16+

Иң яхшы товар нинди була?

«Азнакай сувениры» халык һөнәрчеләре йорты эшли башлауга әллә ни озак вакыт үтмәде, 2011 елда Галина Альвисовна Герк, грант отып, әлеге эшкә нигез салган иде. Оешуының беренче елында ук «Азнакай сувениры» ТРның «Иң яхшы товары» исеменә лаек булды. Узган ел әлеге яуланган үрне янә бер кат раслап, «Азнакай сувениры»ның «иң яхшы...

Иң яхшы товар нинди була?

«Азнакай сувениры» халык һөнәрчеләре йорты эшли башлауга әллә ни озак вакыт үтмәде, 2011 елда Галина Альвисовна Герк, грант отып, әлеге эшкә нигез салган иде. Оешуының беренче елында ук «Азнакай сувениры» ТРның «Иң яхшы товары» исеменә лаек булды. Узган ел әлеге яуланган үрне янә бер кат раслап, «Азнакай сувениры»ның «иң яхшы...

Кулланма-гамәли сәнгать осталары арасында Казанда узган Бөтенроссия халыкара конкурсында 2нче урынны яуладылар. «Азнакай сувениры» курчакларын башкаларныкы белән бутамыйсың: аларның үз йөзе, башкалардан аерылып торган үз чалымнары бар. Теләсә кайсы даирәдә, теләсә кайсы кыйтгада: «Менә бу безнең милли йөзебез», - дип суза торган сувенир ул. Алар, беренчедән, ныклы, икенчедән, иң талымлы кешенең зәвыгын да канәгатьләндерә алырлык затлы. Курчакны сала торган тартмага кадәр үзләре эшли осталар. Биредә чигүле яулыклы, чигүле алъяпкычлы, ситса күлмәкле авыл кызларын да; укалы калфаклы, күлмәге затлы тукымадан тегелгән шәһәр кызларын да бер күрүдә үз итәсең. Стиль баштанаяк саклана. Алъяпкычка, яулыкка кулдан чигелгән милли бизәкләре шуның кадәр нәфис, нәзберек. Миләүшә Насыйрова, Зөлфия Шәйхетдинова өйдә чигеп китерә икән аларны.
Ә бит бер курчакны ясап чыгу өчен генә дә ничәмә-ничә төрле операция башкарырга кирәк. Кулыңа чимал алып, аның каркасын ясаганнан соң эчке күлмәк, оекларны киендерүдән башлап, иң соңгы штрихларның берсе - сәйләннән үрелгән алка кигерткәнчегә кадәр шактый җыела әле алар. Курчакның төсе-бите милли чалымнарны сакласын, кием-салымы үзебезнең гореф-гадәтләребезгә туры килсен өчен, осталарга шактый тырышырга туры килә. Күлмәккә ничә бала итәк тотарга, чәчен нинди тасма белән үрергә, яулыгын ничек бәйләргә - бөтенесе бер аһәңдә булсын дисәң, сайланмый чараң да юк. Баштагы чорда бер курчакны бер атна буе ясаган осталар, инде шактый шомарганннар. Моны шул ук бер курчакны ясауга киткән вакыт күрсәтеп тора. Ул инде 2-3 көнгә кыскарган. Соңгы 10 ай эчендә остаханәдә 300 курчак җитештергәннәр икән, бу инде аз түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, курчакны баштанаяк бер оста башкарып чыга. Ягъни оста бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә дигән сүз. Ашыгыч заказ булганда эш бүлешеп эшләү дә ят нәрсә түгел икән. Әллә ни гайре табигый эш кораллары да юк үзләренең - өч тегү машинасы, ике җөй эшкәртү җайланмасы. Ә курчакларның кул чукларын, башларын, йөзләрен әлегә Галина Альвисовна үзе йә булмаса аның кызы - Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетында читтән торып укучы Алиса Елфимова ясый. Алиса Владимировна шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат булган оста, ул бер үк вакытта Балалар сәнгать мәктәбендә дә укыта.
Курчак белән генә чикләнмичә, киләчәктә азмы-күпме киңәеп, керамика белән дә шөгыльләнәселәре килә осталарның.
Үзеңнеке үзәктә булса гына
- Кемдер уенчыкларны гына түгел, түбәтәйгә кадәр бик очсыз хакка Кытайда эшләтеп ятканда, без үз осталарыбызны үстерәбез, тәрбиялибез. Өйрәнчекләребез дә бар. «Азнакай сувениры» осталар кулы белән чып-чын югары кимәлдә ясалган эш тәкъдим итә. Сувенир продукциясе җитештерүдә, сүз дә юк, көндәшлек бар. Монда эш отсын дисәк, сыйфатка басым ясарга тиешбез. Ә моңа ирешүдә һәркемнең үз алымнары, үз юлы, - ди Галина Альвисовна.
Хәерченең акчасын очсыз товар бетерә дигән сүз бар. Акчаны гына түгел, зәвыкны да бетерә ул. Ә Г.Геркның үзенә килсәк, ул 2009 елда, әле эшмәкәр булып киткәнче үк, «ТРның иң яхшы товарлары» бәйгесендә «Халык һөнәрчеләренең рус милли киемле курчаклары» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән иде. Бу да останың мөмкинлекләре хакында сөйли.
Универсиадага китеп барыш
Бер үк вакытта мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар да эшли биредә. Эштән бик канәгать үзләре. Юкса: «Көннең үткәнен дә сизми калабыз», - димәсләр иде.
Гөлфия Әхмәтова да, авыру сәбәпле, соңгы елларда үз һөнәре буенча эшләмәгән. Өйдә генә торган.
- Биредә беренче көннән үк үз стихиямә эләктем. Чөнки 7нче сыйныфка кадәр курчаклы уйнадым. Әнием һәрвакыт, син кияүгә чыккач та, курчаклы уйнарсың инде, дип орыша иде. Юраганы юш килде. Элек тә кул эшләре тота идем. Ирем дә, туганнар да, ниһаять, үзеңне таптың дип куаналар, - ди ул.
Г.Герк та канәгать осталардан. «Миңа калса, аларның эш урыннары, яшәү рәвешләре генә түгел, йөзләре дә үзгәрде кебек, чөнки алар инде иҗат кешеләре хәзер», - ди ул.
Дистәгә якын кешене берләштергән кечкенә генә коллектив белән берничә төрле сувенир продукциясе (зур курчаклар, конус рәвешендәге кечкенә курчаклар, төрле магнитлар) җитештереп, базарда үз йөзеңне саклап калу җиңелләрдән түгел. Шулай да «Азнакай сувениры»на ихтыяҗ бар. Ул саллы-саллы заказчылардан да, хезмәттәшлеккә исәп тотучыларның тәкъдимнәреннән дә күренә. Әлеге курчакларны алучылар арасында Президент аппаратыннан башлап, шактый гына оешма-предприятиеләр исемлеген атап булыр иде. Чиләбе Сабан туенда ике ел рәттән күргәзмә белән катнашу да үзенекен иткән, әле тагын барырга җыеналар. Озакламый «Азнакай сувениры» курчакларын тагын бер зур мәйданда - Казанда узачак универсиадада күрәчәкбез.

Галина Герк Омск өлкәсе, Исилькуль районы Городище авылында дөньяга килә. Азнакайның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Лениногорск сәнгать училищесында рәсем, сызым укытучысы һөнәрен үзләштерә. 1973 елда юллама белән Азнакайның 4нче урта мәктәбенә эшкә кайта. 1980-1992 елларда Бораулау эшләре идарәсенең зәвык төркемендә рәссам булып эшли. Азнакай балалар музыка мәктәбендә сәнгать бүлеге ачылуга, шунда бүлек мөдире һәм укытучы булып китә. Музыка мәктәбендәге 20 еллык хезмәтенең нәтиҗәсе күз алдында: сәнгать бүлегенең барлык укытучылары да аның шәкертләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading