Шәһри Казан

Авылга, авылга, шәһәрдән таярга...

Әлеге җырны авылдан шәһәргә кайтканда кайсыбыз гына тыңламадык икән? Нәкъ әнә шул җырдагыча, шәһәрдән таеп, авылга кайткач кына кинәнәбез шул без тынычлыкка. Ә җырның авторы һәм башкаручы төркем солисты Нияз ВӘЛИЕВ үзе Казанныкы булса да, авылны сагынып яшәүче егет икән. Мин моның шулай икәнен аның үзе белән күрешеп сөйләшкәч белдем.

- Мин Казан малае, - диде Нияз, үзе белән таныштырып. - Олимпиада елында, 1980 елда туганмын. Әтием - инженер, әнием - укытучы. Кечкенәдән баянга йөрдем, аңа биш ел йөргәч, гитара белән кызыксына башладым, баян икенче планга калды. Рок, авыр рок ошый иде. Мәктәпне бетергәннән соң «Лесничий» дигән төркем оештырдык. Музыка белән кызыксынсам да, КДУның көнчыгыш телләре факультетына укырга кердем. Әмма төркем белән эшләүне дәвам иттек. Ирек Ногманов дигән җырчы шул рок-группа булып йөргән вакытта гитара белән җыр яздыртырга чакырган иде. Шулай итеп, көйләр яздыру процессына кереп киттем. Укуны тәмамлагач, музыкада калдым. Айрат Ильясов белән Гөлнара Тимерҗанова төркемендә җырлый башладык.
- Аерым кораб булып ничек оештыгыз?
- Төркемгә исемне мин уйлап таптым. «Күренмә күземә» дигән җырны радиога алып килгәч, уйламаган җирдән, төркемнең исеме «Эссе» була, дидем. Хәзер инде ике альбом чыкты, икесе дә «Эссе» дип атала.
- Нинди авторларга өстенлек бирәсез? Сезнең бит әле үзенчәлекле стиль - күренмә күземә, син үзеңне кем дип белдең...
- Җырларның күбесе Гөлназ Гарипова сүзләренә язылган. Көен гадәттә мин язам. Каян килә көй язу осталыгымы? Әйтәләр бит, бала тугач, бөтен яктан талантлы була. Үсә-үсә аңа, син моны булдырмыйсың, синең менә бу барып чыкмый, дигән киртәләр куя башлыйлар. Апам менә музыка мәктәбен дә тәмамлады, училище да бетерде, әмма ул тармакта эшләми. Мин, мәсәлән, музыкаль белемне үзлегемнән үзләштердем, көй язу да минем өчен авырлык түгел. Алар үзләреннән-үзләре туа. Миңа әти-әнием син булдырмыйсың, дигән киртә куймады - бәлки, сере шундадыр да.
- Казан егетенә татар телен кем бүләк итте?
- Без гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Һәр җәй авылга кайта идем - Кукмара ягы мине телле итте. Әби русчага өйрәнде, мин чиста әдәби татар теленә. «Авылга, авылга» җыры да юлда туды. Көе һинд җыры белән берлектә минеке, сүзләре дә юлда вакытта үзеннән-үзе телгә килде.
- Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр. Тандемда эшләү авыр түгелме?
- Авыр. Мин сабыр, тыныч кеше. Айрат тыныч түгел - күп очракта мин юл куям, компромисска барам. Сольный юл турында уйламыйм - үземне көчле җырчы дип санамыйм. Аерым гитарачы буларак чыгыш ясый яисә татар эстрадасыннан тыш җырчы була алам. Ә татар эстрадасында үземне Айраттан башка күз алдыма китермим. Безнең тандемга алты елдан артып китте. Икебез дә күпер яндырып йөри торган кеше түгел - әмма башка өлкәгә китү теләге туганы булды. Рәсми рәвештә Барс-медиада продюсер булып эшлим. Дисней мультикларына татар телендә тавыш яздырам. Җырлар яздырам, аранжировка ясыйм. Иҗатта һәрвакыт эзләнүдә булырга тырышам - шулай булганда гына эшләгән эшеңнән тәм табып була.
- Инде гаиләле булу тарихына тукталсак...
- Хатыным Гөлзар исемле - 2006 елның ахырында гаилә кордык. Мин аның белән кастингта танышкан идем. Тышкы кыяфәте ошады да барып таныштым - якыннан белгәч, эчке дөньясы да миңа туры килде. Тәкъдим ясавым дусларыбызның туенда булды: «Әйдә, без дә гаилә корыйк», - дидем. Ул аны шаяру дип кенә уйлады. Мин телефоннан шалтыратып, кулыңны сорарга кайтабыз, дигәч кенә ниятнең шаяру булмавын аңлады. Хәзер зур улыбыз Кәримгә өч яшь ярым, кечесе Әнвәргә 3 ай.
- Гаиләле булу Ниязны кай якка үзгәртте?
- Үзгәрдем, дип әйтә алмыйм. Вакыт тарайды - иҗатны алып барырга калмый, гаилә күп вакытны үзенә ала. Гаиләдә дә юлны мин куям. Чөнки беләм - башта юл куйсаң, аннан бар да җайланып китә. Кеше сүзен ишетә, колак сала беләм. Аны бит башта кеше фикере белән килешеп, аннан инде үзеңчә дә эшләп була. Иң начар һәм иң яхшы сыйфатым берәү - озак уйлыйм. Кайвакыт тормыш тизлекне ярата.
- «Эссе»нең киләчәге нинди дә, Ниязның максатлары нинди?
- «Эссе»нең булу-булмавы минем өчен зур максат түгел. Насыйп була икән - була, юк икән - юк. Әлегә җырлар яздыру теләге бар - шул гына. Нияз Вәлиевне зур-зур фильмнарга саундтреклар язучы итеп күрәсем килә. Башка хыялларымны кычкырып әйтәсем килми - Ходайны көлдерәсең килсә, уйларыңны кычкырып әйт, диләр бит.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: