16+

Беренче Татарстан-Казахстан фильмын 1 декабрьдән караячакбыз

Татар киносы өлкәсендә сизелерлек уңышларыбыз күренә башлады. Моңарчы татарча фильмны спектакльдән аеру кыенрак булса, соңгы елларда үзенчәлекле эшләр дә бар.

Беренче Татарстан-Казахстан фильмын 1 декабрьдән караячакбыз

Татар киносы өлкәсендә сизелерлек уңышларыбыз күренә башлады. Моңарчы татарча фильмны спектакльдән аеру кыенрак булса, соңгы елларда үзенчәлекле эшләр дә бар.

Кайбер илләр белән уртак проектлар булу да сөендерә. “Тарлан” – беренче Татарстан-Казахстан фильмы. Аны кинотеатрларда 1 декабрьдән карарга мөмкин булачак.

Фильм прокатка чыгару өчен берничә вариантта эшләнгән. Аның татарча-инглизчә, казакча, татарча-русча вариантлары бар. Фильмның нигезендә безгә таныш булган, мәктәп елларында ук һәркем укыган Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре ята. Сюжет буенча, Закирның әтисе Тимерхан Сабантуйда җиңелә. Алай гына да түгел, ул көндәше аяк чалганы аркасында гарип кала. Җиңүче дә рәхәттә яши алмый. Хәрәмләшеп алган җиңү аңа шатлык китерми. Ул чирли һәм ике елдан соң нәзер итеп атаган атын Тимерханга алып килә.

Никадәр генә каршылыклар булса да, ат Закирлар гаиләсендә кала. Соңрак Алмачуар үзенең колынын бүреләрдән саклап, яралардан үлә. Ә менә кечкенә колынны дәваларга Сафа бабай да, Закир да сөенә-сөенә йөри. Ат сәламәтләнә. Әмма Закирның ат яратуы башка малайларның ачуын чыгара. Закир үзе дә әтисе белән дә, бабасы белән дә бәхәсләшергә ярата. Авыл малайларының берсе белән бәхәскә кергәнен сизми дә кала. Әмма һәр җиңү синең бәхетенә тормаска мөмкин. Малай яратып-сөеп үстергән малкаен, яраткан Тарланын югалта. 

Фильмның исеме дә “Тарлан”, ул алда баручы дигәнне аңлата.  Фильмның продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйткәнчә, “Тарлан”ны төшерү чоры пандемия вакытына туры килгән. Ике ил арасында барып-кайту да шактый мәшәкатькә әйләнгән чор була ул. Режиссер Юлия Захаровага пандемиясе аркасында Самара өлкәсенә кадәр барып, аннары җәяү 3 чакрымга чик аша узып, Казахстанга урау юллар аша барып җитәргә туры килгән.

Шуңа күрә зирәк карт ролен Равил Шәрәфиев түгел, ә казах актеры уйный. Равил агага да фильмда роль бирелә. Гомумән, фильмдагы актерлар барысы да ышандырып уйный.  Бернинди ясалмалык та юк. Фильмда катнашкан атлар үзе бер тарих. Миләүшә Айтуганова сөйләгәнчә, фильм  Татарстанда да, Казахстанда да төшерелә. 

– Фильмда балаларны төшерү кыен. Әмма хайваннарны төшерүнең дә үз нечкәлекләре, үз кагыйдәләре бар. Казахстанда төшерү өчен бер ай чамасы вакыт үтте, ә Татарстанда эш бер атнадан артыграк барды, – ди Миләүшә Айтуганова ат чабышларын төшерү өчен махсус команда белән эшләргә туры килгәнен искә алып. Шулай итеп, Әлки районында ат чабышы һәм сабантуй өлешләре төшерелә. Продюсер әйтүенчә, иң авыр  кадрлар безнең республикада төшерелә. Гомумән, ике халык өчен уртак тарихи моментлар фильмда күп чагылыш тапкан. Иң мөһиме – фильмның тәэсире көчле. Бу юлы да залда еламыйча калган кеше сирәк булгандыр. Билгеле, әсәрнең азагы трагик тәмамлана. Әмма аны караганнан соң да, кабат-кабат уйланып йөрисең әле. Адәм баласының тормыш мәгънәсе нидә? Күңелең чиста булмаса, сөенеп яши аласыңмы? Һәрбер җиңү дә бәхет китермәскә дә мөмкин бит. Кинода бала белән өлкәннәр мөнәсәбәте, бабай белән онык тәрбиясе бик матур бирелгән. Бу фильмны бөтен мәктәп укучылары да карарга тиеш.

Бүген фильмны прокатка алырга теләүчеләр күп икән. “Тарлан” шулай ук күп кенә кинофестивальләрдә катнаша. Шуның өчен дә аның төрле телләрдәге вариантларын эшләгәннәр. Фильм быел XVIII Казан мөселман кинофестивалендә “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулаган иде.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading