Шәһри Казан

Чулпан Хаматова «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төп рольне уйнарга ризалык биргән

Россиянең бер телеканалы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сигез эпизодтан торган сериал төшерергә ниятли.

Гүзәл Чулпан Хаматовага шалтыратып, аңа әлеге китап буенча төшереләчәк фильмда төп геройны уйнарга тәкъдим иткән. Якташыбыз берсүзсез Зөләйха ролен башкарырга ризалашкан, дип яза «РИА Новости».

- Гүзәл миңа шалтыратты, мин бик теләп ризалаштым, - дигән Хаматова.

Реклама

Китап авторы Казанга килгәч булган очрашуда да Зөләйха ролендә Чулпанны күрергә теләвен белдергән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: