Шәһри Казан

Айгөл җиңүсез кайтмый

Шушы арада Казахстанның Алматы шәһәрендә Халыкара балалар иҗаты конкурсы узды. Анда вокал, халык уен коралларында уйнап җырлау, бию буенча көч сынаштылар. Конкурста Казанның 90 нчы мәктәбеннән Айгөл Вәлиуллина да катнашты. Ул шәһәрнең 8нче музыка мәктәбендә дә белем ала. Моңа кадәр күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган Айгөл Алматыда да вокал төрендә...

Реклама

Шушы арада Казахстанның Алматы шәһәрендә Халыкара балалар иҗаты конкурсы узды. Анда вокал, халык уен коралларында уйнап җырлау, бию буенча көч сынаштылар. Конкурста Казанның 90 нчы мәктәбеннән Айгөл Вәлиуллина да катнашты. Ул шәһәрнең 8нче музыка мәктәбендә дә белем ала. Моңа кадәр күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган Айгөл Алматыда да вокал төрендә Гран - прига ия булды. «Конкурста көндәшләр бик көчле иде. Анда Литва, Белоруссия, Болгария кебек илләрдән һәм күп кенә шәһәрләрдән килделәр. Мин анда «Әллүки» белән бер инглиз җыры башкардым. Жюрида Россиядән беркем дә булмады. Аның рәисе Россиянең халык артисты Бибигөл Түлегенова иде. Анда җырны башкаруга ук жюри әгъзалары шунда ук үзләренең бәясен бирде», дип белдерде Айгөл. (Ул рәсемдә казах кызлары белән).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: