Шәһри Казан

Алтыдагы – алтмышка

Остазың турында фикер әйтүдән дә кыенрак нәрсә юк икән. Сиңа канат ныгытырга булышкан, беренче очышыңны үзе тын да алмый көч биреп карап торган, һәр уңышыңны, һәр кимчелегеңне үзенеке итеп кабул итүче шәхес турында авыз тутырып бәя бирү җиңел эшме әллә?! Илфак Ибраһимов - шагыйрь Мөхәммәт Мирза да минем өчен шундый...

Әле дә хәтерлим, Актанышта эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенә йөри башлаган еллар. Мин - мәктәп баласы, әнигә ияреп, шигырь тыңларга төштем. Үземнең куен кесәсендә дә бер шигырь ята. Укырга кушкач, укып бирдем моны. Ул вакытта яшьләр белән эшләүче Әмирҗан Моталлапов, Хәмит абый Миңнегалиев, Илфак абый, энә күзеннән үткәреп, шигырь тыңлый. Тыңлап бетерүгә исә, Илфак абый: «Ә теге егеткә багышланган мәхәббәт шигырен ник алып төшмәдең?» - димәсенме! Берләшмә җитәкчесе каян белгән, дип, минем биткә кызыллык йөгерә. Болай гына, котыртып кына сорыйдыр, дип, башка да килми бит, әй... Икенче юлы борынлый гына башлаган мәхәббәт шигырьләре дә авылдан район үзәгенә минем белән «иярә» төшә. Аннан Илфак абый Казан шагыйрьләре белән таныштыра, беренче китабым белән котлауга ук: «Синең инде икенче китаплык куәсең бар, Харрас абыең Әюп синең иҗатың белән кызыксына, аның хәер-фатихасында ниятлә», - ди...
Хәзер дә шаккатып утырам - кемгә генә тәти икән шундый җитәкләп баручы остазлар, кем үз вакыты бәрабәренә кеше шигырьләрен тәмләп укырга, иҗатын сипләп утырырга күз нурын кызганмый?! Илфак абый ул нисбәттән бик күп яшьләрдән рәхмәт сүзе ишеткән шәхес. Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән елларда гына да яшьләр өчен эшләгән хезмәте бихисап булды. Остаз була белү генә түгел, иҗатта яшьтәш тә булып кала белә ул. Яңадан-яңа китапларын бүләк итүдән бигрәк, синең әлеге китабы турында фикерең кадерлерәк аңа.
60 яшьлек юбилее алдыннан да Илфак абый белән озаклап гәпләшеп утырырга җай чыкты безгә. Газетабызга шигъри шәлкемен бирер алдыннан да мин аңа: «Бүгенге зирәк, акыл туплаган шигъриятегезгә караганда, миңа Сезнең башлангыч иҗатыгыз, ярсу, гади-самими хисләрегез күбрәк ошый», - диюемне дә елмаеп, рәхмәтле булып кабул итте ул. Шуңа өстәп, үзең сайлап ал, үзең шәрехлә, диюенә генә каушап төштем. Минме?!.
Әмма мин аның робагыйларын сайлап алырга булдым. Мөхәммәт Мирзаның мәхәббәт лирикасы рухи халәтемә күбрәк якын булса да, яшьлек каланчам аркасында, шагыйрьнең бүгенге йөзен, бүгенге халәтен бик артында калдырудан курыктым. Ә аның шигырьләре шагыйрь күңеле кебек үк үз эченә зур галәм сыйдырган.
Туган көнегез белән, Илфак абый! 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан Сезнең укучыларыгыз, «Шәһри Казан» газетасы редакциясе, күпләгән шәкертләрегез исеменнән ихлас котлау кабул итегез. Сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат киңлеге телибез Сезгә! Алтыдагы алтмышка булсын да, күңелегез Актаныш Нөркәләре арасында адашып калган яшьлек иленнән китмәсен.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

Реклама

Робагыйлар
* * *
Үткәненә кире кайтканнар да бар,
Кайтып җитми кире кайтканнар да бар...
Кайтып җитеп үзен таный алмыйча
Үз-үзеннән күңле кайтканнар да бар...
* * *
Маңгаема бәрелде дә таң җиле,
Сәламеңне алып килдем, ал, диде...
Ятагыңның исе йөзгә ягылды,
Миннән бәхетле тагын кем бар инде...
* * *
Әлегәчә ни булганын төшенмим:
Өн идеме, әллә инде төшемме.
Белештерми үкси-үкси еладың
Бер күтәреп, бер төшереп түшеңне...
* * *
Бердәнберең булырмын, дигән идең,
Гомереңә тулармын, дигән идең...
Тәкъдиренә язылганын кем белә,
Булдың тик тәүге кырау тигән гөлем.
* * *
Тәненә госел - су алып коенганы,
Җанына госел - сәҗдәдә оеганы.
Хатадан хали - тыйганнан тыелганы,
Бер гөнаһсызы - иманга сыенганы...
* * *
Барып җитәрсең сукмакның такырыннан
Урау булса да хәтта күп чакрымнар.
Өлешең алтын да, өлешең көмештер...
Йөз чөймә бирсәләр җизеннән, бакырыннан.
* * *
Җиңелгәннең дәгъвасы һич бетәсе юк,
Кайчандыр бирерләр дип көтәсе юк,
Язылмаган кануннары күп дөньяның,
Бер төшкәнне күтәрәм дип этәсе юк.
* * *
Хәтта филне күтәрдем дип сөйләп була,
Күтәрмәсәң, сөйрәдем дип сөйләп була.
Телнең сөяге булмаган һәм булмас та,
Ачык авызны һәркайда сөяп була...
* * *
Хәлең ничек, дисәң, хәл бер көенчә,
Ипекәй бар, гаилә сөтле чәй эчә...
Тик җирләрне менә бүлеп алдылар,
- Алабыз, дип, алдан бер сүз әйтмичә.
* * *
Кагыйдәсез уеннарны күп кордың...
Күзгә карап, кулларга куз тоттырдың...
Уйный-уйный бар көндәшеңне кырдың...
Бердәнбер калдың - барыбер оттырдың...
* * *
Шөкер, кемнәрдәндер алып бүләсе юк,
Шөкер, кемнән булса алып түлисе юк...
Шөкер, гомер көзләремдә тезем төшеп,
Ходайдан ары һичкемгә түнәсе юк...
* * *
Беләм, бердәнберең түгеллегемне,
Белә-белгәннән җан күпме теленде...
Беләм: мин бердәнбер сугаручыңмын
Сусап сулыккан күңелең гөлеңне...
* * *
Бар гавәм күрде гыйбрәтле өч мәлеңне:
- Үз арбаңнан чит арбага күчкәнеңне;
- Ятка: «Мәңге бергә», дип, ант эчкәнеңне;
- Арбаларыннан мәтәлләп төшкәнеңне...
* * *
Алыш-биреш асылында замана,
Бармаклар ничә бөгелеп санала...
Үз исәбең үзең белән булсын гел...
Алганда ни биререңне чамала...
* * *
Дөньясы базар - мыскалда бар малы,
Мал эзләп җирнең читенә бармалы.
Үзен-үзе белә-белгәннән алып,
Исәп-хисапта бәндәнең бармагы...
* * *
Әле бабаң түбә астында торасың,
«Дөнья безнеке мәңге!» - дип лаф орасың...
Белеп тор син, куласаның бер басарын,
Соратып ал соңармый тәүбә догасын.
* * *
Хәбәрләр синең хакта җитәрлек.
Ишетүгә барсын хушсыз итәрлек...
Утсыз төтен чыкмасы анык мәгълүм:
Бөтен ыруың сөргенгә китәрлек...
* * *
Үзеңә дә шул көн килер, чамала,
Берьялгызың калырсың шыр далада.
Бөтенлектән бөлгенлеккә бер карыш,
Хәлең белмәс хәтта ала карга да...
* * *
Мәгълүм: һәркем бу дөньяда кунак кына...
Мәгъкүмдер гомер сөрүләр тыйнак кына...
Мал-мөлкәте, сый-хөрмәте төрлечә тик:
Мәхлукның йорт-кабере дә җыйнак кына...
* * *
Әйбәт егет булып телгә кергәнсең,
Нинди сөягең сөйкемле, белмәссең...
Юкса гомерең буе дус-иш, кардәшне
Син кәкре каенга терәп йөргәнсең.
* * *
Хуш: алтыдан алтмышына да җитте,
Атасы малы башына да җитте...
Хуш: авылдашлар ташламый бер-берсен,
Картлар йортына машинада китте...
* * *
Дога йорты кордыргансың - ниятең зур,
Бабаң кырдырган иде - җинаяте зур...
- Ярлыкагыл, бер Ходам, - дип, тәүбә ит, син,
Һимаяче, шигъремнең кинаясе зур...
* * *
Эссе, бөркү - күрәм ничек ашыккансың,
Чиләгең алып коебызга чыккансың...
Үзе туйган, күзе туймас карт мәҗнүнмен,
Япма, зинһар, изүләрең ачык калсын...
* * *
Дөнья базар: сатыйк, сатып алаек,
Гамәлендә тиң аркадаш табаек.
Дус-туганнан йөз чөермик, шулай да
Ни чәчкәнен, ни урганын караек...
* * *
Бүре орынмас ятлар калдыгына...
Тәгаме - җылы тән һәм каны гына...
Баксаң, бер аермасы юк бәндәдән,
Бар «явыз» дип тагылган даны гына.
* * *
Дәүләтсез дә ил булала, уйласаң,
Милләт дигән минлегеңне җуймасаң...
Хак кыйблага карап тоткан юлыңда
Иман хилафлыгыңа юл куймасаң...
* * *
Шөкер, тук халык - бәрәңгесен кабып;
Шөкер - бары белән өс-башы ябык...
Патшалар кабат сугыш башламаса,
Шөкер итмәслек сәбәп булмас табып...
* * *
Хәбәрдәрсең һәр колыңның гамәленнән,
Хәләл яки хәрам җыйган тәгаменнән...
Рәхмәтең киң, ярлыкарсың күпләрен дә,
Шөкер! сүзен ишетерсең ни кадәреннән?!.
* * *
Кемнәргәдер юраганы юш килә,
Юш килгән бере күңелгә хуш килә...
Кемгәдер кыйммәт, кемгәдер буш килә,
Килгән-киткәннән күңелгә уш килә...
* * *
Атың барда атланырсың, җигәрсең...
Атың барып җиткән җирләр гизәрсең...
Атсыз дигән яманатың чыкса бер,
Бар тапкан-ирешкәнеңнән бизәрсең.
* * *
Татар башын саныйлар ди тагы да,
Өлкән туган батты кара кайгыга:
Баш санын булыр кечрәйтеп, тарайтып
Җанын ничек иманыннан айрырга?
* * *
Аһ, сөймиләр берсен-берсе, аһ, сөймиләр,
Ул тегеләй, ул болай, дип сөйлиләр.
Ә чынында әләкче ул гайбәтчеләр,
Имәннәрне бит юкә белән чөйлиләр.
* * *
Әле куеныма алып җылыталам.
Әле үзем дә куеннан җылы табам...
Шул рәхәтнең газабыннан аермасын...
Әле көнләп, көнләштереп яраталам...
* * *
Әдәплекнең шома битлеген каплап,
Төп-төз басып йөрисең кыек атлап...
Дөнья чүбен чөям дисең күтәреп,
Чәнечкеңә сәнәк саплыгын саплап...
* * *
Күп белдеклеләр күп булган элек тә...
Үзгә фикерне тормаган элеп тә...
Барсын бергә җыйсаң да тиң булалмас:
Син - бөекләр бөеге мин-минлектә...
* * *
Фәрештә түгелсең, читкә йөргәләдең.
Кояш батуга, уҗымга кергәләдең.
Кардәш-дусның маңгаена мөгез куеп,
Күрәләтә: «Син - мүкләк», - дип сөзгәләдең...
* * *
Уяу тор бу дөньяның һәр очрагына,
Җил-давылы йомычкадай очыра гына.
Күкләр өчен Адәм гомре - Аһ! дигәнче
Дөрләп янып, сызып сүнәр чыра гына...
* * *
Туган җирең - кендегең төйнәлгән төш,
Яшимен, дип, дөньяга инәлгән төш.
Бары-югына багып кинәнгән төш,
Гомереңне үткәреп җибәргән төш.
* * *
Шундый-шундый хәлләр бездә: тыңлале,
Тыңлаган булып тыңламый тормале.
Күкләргә кемдер күтәрмәк безләрне,
Койрыгыннан эләктереп торнаны!
* * *
Дөнья тигезсез һәм түгел хатасыз,
Без - басуда, ә сез өйдә ятасыз...
Сезнең өчен бөгелә безнең билләр,
Ә сез кем өчен чикләвек ватасыз?!.
* * *
Сездә булган байлык бездә юк анысы,
Тапканын җиткерәсе дип көн саныйсы...
Ачның хәлен тук белмәс - күптән мәгълүм,
Тук йөзеңә нигә мескенлек ясыйсың?
* * *
Милли ашың булса төче кыстыбый,
Сине һичкем ау чыгарга кыстамый...
Тары җирең, киндер җирең чәч тә ур...
Мир табыны тулып торсын бал да май.
* * *
Бездә генә шундый күркәм ыспайлык,
Ел тәүлеге вазифалы, без айнык...
Хак бәяне генә һаман белмиләр:
Бездәй колың булу - хисапсыз байлык!
* * *
Шагыйрьлегеңне исбатла һәр көн язып,
Көндез йоклап, йөрмә төнозыны азып,
Иблис сузган хәрам калҗага алданып,
Үз-үзеңә чыгалмаслык чокыр казып...
* * *
Каян килгән сиңа шундый сорылык,
Анаңа бүре киткәнме орынып.
Йөз, төсеңә күнегелер - ничара...
Тозсызлыгыңа юк түзеп торырлык.
* * *
Әйттеләр: йөрер, йөрер дә утырыр...
Нәфес чиләген ул да бер тутырыр...
Тәүбә итеп, гыйбадәтен дә кылыр.
Тик йөзендә калыр күңле тутыгы...
* * *
Ярыннан ташып чыкса да ярсудан,
Ярына кайтып сыена бер тынып.
Аерым яши аламы дәрьясыннан,
Дәрьясыз яр торыр бары тутыгып...
* * *
Ул бердәнбер сер саклаучы - ише бер,
Утыз ике сакчы саклый ишеген...
Ачыдан-ачы ул, татлыдан-татлы,
Ачкычын тапсаң, бар сере чишелер...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: