклар урлаган акчаларны чит илгә, нигездә Украинага чыгарган җинаятьчел төркем тоткарланган. Бу хакта «Финансларда киберкуркынычсызлык» форумында Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Храпов хәбәр иткән.

"Узган ел дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгы күп еллар дәвамында урланган акчаларны чит илгә, нигездә Украинага чыгару схемалары гамәлдә булган ике төбәктә җинаятьчел төркемне ачыклау буенча чаралар үткәрде. Аларда Дропперлык (үз карталарын мошенникларга сатып җибәргән, яки акча бәрәбәренә биреп торган кешеләр, гадәттә яшүсмерләр) белән шөгыльләнүче яшьләрнең тулы бер төркемнәре ачыкланды. Яшермим- бу Татарстан һәм Новосибирск", - дигән ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, төркемнәрдә нигездә яшьләр, шул исәптән балигъ булмаганнар да эшләгән. Новосибирскта 60тан артык кеше тоткарланган, Татарстанда-40тан артык. Ике очракта да Россия Җинаять кодексының 210 маддәсе буенча («җинаятьчел бергәлек оештыру яки анда катнашу») җинаять эшләре кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, февраль башында Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне Украина территориясеннән җинаятьчел шалтыратулардан саклау өчен өстәмә чаралар эшләргә йөкләде. Инде ай уртасында Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин профиль комитетына телефон һәм интернет-мошенниклыктан саклану буенча закон проектын юллады.
 Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина мошенниклар билгеле бер сумманы курьерлар аша кәгазь акчалата ешрак чыгара башлаганнарын әйткән, чөнки дроппер карталарына бәя күп тапкырлар арткан. Аның сүзләренчә, кара базарда дроппер картасының бәясе 10-15 мең сумнан 70 мең сумга кадәр арткан.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading