16+

Татарстанның бер районында балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелә

16 мая 2025, 15:22
933
0
0
Уку өчен 2 минут

Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелә.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелә.

 Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

2025 елның 1 гыйнварыннан һәр яңа туган бала өчен 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалар муниципаль бюджеттан бирелә.

Түләүне алуның төп шартларының берсе – ата-ананың берсе һәм бала үзе Балтач районында теркәлергә тиеш. Шулай ук тууның да Балтач районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бүлегендә теркәлүе мөһим.

Яңа ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә һәм районда демографик күрсәткечләрне арттыруга юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading