16+

Татарстанга -25 градуска кадәр салкыннар киләчәк

18 февраля 2025, 12:52
2512
0
1
Уку өчен 2 минут

Урыны белән бераз кар явачак.

Урыны белән бераз кар явачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 18 февральдә республикада һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. 19 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Җил секундына 6-11 метр булачак. Төнлә шулай ук -24 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал. Көндез -9дан -14 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 20 февральдә, җил секундына 3-8 метр булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән температура -14 -19, көнчыгыш өлешендә һәм аязганда -25 градуска кадәр булачак. Көндез -7 дән -12 градуска кадәр. Һәр көн юлларда бозлавык булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга якынлашып килүче салкыннарда иминлек кагыйдәләре турында искә төшерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading