Шәһри Казан

Батик

Роберт Миңнуллин әйтмешли, бу сүзне минем моңарчы ишеткәнем юк иде. Байтик дигәнен белә идем. «Байтик»та (Крутушкадагы балаларны сәламәтләндерү үзәге шулай дип атала) булганым да бар. Анда берме-икеме мәртәбә «Иделем акчарлагы» бәйгесенең йомгаклау чарасы уздырылган иде. Депутат-шагыйрь шикелле, «батик»ның ни-нәрсә икәнен белергә теләп, мин дә интернетка күз салып алырга мәҗбүр булдым....

Реклама

Роберт Миңнуллин әйтмешли, бу сүзне минем моңарчы ишеткәнем юк иде. Байтик дигәнен белә идем. «Байтик»та (Крутушкадагы балаларны сәламәтләндерү үзәге шулай дип атала) булганым да бар. Анда берме-икеме мәртәбә «Иделем акчарлагы» бәйгесенең йомгаклау чарасы уздырылган иде. Депутат-шагыйрь шикелле, «батик»ның ни-нәрсә икәнен белергә теләп, мин дә интернетка күз салып алырга мәҗбүр булдым. Баксаң, батик (batik) - ба (тукыма) һәм тик (тамчы) - ефәккә (гадәттә) йә мамыктан тукылган тукымага кулдан үзенчәлекле сурәт төшерү сәнгате икән. Шундый шарф, күлмәк, панно, яулык ише нәрсәләр хәзер бик модада. Батикның туган ягы - Индонезия. Бу илдәге гореф-гадәт буенча, кияүгә чыгарга җыенган һәрбер кыз-кыркын, үзе үк рәсемнәрен төшереп, әнә шундый батик күлмәк тегеп кияргә тиеш. Мәсәлән, марҗа кызлары борщ пешерә, безнең кызлар кулъяулык (сөлге, мендәр тышы һ.б.) чигә белгән кебек (ни кызганыч, бу күркәм гореф-гадәтебез инде юкка чыгып, тарихта гына калып бара шикелле). Сәнгатьнең бу төре Россиядә узган гасырның егерменче елларында күренә башлый. Илленче елларда исә бу эш белән махсус шөгыльләнеп дан казанган күренекле осталар барлыкка килә. Гадәттә гүзәл затларныкы дип саналган әлеге сәнгать төрен хәзер ир-ат кавеме дә үз итә икән (әйтик, үз батик мәктәбен булдырган рәссам, «Энциклопедия батика» дигән китап авторы Сергей Давыдов - шундыйлардан).
Ник тиктомалдан батик турында сүз куерта башладым соң әле? Күптән түгел генә «Кол Шәриф» мәчетендәге «Ислам мәдәнияте» музеенда рәссам Фәридә Харрасованың «Көмеш болыннар: хәзерге заман батигында татар орнаменты» исемле күргәзмәсе ачылды. Анда рәссам татар орнаменты стилендә бизәлгән панно, яулык һәм палантиннар тупламасын тәкъдим итте. Сәнгатьнең әлеге төре белән Фәридә Харрасова 2006 елдан бирле шөгыльләнә икән. «Татар милли батигы дөньядагы башка батиклардан ким түгеллеген күрсәтәсем, шуны үз хезмәтләрем белән раслыйсым килде», - ди рәссам ханым. Казанда туган, башкаладагы сәнгать училищесын тәмамлаган, байтак еллар «Идел» һәм «Татарстан» журналларында баш рәссам-дизайнер булып эшләгән, балаларның яраткан журналы «Салават күпере»н бизәүдә кайчандыр актив катнашкан Фәридә Харрасованың «Тормыш агачы», «Көмеш болыннар», «Зөбәрҗәтле җәй», «Җир һәм күк», «Камиллеккә омтылу» исемле әсәрләре күргәзмәнең йөзек кашын тәшкил итте. Күргәзмә ачылышында катнашкан шагыйрь Роберт Миңнуллин белән «Кол Шәриф» мәчете имамы Илфар хәзрәт үз чыгышларында Фәридә ханымның кылган хезмәте, аның әлеге сәнгати эшләре «халкыбызның үткәне белән хәзерге көнен бәйләп торучы бер җеп булуын» ассызыклап әйтеп үтте.
Фәридә ханым, сәләтле, үзенчәлекле сәнгатькяр булуы өстенә, гаилә җанлы хуҗабикә дә: бүгенге көндә аның ире, үзе шикелле үтә талантлы шәхес, күренекле шагыйрь Ләис Зөлкарнәй белән бергә, Даут, Йосыф, Мәрьям, Сөләйман исемле дүрт бала тәрбияләп үстереп яткан чагы. Рәссам ханымга уңышлар телик, бәхет-куаныч һәрдаим юлдаш булсын бу иҗади гаиләгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: