Шәһри Казан

"80 яшендә яңадан «Илһам Шакиров» дип язарга өйрәнде..."

Артистларны, бөек шәхесләрне саклаган очракта гына яшәтеп була. Бу – аксиома. Татарстан горурлыклары кадер-хөрмәттә, билгеле бер режимда яшәргә тиеш.  Кемдер әнә инсульт кичергән, кемнеңдер инфаркты булган, ә алар шуннан соң айлар буе җырлап йөргәннәр! Алай булырга тиеш түгел. Янәшә булырга кирәк...

Татарстан Президенты фәрманы нигезендә, легендар җырчыбыз Илһам ага Шакировның соңгы чирек гасыр дәвамында ярдәмчесе булып торган Илһам Хаҗиевның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүе турында билгеле булды. Аңа кадәр ул Россия Мөселманнар диния нәзарәтенең «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Шул рәвешле Илһам әфәнде, озак еллар дәвамында бөек җырчыбызны тәрбияләгәне өчен, әҗерен ала башлады кебек.

Илһам Хаҗиев Илһам Шакиров белән чирек гасырдан артык бергә була. Ярдәмчесе дә, тәрбияләүчесе дә, иң якын дусты да була ул җырчының. Шул ук вакытта бик азлар гына бөек җырчы янында шундый кеше булганын белгәндер. Артык күренергә дә, мактанырга, лаф орырга да яратмый ул. Бөек җырчыны соңгы көннәргә кадәр сабыйларча тәрбияләгән кешегә Дәүләт бүләге тапшырылу да – логик яктан дөрес, гадел бәя дип кабул ителергә тиеш.

Без аның белән җырчының соңгы еллары узган Каюм Насыйри урамындагы фатирында очраштык. Бу фатирга күчкәнче, алар Щапов урамында яшәгән.
– Еллар уза барган саен, абзыйга дүртенче катка менү кыенлашты. Шуннан соң, Казан шәһәре һәм республика җитәкчелеге белән киңәшләшеп, Казанның тарихи үзәгендә, «Апанай» мәчете каршында беренче катта урнашкан фатирны таптык. Абзый монда күченүендә әллә ни аерма сизәргә тиеш түгел иде, шуңа минималь үзгәрешләр генә керде.

Фатир җиһазларындагы барлык интерьерның да кырые-почмаклары түгәрәкләнеп эшләнгән. «Бәрелмәсен, бәрелгән очракта да авыртмасын дип эшләнде ул, – ди И.Хаҗиев. – Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, гаять милләт җанлы, Илһам Шакиров җыр­ларына мөкиббән Рөстәм Ганиев бүләк иткән рәсем, республика җитәкчелеге белән төрле юбилейларда төшкән фотолары, бер фатирдан икенчесенә күчкән фоторәсемнәр, 40 еллар дәвамында һаман да текелдәүче сәгать – бар да бөек җырчының хәтерен саклаучы элементлар. Шәхси әйберләрен, кәгазь документларны – Милли музейга, фортепианосын филармониягә тапшырдык...».

Бөекләрне кирәк сакларга
Билгеле булганча, И.Шакиров соңгы елларда Альцгеймер авыруы белән интегә. Зәһәр авыру. 
– Без абзый белән яңадан укырга, язарга өйрәндек. 80 яшендә яңадан «Шакиров» дип язарга өйрәнде ул. Кеше бәби яшеннән үсүгә бара, ә безнең кире процесс булды – карындагы хәленә кайтты дияргә мөмкин...

Әнә шулай кадерләп, хөрмәтләп яши бер Илһам икенчесен. Башкача булмый дигән фикердә тора «энекәш»:
– Артистларны, бөек шәхесләрне саклаган очракта гына яшәтеп була. Бу – аксиома. Татарстан горурлыклары кадер-хөрмәттә, билгеле бер режимда яшәргә тиеш.  Кемдер әнә инсульт кичергән, кемнеңдер инфаркты булган, ә алар шуннан соң айлар буе җырлап йөргәннәр! Алай булырга тиеш түгел. Янәшә булырга кирәк... Абзый да җырлады, тик аена берничә тапкыр гына. Әнә шул ике-өч концертта катнашу аңа энергиясен чыгару өчен кирәк иде. Бик бәхетле булгандыр дип уйлыйм мин аны. Кадер-хөрмәтне тоеп, белеп яшәде. Мондый картлык һәркемгә насыйп булсын иде. Картлар йортларында булганым бар. Хәлле кешеләр шунда әниләрен, әтиләрен илтеп куялар. Акча түлиләр дә барып та карамыйлар...

Илһам Шакиров премиясен җырчы кемгә бирер иде?
Билгеле булганча, Илһам ага вафат булган көнне үк диярлек, аның исемен мәңгеләштерү буенча эшләр башланды. 
– Абзыйның үлгәненә ике ел да юк, әмма күпме эш эшләнде инде! Абзыйны соңгы юлга озаткан көнне Татарстан Президенты яңа, зур концертлар залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк, дип хәбәр итте. Нәрсәсе белән кадерле ул? Илһам Шакиров белән бәйле бар нәрсә яңа булырга тиеш. Әйтик, үзәктәге берәр урамны аның исеменә үзгәрткән булсалар, мин аңа каршы төшәр идем. «Салават күпере» комплексындагы проспектта булдык, җырчы исеменең нәкъ менә шундый яңа объектта булуына шатландым. Туган авылында, Сарманда бюст ачтылар. «Татар моңы»на Илһам Шакиров исеме бирелде... 
Аннан Илһам Шакиров премиясе бирелү турында карар кабул ителде. Мин ул премия бирү комиссиясендә юк. Бәлки киңәш бирү сыйфатында булырга да тиешмендер. Әйе, кайбер киңәшләр бирә алам. Әйтик, миңа калса, абзый үзе беренче буып әлеге премияне ир-атлардан – Габделфәт Сафинга, ә хатын-кызлардан Флёра Сөләймановага бирер иде. Габделфәтне ул филармониягә эшкә алган иде, аның белән горурланды, җырларын, характерын, тыйнаклыгын яратты. Флёра апа Сөләйманова белән абзый яшьтәшләр диярлек. Таланты турында бәхәсләшеп тә булмый. Ул хәзер авырып тора, премия алган очракта, тернәкләнеп китәр иде шикелле.

Реклама

Рәхмәт!
Рәхмәт Президентыбызга, рәхмәт башка җитәкчеләргә. Беренчедән, мине зурлаганнары өчен рәхмәт. Икенчедән, иң зур рәхмәт – аларның абзыйны кадерле кеше итеп кабул иткәннәре өчен... Кадер-хөрмәт булмаса, җырлап кына берни эшли алмыйсың. Бер вакыйганы искә аласы килә. Авырый башлаган чорында, 2015 елда Татарстан Президенты сайлаулары булды. Абзый сайлаулар, сәясәт дип артык баш ватмады. Ә монда үзе: «Энекәш, барырга, Рөстәм Нургалиевич өчен тавыш бирергә кирәк», – дип белдерде. Беркем дә әйтмәде, бернинди чакыру булмады – тотты да үзе барды. Нәрсәдер әйтеп эшләтергә тырышу, киресенчә, аның ачуын чыгара иде. Шунысын да әйтергә кирәк: Илһам Шакиров – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән беренче кеше. Минтимер Шәймиев, орденны тапшыру өчен, абзыйның 70 яшьлек юбилеен озак кына көткән икән.

2018 елның октябрендә абзыйны беренче тапкыр ун көнгә больницага салдым. Шул көннән башлап мәдәният министры Ирада Әюпова көн саен диярлек хәлен белешеп торды. Үлгән көненә кадәр. Моның өчен бик зур рәхмәт аңа. Ул – өйгә килеп абзыйның хәлен белешеп торучы бердәнбер министр.

Разил абый Вәлиевкә иң зур рәхмәтләрем. Абзый янына иң еш килгән, аның белән фикердәш, хәтта тугандай кешеләрнең берсе ул. 15 гыйнвар көнне иртәнге 9да шалтыраттым мин аңа. Ярты сәгатьтән РКБга килде, абзый янында берәр сәгать басып торды.  Разил абый киткәч, нәкъ бер тәүлектән абзый үлде. Разил абый аның белән аралашкан соңгы кеше булды.

Мин дә бәхетле!
Җырчы үлгәч, берзаман аның туганнары һәм Илһам Хаҗиев арасындагы мөнәсәбәтләр турында күп язылды. Нинди генә хәлләр булса да, ул үзе бернинди ачу сакламый, алай гына да түгел, җырчының кайбер туганнары үзенең дә якын дусларына әверелүе турында искәртә. Бигрәк тә Илһам аганың абыйсы Кыяметдин Шакировның балалары белән дустанә, хәтта ки туганнарча мөнәсәбәттә яшиләр, аралашалар икән. Күптән түгел Илһам Шакировның шәхси әйберләрен дә әнә, Кыяметдин абыйның кызы Руфия белән бергә, Милли музейга тапшырдылар алар. Шул чарада Руфия ханым Илһамны үзләренең гаилә әгъзасы итеп санауларын җиткергән иде.

Бүгенге көндә Илһам Хаҗиев дәүләт тарафыннан эшләнгән янә бер эшкә җитәкчелек итә: җырчыга кабер ташы куялар. Таш та үзе теләгәнчә булыр дип уйланыла. Баксаң, заманында Кырымда, Артек буенча йөргәндә «абзый», Игезәкләр кыясына карап: «Менә нинди кыялар, миллион еллар торган, дулкын күпме кыйнаган үзен, ләкин һаман да нык, горур булып калганнар», – дип, берничә тапкыр кабатлаган икән. Кабер ташына да шул идея салыначак, «Дулкын», «Әдрән диңгез» җырлары ишетелгәндәй булачак: бронзадан дулкыннар, шунда коелган ноталар.... «Нурлы таш булачак ул, Аллаһы боерса...».

Әлбәттә, Илһам Шакировка киләчәктә һәйкәл дә ачылыр. Илһам әфәнде әйтүенчә, ул, һичшиксез, Вахитов районында урнашачак. «Абзый Казанда бик кечкенә бер территориядә – 2000 кв.м. мәйданда гомер кичерде: Галактионов, Николаев, Щапов, Каюм Насыйри урамнарында. Һәйкәл, бәлки, Салих Сәйдәшев һәм Габдулла Тукай һәйкәлләре белән берлектә, матур гына бер өчпочмак хасил итәр», – ди Хаҗиев.

Фикерен йомгаклап, әңгәмәдәшем мондый фикерне җиткерде: 
– Күпме еллар дәвамында татарның бөек җырчысы белән тормышта бергә атлау бәхете миңа эләгү белән чиксез горурланам!

Радик Сабиров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 ноябрь 2020 - 15:19
    Без имени
    Илхам абый белән кем фотода?