16+

Мәктәптә Олимпия дәресе

Кышның соңгы көне 34 нче мәктәпкә бәйрәм ясады - безгә, балаларга Олимпия дәресе үткәрү өчен, кунаклар килде. Балаларны кунаклар белән мәктәп директоры, ТРның атказанган укытучысы Лидия Габелева таныштырды.

Мәктәптә Олимпия дәресе

Кышның соңгы көне 34 нче мәктәпкә бәйрәм ясады - безгә, балаларга Олимпия дәресе үткәрү өчен, кунаклар килде. Балаларны кунаклар белән мәктәп директоры, ТРның атказанган укытучысы Лидия Габелева таныштырды.

Олимпия дәресен РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев, өч Олимпия чемпионын - Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова һәм Ольга Князеваны әзерләгән СССРның атказанган тренеры, Казан шәһәренең мактаулы гражданины, «ХХ гасырның иң яхшы тренеры» Владимир Житлов, ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Зинаида Пантелеева, РФ Дәүләт Думасы депутатының ярдәмчесе, ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Надежда Тарасова үткәрде. Укучылар әлеге дәрестә төзелгән һәм төзелүче Универсиада объектлары, Татарстанда спортны үстерүнең төрле юнәлешләре һәм перспективалары, безнең спортчыларның казанышлары турында күп мәгълүмат алдылар. Владимир Житлов тренер эшчәнлеге тәҗрибәсен уртаклашты. Тыңлаучылар шулкадәр кызыксынып киттеләр ки, дәрес азагында кунакларга үзләре дә сораулар бирә башладылар. 4 В сыйныфы укучысы Разил Закиров, иң яхшы соравы өчен, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев кулыннан ак олимпия аюын алды. Дәрес кунакчыл хуҗаларның Олимпиадага багышланган концерты белән тәмамланды.
Мәктәпнең, укыту-тәрбия өлкәсендә генә түгел, спортта да горурланырлыгы бар. Биредә укытучы-остаз, «Мәгариф» өстенлекле милли проектының җиңүчесе Илдар Баһаветдинов кебек искиткеч укытучылар эшли. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында халыкара класслы спорт осталары, дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары бар.
Мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар, тирән эчтәлекле дәрес уздырулары өчен, дәрәҗәле кунакларга рәхмәт белдерә һәм мондый очрашулар традициягә әйләнер дип өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading