Шәһри Казан

Булат Хисмәтов: «Әти хәтта ял көннәрендә баянны бакчага да алып барып, шунда уйнарга мәҗбүр итә иде»

Камал театрының әйдәп баручы артисты Әсхәт Хисмәтнең улы Булатны без танылып килүче баянчы буларак беләбез.

Ул - музыкага җаны-тәне белән гашыйк кеше. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алырга да өлгерде инде.

- Булат, беренче карашка, шәһәр егете белән гармун бөтенләй капма-каршы төшенчәләр кебек. Ә сине, киресенчә, гармуннан башка күз алдына да китереп булмый...
- Әти-әнием Камал театрында эшләгәнгә, театрның сәхнә артында үстем. Безне «труппа балалары» дип йөртәләр иде. Венера Шакирова, Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннарның, Юныс абый Сафиуллинның балалары белән бергәләшеп йөгереп йөри идек. мәрхүм Марсель абый Сәлимҗанов кайвакыт ачулана иде безне. Тавышыбыз галәмәт бит инде. Минем өчен Камал театры икенче йорт иде. Ике яшьтән театрда күмәк рольләрдә катнаша башладым. Ә 5 яшьтә әти өстерәп диярлек музыка мәктәбенә алып барды. Иптәшләрем урамда туп тибә, ә мин үземнән дә зуррак баян күтәреп утырам. Әти: «Башта гармун уйна, аннары урамга чыгарсың», - дип шарт куя. Бөтен көйләрне башкарып чыкканчы, кич җитә, балалар өйләренә кереп китә. Мин тагын ярык тагарак алдында калам. Укытучым Любовь Семеновнага бик нык рәхмәтлемен. Чөнки баянга мәхәббәтне ул уятты. Әти хәтта ял көннәрендә баянны бакчага да алып барып, шунда уйнарга мәҗбүр итә иде.

Реклама

VI сыйныфларда баянга нәфрәт уяна башлады. Әмма укытучым, җайлап-майлап, бу проблеманы хәл итте. Иҗат учагына сүнәргә юл куймады. Аның ярдәме белән училищега кердем. Анда да яхшы остаз - Рафаэль Шәйхиев туры килде. Минем уйнауны югарыга күтәрде. Күп нәрсәгә төшендерде. Әле дә аның киңәшләре бик кирәк, ярдәмен әле дә сизәм. Консерваториядә исә Александр Протасовта укыдым. Мин аны консерватория­дәге иң олпат укытучы дип саныйм.

- Көннәрдән бер көнне гармуннан аерылсам... Бу җөмләне дәвам ит.
- Эх, аерылмаска иде шул. Гармун, баяннан башка үземнең киләчәгемне күрмим. Алар минем белән янәшә бара. Көн саен музыка белән шөгыльләнәм. Уйнамасам да, мин баян өчен язылган классик әсәрләрне тыңларга тырышам.

- Гармунчылар элек-­электән бәйрәмнең күрке булган, кызларның күңеленә ут яккан. Синең бу нисбәттән хәлләр ничегрәк?
- Бәлки мин кемгәдер ошыйм­дыр, үзем сизмим. Аллага шөкер, яраткан эшем бар. «Татар моңы»нда катнаштым. «Алма» дигән музыкаль проект белән шөгыльләнәбез. Төп эш урыным - «Казан нуры» оркестрында теләп эшлим. Кызлар турында уйларга вакыт, гомумән, юк. Әле соңгы арада буш вакыт дигән әйбер дә тәтеми. Дуслар белән дә сирәк күрешәбез. Кайберләре белән яртышар, берәр ел очрашкан юк. Шуңа йөрәгем әрни. Йөрәгем буш түгел. Йөрәгем тулы мәхәббәт, моң, музыка.

- Ничек уйлыйсың, гармунчыларның бәһасе бармы? Аларны санлыйлармы?
- Әлбәттә, санлыйлар. Хәзер кая карама, бөтен чарага гармунчы кирәк. Кызганыч, соңгы арада мәҗлесләрдә кунаклар гармунга кушылып сирәк җырлый. Авылда да хәтта бу традиция ниш­ләптер үлеп бара. Аның өчен күңелем бик әрни. Кайвакыт мәҗлестә аерым кунак­лар җырлаганда гармун уйнарга туры килә, озын, салмак көйләрне башкаручыларга карап горурланам. Бер-ике ел элек бер авылда туйда булыр­га туры килде. Кода-кодагыйлар кара-каршы такмаклар әйтеште. Искиткеч! Бу күбесенчә Мәскәүдә һәм мишәрләр арасында күзәтелә. Баянчыларны санлыйлар. Без үзебез дә бәяне куя беләбез. Соңгы арада яңалыкка омтылып, яңача форматка күчәргә тырышабыз, әмма моны урта буын аңлап бетерми.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: