16+

Татарстанда бер ел эчендә «кара кредиторлар» саны арткан

03 марта 2025, 15:29
1091
0
0
Уку өчен 2 минут

2024 елда Үзәк Банк Татарстанда 32 «кара кредитор» һәм финанс пирамидасы билгеләре булган ике оешманы ачыклаган.

2024 елда Үзәк Банк Татарстанда 32 «кара кредитор» һәм финанс пирамидасы билгеләре булган ике оешманы ачыклаган.

Шул ук вакытта бер ел элек Татарстанда 28 легаль булмаган кредитор һәм финанс пирамидалары ачыкланган. Бу хакта регулятор сайтында әйтелә.

Татарстанда ачыкланган легаль булмаган кредиторлар ломбард эшчәнлеге яисә комиссион сәүдә рәвешендә займнар биргәннәр. Шул ук вакытта алар ломбардлар реестрына кермәгән.

Билгеләп үтелгәнчә, кара кредиторлар арттырылган процентлар исәпли, ә легаль булмаган ломбардлар залогка куелган милекне сата. Финанс пирамидаларын исә акча җәлеп итү проектларын рекламалаучы мессенджерлардагы аноним интернет-битләр һәм каналлар буенча белергә мөмкин. Гадәттә мондый оешмалар агрессив реклама алып бара һәм бик керемле инвестицияләр гарантияли.

Узган ел Россиядә финанс базарында 9 меңнән артык легаль булмаган катнашучы теркәлгән. Шул ук вакытта ачыкланган кара кредиторлар саны 19% ка кимегән. Әмма финанс пирамидалары саны 1,9 тапкырга 5,5 меңгә кадәр арткан. Нигездә, мошенниклар пирамидаль интернет-проектларда махсуслашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading