Шәһри Казан

Ак кар өстендә – яланаяк

Иләмәннең биләмәсе бүген Туган тел ул! Менә минем Ватан... Соңгы көне булып сүреләм дә Өр-яңадан таңы булып атам. Танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла үзенең 50 яшен билгеләп үтәргә иҗатын яратканнарны әнә шулай дип чакырды. Сәхнә түрендәге гасырларны бәйләп торучы шагыйрьләр чылбырының бер өземтәсе...

Реклама

Иләмәннең биләмәсе бүген
Туган тел ул!
Менә минем Ватан...
Соңгы көне булып сүреләм дә
Өр-яңадан таңы булып атам.

Танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла үзенең 50 яшен билгеләп үтәргә иҗатын яратканнарны әнә шулай дип чакырды. Сәхнә түрендәге гасырларны бәйләп торучы шагыйрьләр чылбырының бер өземтәсе буларак, ул да милли шигърият мәйданына Сүз китергән шәхес. Шигърият белән беррәттән, аны публицист, сәхнә әсәрләре авторы буларак та күпләр якын итә. Күптән түгел генә Камал сәхнәсенә күтәрелгән «Үлеп яратты»сы да тамашачы күңеленә хуш килде.
Үзе әйтмешли, шагыйрь күңелендә һәрвакыт яшеннәр яши. «Урыс кышын озату», «Ил», «Кояшлы күзләр», «Күрәзә» кебек китаплар авторының иҗаты - нинди генә борылышка керсә дә, яшеннәр балкышында яшәгән иҗат. Күпсанлы премияләргә дә ия булды ул, үзен иҗат киңлегенең төрле яссылыгында сынап та карый алды. Кичәгә килгән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин шуңа сүзне шаярудан башлады да: «Шагыйрь Ркаил Зәйдулланың алынмый калган берәр исеме бармы, дип белешкән идем, анда бары тик Мәдәният министрлыгының Мактау хаты гына юк икән», - дип, шагыйрьгә Мактау хаты белән бүләк тапшырды.
Кичә Ркаил Зәйдулланың гамьле шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән уралып барды. Иҗатташ дуслары, якташлары исә аңа изге теләкләрен ирештерә торды.
Разил Вәлиев:
- Ркаил бер кичәдә:
«Нигә без һаман хокуксыз,
Нигә без һаман да ким.
Тукай Гаязга эндәшкән,
Мин соң кемгә эндәшим?
» - дип шигырь укыган иде. Шуннан соң бер чак аның белән урамда очраштык та Ркаил миннән хәлләр турында сорый. Синекеннән әйбәтрәк, димен. Аптырап калды бу. Соң, мин әйтәм, минем бит эндәшер кешем бар, ә синең сүз катар кешең дә юк. Ркаилнең без бәясен беләбез инде, ул исә үз бәясен безгә караганда да әйбәтрәк белә. Менә бүген, аның 50 яшьлегенә җыелгач исә, Илдар Юзи сүзләре хәтердә яңарды. «Әй, уза бит гомерләр, - дигән иде Илдар Юзеев, - җыен бала-чагага да 50 яшь тулып бетте». Ркаилнең холкына исә бүген дә 18 яшь, әмма аның акылы 60-80-100 яшьтә. Аның фикерләре дә чиксез, шигъри мөмкинлекләре дә чиксез, ул үзе дә чиксез. Мин аңа иҗатта Тукай югарылыгында калуын теләр идем.
Марсель Галиев:
- Ркаил 40 яшен тутыра алмыйча бик озак аптыраган иде. Без тинтерәтәбез моны, ул үзе дә, тутырып булмый бит, егетләр, ди иде. Ә 50 яше исә мыштым гына, беркемгә сиздермичә дә килеп җитте. Ул, шагыйрь, драматург булудан тыш, юмор остасы да. Аның көлүе түбәдән кар ишелгән кебек. Хәтерлим, минем «Шәһри Казан»да эшләгән вакытым: Ркаилнең утыз яшенә бер көлтә шигырьләрен бастырырга әзерләнәбез, кереш сүз яздым. Басылып чыккач, килгән бу. Мин инде үземчә, рәхмәт әйтергә сугылгандыр, дип уйлыйм. Моның чырае исә төксе. «Нәрсә ошамады?» - дим. «Харап иттең син кереш сүз язып, - ди бу. - Әни укый да елый, апа укый да елый, минем шигырьгә барып җитә алмыйлар». Соңгы егерме елда, шөкер, аның шигырьләренә дә, иҗатына да барып җитә алдылар, яраттылар. Ә язучылар исә Ркаил галстук тагып, күлмәк киеп йөри башласа, бу тагын нәрсә язып йөри икән, дип пошаманга төшә. Менә мин сиңа, гомер бакый безне шулай куркытып, шәп әйберләр язып, көнләштереп яшә, дип теләп калам.
Кичәне исә Зәйдулла тагын бер «яшен» белән тәмамлады - күк ишелеп ябалак-ябалак кар ява, ә ул шул кар өстеннән яланаяк атлый...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: