Шәһри Казан

«Ансамбль булмаса, «Карурман» һәм «Зөбәрҗәт»ләрне онытырлар иде»

Фәрит ГАФИЯТУЛЛИНның тәүге тапкыр гаҗәеп моңлы итеп җырлавын күреп хәйран калган идем. Ул чакта Кукмара егете Казанга Риф Гатауллин оештырган үзешчән композиторлар бәйгесенә килгән иде. Аннары Мирхади Разов белән Фәрит Миннебаев иҗат иткән «Әфган җиле» дигән җыры белән тамашачыны әсир итте ул. Фәрит берничә ел «Татар җыры» конкурсында дипломант, «Уятмакчы...

Аңа әнисе Сәрвәр апаның моңы күчкән, күрәсең. Әгәр Дамир абыйсы тәкъдим итмәсә, Фәрит бәлки сәхнәне сайламаган булыр иде. Бүгенге көндә Фәрит Гафиятуллин - республикабызның йөзек кашы булган Татарстан Җыр һәм бию ансамбле солисты. Аның сәнгатькә килү юлын бергәләп күздән кичерик әле. Җырчы үзенең хәтер йомгагын болайрак сүтә башлады.
- Армиядән кайткач, Казанда автотранспорт техникумында укый башладым. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, музыка училищесына китеп бардым. Аннан ансамбльгә килдем. Анда эшли башлавыма да унбиш ел вакыт узган. Аннары мәдәният һәм сәнгать университетында белем алдым.
- Фәрит, ансамбльдә җырчы күпме генә эшләсә дә, аны халык белеп җиткерми. Ә эстрада җырчысын берничә ел эчендә таный башлыйлар. Сез, аерым гына җырласагыз да, тамашачы мәхәббәтен яулар идегез.
- Без ансамбльдә күмәк хезмәт башкарабыз. Миңа эстрадада кемгәдер көндәш булып йөрү ошамас иде. Шулай да, үз хисабыма ял алып, Хәмдүнә Тимергалиева төркемендә эшләп алганым булды.
- Коллективта сәнгать җитәкчесенең яратканнары, яратмаганнары була торгандыр. Сез аны тоясызмы?
- Андый нәрсәне сизгәнем юк. Без чүкеч белән бөтенебез бер кадакка суккан кебек. Һәммәбезнең эше уртак.
- Бүгенге шоу-бизнес заманында бөтенесен акча хәл итә, дибез, сезнеңчә сәнгатне акчага кору ярыймы?
- Әйе, бүген халык, нәрсәгә акча түли - шуны ала. Чын сәнгать акчага корылырга тиеш түгел ул. Безнең ансамбль бүгенге көндә тәрбия эше дә алып бара. Әгәр ансамбль булмаса, «Карурман» һәм «Зөбәрҗәт»ләрне онытырлар иде. Бүген баян белән милли киемнәрдән дә сәхнәдә җырламыйлар бит.
- Сезнең коллектив «Ак Барс» һәм «Рубин» командалары белән беррәттән, Татарстанның йөзен билгели. Сез булмаган ил бик сирәктер.
- Әйе, ул командалар белән янәшә куйсалар да, хезмәт хаклары ягыннан бик аерылабыз шул. Берәрсе кайда эшләвебезне сораганда, «ансамбльдә», дисәң, хезмәт хакы белән кызыксына башлый. Ә аның күпме икәнен әйтергә дә оят. Шуңа күрә, безнең ансамбльгә дә игътибар кирәк. Чеченнарның дәүләт ансамбльләренең юбилейларында ир-егетләргә - машина, ә хатын-кызларга кыйммәтле туннар бүләк иткәннәрен беләбез.
- Чит илләрдә йөргәндә Сезне иң гаҗәпләндергәне нәрсә?
- Без Франциядә күп тапкырлар булдык. Анда транспортта да, урамда да тавыш юк. Кечерәк шәһәрләрендә кешеләр бер-берсе белән исәнләшеп йөри. Анда халык бик ихлас. Германиядә кеше бик саран. Анда бушка бер стакан су да алып булмый, әмма тәртип ягыннан бик ошады. Әгәр берәр җирдә әйбереңне онытып калдырасың икән, шул урында ай буе да торырга мөмкин. Аларны күреп үзебезгә кайткач, шаккатып йөрисең инде.
- Фәрит, үткәннәрне кабат хәтердә яңартыйк әле. Элек үзегез башкарган «Әфган җиле» дигән җырыгыз колакта әле дә яңгырап тора. Аны тикмәгә генә башкармагансыздыр. Үз башыгыздан кичкәннәрне җырлыйсыз сыман тоелды...
- Әйе, мин үзем дә Әфганстанда хезмәт иттем. Анда, атышлардан соң, ничек исән калуыбыз турында уйлый идек. Күз алдында дусларыбызның һәлак булганын күрү бәгырьләрне телә торган иде.
- Шундый тетрәндергеч мизгелләрегезне дә искә алыгыз әле.
- Мин сугышчан машинада (БМП) йөк ташыдым. Безгә вертолет төшергән әйберләрне бормалы юллардан өскә алып менәргә туры килде. Безнең алдан сапер егетләр белән этләр бара иде. Шунда атыш башланып, сапер егетләрнең берсе үзебезнең алда җан бирде. Әфганстан белән Үзбәкстан арасында Хайратун дигән күпер бар. Аны «дуслык күпере» дип тә йөртәләр. Безгә шуны да сакларга туры килде. Аның аша чыкканда Сергей исемле егетебезнең аягыннан танк чыгып китте. Аның бүген дә исән-сау икәнен һәм Чуашстанда яшәвен интернет аша белдем. Ул миңа гитарада ничек уйный башларга кирәклеген өйрәткән иде. Аннары үземә дә гитарада уйнап җырларга насыйп булды.
- Әфганстаннан кайткан егетләрнең күбесе саулыкларын анда калдыруын ишетеп беләбез.
- Әйе, аның сәбәпләре андагы һава торышы белән дә бәйле. Көндез 40ар градус эссе булса, кичен салкын, үзәккә үтә торган дымлы һава иде. Мин дә, сөяк авыруы белән, инвалидлык алдым.
- Сугышта катнашучыларга бүген хөкүмәт тарафыннан игътибар җитәме икән?
- Мин яудашларымның интернетта ачынып язганнарын укыйм. Шуларны укыганда, «кем кемгә кирәк хәзер», дип уйлап куясың. Мин үземне алай мохтаҗ кешегә санамыйм.
- Укучыларны шәхси тормышыгыз белән дә таныштырыйк әле.
- Хатыным Җәмилә үзем белән бергә ансамбльдә эшли.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: