16+

Тукай премиясенә кандидатлар билгеле булды

01 марта 2025, 12:32
1913
1
0
Уку өчен 2 минут

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге 10 кандидат билгеләнде:

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге 10 кандидат билгеләнде:

Рафис Корбанов - «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияты җыентыгы өчен;
Раниф Шәрипов - «Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен;
Мансур Гыйләҗев - «Словарь любви» пьсалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен;
«Казан Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме - Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
«Иакинф» балеты иҗат төркеме - Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
Чулпан Закирова - «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичәләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл» «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;
Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;
Юрий Гвоздь - «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен;
Рөстәм Шәмсутов - «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;
Рифкать Якупов - Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Георгий Ибушев !!!

    Мөһим

    loading