2024 елның сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, бүгенге көндә медицина ротасында хезмәт итүче ханым — өч ир бала әнисе.
Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге өчен көрәшүчеләр арасында гүзәл затлар да бар. «Первая» позывнойлы райондашыбыз белән ул ялга кайткач очрашып сөйләштек.
2024 елның сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килеү төзеп, бүгенге көндә медицина ротасында хезмәт итүче ханым — өч ир бала әнисе. Әлеге юлны сайларга күпбалалы ананы нәрсә этәрде икән?
«Бу сорауны бик еш бирәләр үземә. Шуны әйтәм: мин махсус хәрби операция зонасына йөрәгем кушуы буенча киттем һәм бу карарым өчен бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Килешү төзер алдыннан үземне бер ел дәвамында төрле яктан — авырлыкларга да, сынауларга да әзерләдем, медицина курслары да үттем. Аннары бертуган энемнең шунда булуы, аның килешү буенча хезмәт итүе дә йогынты ясамый калмады. Гаиләмә, якыннарыма үземнең карар турында китәргә өч көн кала гына әйттем. Әлбәттә, аерылышу бик авыр булды. Бүгенге көндә балаларым әтиләре белән авылда яшиләр, аларга әби-бабай булыша», — ди ул.
Комментарийлар