16+

Хуҗабикәләр өчен айлык түләүләр кертмәкчеләр

14 марта 2025, 10:52
697
0
0
Уку өчен 2 минут

Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов RT басмасы белән әңгәмәдә хуҗабикәләргә яшәү минимумы түләүләрен кертү инициативасы турында сөйләгән.

Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов RT басмасы белән әңгәмәдә хуҗабикәләргә яшәү минимумы түләүләрен кертү инициативасы турында сөйләгән.

"Бу пособиенең яңа төре. 2020 елда ук мондый закон проекты ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновский тарафыннан эшләнгән. Ул хөкүмәткә карау өчен кертелде, кисәтүләр әйтелде. Ул чагында аны палата хупламады. Без аны үзгәрттек, яңа критерийлар билгеләдек", - дип сөйләгән ул.

Аның сүзләренчә, мондый түләүләргә ир-атлар да исәп тота ала.

"Монда критерийларга туры килүнең нигез принцибы (гаиләнең финанс хәле һәм асрамада кешең булу) сакланган. Хуҗабикәләр ролендә - еш кына хатын-кызлар. Ләкин әлеге ярдәм ир-атларга да таралырга мөмкин. Бала карау буенча ял кебек. Нигездә хатын — кызлар ала, әмма ир-атлар да файдалана ала», - дигән депутат.

Аның сүзләренчә, пособие түләү срогы иминият чоры дип саналмаячак, әмма пенсияне алга таба билгеләү өчен иминият стажында бу чор исәпкә алынырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading