Шәһри Казан

Әдәбият бакчасыннан бер дистә гөл җыйдым!

Төркиянең атаклы «Hece (Һәҗә-Иҗек)» журналы төрки халыкларның хикәяләреннән торган махсус саннар әзерли икән. Шул уңайдан татар хикәяләре нөсхәсен әзерләүне мин фәкыйрегезгә тәкъдим иттеләр: ун аерым язучыдан ун төрле хикәя урнаштырмакчылар. Мин, өч ел инде тәрҗемә итеп килгән остазым Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән...» әсәрен төгәллисе барын әйтеп, тәкъдимнәрен кире...

Реклама

Төркиянең атаклы «Hece (Һәҗә-Иҗек)» журналы төрки халыкларның хикәяләреннән торган махсус саннар әзерли икән. Шул уңайдан татар хикәяләре нөсхәсен әзерләүне мин фәкыйрегезгә тәкъдим иттеләр: ун аерым язучыдан ун төрле хикәя урнаштырмакчылар. Мин, өч ел инде тәрҗемә итеп килгән остазым Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән...» әсәрен төгәллисе барын әйтеп, тәкъдимнәрен кире каккан идем. Алар, берничә мәртәбә кабат язып: «Әле бер ел вакыт бар (2012 елның октябрь аенда чыгачак. - Ф.К.), аннары, хикәяләрнең һәрберсе бер-ике битлек кенә булса да җитә», - дип, мине күндерергә тырыштылар. Мин уйлана башладым. Төркиядәгеләр төрки телләрдән төрекчәгә тәрҗемә итүне бик ансат дип уйлыйлар һәм шуңа ышаналар да. Төрек белән Әзәрбайҗан, Кырым татарлары теле һәм төрекмән телләре ничек якын булса, башкаларныкы да шулай ук якын дип беләләр. Шунлыктан, бездә төрки телләрдән төрекчәгә тәрҗемә итүне «аудару» гына диләр. «Нәрсәсе бар аның, җитмәсә, ана телеңә аударасың, шалт-шолт аударып бир дә, вәссәлам!» Безнекеләр, «Лаеш шулпасы»н эчмәгәнлектән, әлегә татар теленнән төрекчәгә тәрҗемә итүнең ни дәрәҗәдә авыр һәм катлаулы икәнен күз алдына китермиләр. Ул эшнең авыр икәнлеген берничә ел дәвамында үз җилкәмдә татыганга, моны яхшы аңлыйм.
Әдәби тәрҗемә, бер караганда, бала табу белән бер. Ана кеше, ничә бала табуына карамастан, бер баланы да дөньяга тулгаксыз китерми. Әлеге әсәрләр дә, күләменә-ниенә карамастан, уй-газапларсыз, интегүсез дөньяга килми. Туып кына бетсә бер хәл: aннары аны кайта-кайта, кат-кат үтүкләп чыгарга туры килә. Тәрҗемәче ул бер үк вакытта көзге ролен дә башкара. Аның төп эше - әдип әсәрен чын мәгънәсендә түкми-чәчми башка халыкларга җиткерү. Шуңа күрә, үзе арткы планда кала, әдипләр аның аша башка илләрдә танылу ала. Шул сөенеч тәрҗемәчегә җитә кала. Бәлкем тәрҗемәчеләр әдәбиятның иң тыйнак тармагында эшлиләрдер, дип уйларга гына кала...
Мин һаман да, бу эшкә алыныргамы-юкмы, дип икеләнеп йөрим. (Аннары шулай аудару гына дип уйлагач, акчасы да аһ итәрлек түгел...) «Тукта, Фатих, вакланма әле син болай. Син бу эшкә алынмасаң, Төркиядә татар хикәяләре мәгълүм булмый калачак. Башка төркиләрнең әдәбият байраклары җилфердәгәндә, бөек татарныкы төшеп калсынмы? Болай итсәң, тарих алдында акланырсыңмы икән?!» - дип уйладым аннары. Шуннан күңелемдә мине дәртләндерүче-канатландыручы тагын бер уй туды: тугандаш телләрне аралаштыру хезмәте изге һәм саваплы эш тә кебек тоелды миңа. Ни өчен дисезме? Мәгълүм булганча, динебездә туганнар белән аралашу, туганлыкны үстерү, ныгыту фарыз гамәл дәрәҗәсендә санала. Ул өлкәгә кагылышлы барлык гамәлләр Аллаһның ризалыгына тәңгәл килгән изге-саваплы гамәл рәтендә булган. Менә
без - тугандаш халыклар, әдәби тәрҗемәләр аша, бер-беребезне якыннанрак тану-белү, ярату мөмкинлегенә ирешәбез. Ә бу эшчәнлек чын мәгънәсендә динебез кушканча туганлыкны үстерүгә алып килә түгелме соң?! Иншаллаһ, шул ният белән эшләнгән һәрбер гамәл өчен фәрештәләр савапны язып торырлар. (Амин! Шулай булсын.) Аннары: «Яхшылык кыл да, диңгезгә сал. Балык белмәсә, Халикъ (Ходай) белә», - дигән бит бабаларыбыз. Һәм барысыннан да алдарак, мин бит Язучылар берлегенең тәрҗемәче әгъзасы. Эшем шул, тәрҗемәче исеменә лаеклы булырга кирәк миңа.
Әйе, шундый уйланулардан соң, мин «Һәҗә» журналына уңай җавап кайтардым. Шуннан соң алдыма тиешле таләпләргә туры килгән күләмдә итеп хикәяләр эзләп табу эше килеп басты. Күренекле язучыларның кыска хикәяләренә мөрәҗәгать итеп, эзләнә башладым. Бу турыда «Һәҗә» журналына төрекмән хикәяләре нөсхәсен әзерләүче язучы дустым: «Исән булган язучылар арасыннан билгеләвеңне киңәш итәр идем»,- диде. Уйлый торгач, аның бу киңәше минем күңелемә ятты. Ни өчен дигәндә, язучының моны исән чагында ук белеп-күреп калуы аеруча сөенечле һәм аннары үзләре тәкъдим итәргә теләгән әсәрләр дә булырга мөмкин. Өченчедән, аңлашылмаган җирләрне турыдан-туры үзләренә шалтыратып ачыклау мөмкинлеге дә булачак.
Сүз уңаеннан шуны әйтергә телим: без 2005 елда тәрҗемә иткән ун татар хикәясе кергән «Васыять» исемле китапта авторлардан берсе генә исән иде. «Төрекнең акылы соңыннан килә», - диләр бездә. Менә җиде ел вакыт үткәннән соң гына, ул исән язучының телефонын табып, бу хакта әйтергә ашыктым. Әлеге зат татар әдәбиятының Мәскәүдә яшәүче олы хөрмәткә лаек имән баганасы Миргазыян ага Юныс иде. Аңа шалтыратып, үзем белән таныштырганнан соң: «Миргазыян ага, «Безнең өй өянкеләр астында иде» дигән хикәягезне бик яратып төрекчәгә тәрҗемә иткән идек. Төркиядә дә бик яратып кабул иттеләр аны. Шушы хикәяләр тупланмасын Сезгә җибәрергә телим», - дигәч, ничек сөенгәнен белсәгез иде бөек әдипнең. («Васыять» китабын шушы көннәрдә алгач, рәхмәтләрен җиткерде.) Мин эчтән генә: «Миргазыян агага моны ишеттерүне насыйп иткәнең өчен, шөкерләр булсын, Раббым, Сиңа!» - дип куйдым.
Ярар. Мин, әкренләп, тәнкыйтьчеләрдән, белгечләрдән, журналистлардан сораша-сораша тугыз әдипне билгеләдем. Ун түгел, тугыз... Унынчы кеше гүр иясе - чынлыкта беренче кеше - Остазым Аяз Гыйләҗев... Аны монда кертү - минем аңа шәкертлек бурычым. Шулай да мин аның 3-4 битлек хикәяләрен хәтерләми идем. Дүрт томлыкта да, биш томлыкта да юк иде аның андый кыска күләмле хикәяләре. Мин бу хакта Нәкыя апама мөрәҗәгать иттем. «Бар, ничек булмасын!» - диде ул һәм архивыннан «Рәтле кешеләр» (1959) китабын кулыма тоттырды. Һәм мин алар арасыннан берсен сайладым.
Гомумән, хикәяләрне сайлаганда, төрек мохитенә бара һәм төрек укучысының күңеленә күбрәк һуш килә торганнарны сайларга тырыштым. Бу эшне эшләгәндә, йә башта хикәяне укып, аннары әдипнең ризалыгын сорадым, яки турыдан-туры аларга мөрәҗәгать итеп, хикәяләрен алдым. (Хикәяләрнең күләме уртача дүртешәр битле булды.)
Әдипләрне һәм хикәяләрне яратып сайлаганнан соң, чират, ниһаять, иң катлаулы, иң җаваплы һәм бер үк вакытта кызыклы-күңелле, тәмле дә булган мизгелгә - тәрҗемә итүгә, әсәрләрнең төрекчә тууы тантанасына җитте.
Ун аерым әдипнең хикәясен тәрҗемә иткәндә, мин ун төрле халәт кичердем. Кунак булып, әдипләрнең хәзинәсеннән сыйландым, рухи яктан баедым. Әкияти дөньядагы шушы күңелле сәяхәтемнән бик тә канәгать калдым.
Мин бүген тантана итәм! Минем өчен Сабан туе бүген! Бәрәкәтле уңышлар җыйган көн. Татар әдәбияты бакчасыннан төрле төстәге, төрле исле гөлләр җыйдым бүген мин бер дистә... Ә бу гөлләр бүгенге заман гашыйкларының сөйгән ярларына атап җыйган, мәхәббәтләре шикелле тиз шиңә торган гөлләрдән түгел. Болары - тамырлы гөлләр... Төрек әдәбияты бакчасына, төрек укучыларының күңелләренә утыртылачак гөлләр. Кардәш татар халкыннан, эчкерсез хисләр белән, төрек халкына сонылган гөлләр...
Аяз Гыйләҗевнең «Күлмәк», Рабит Батулланың «Хәерче Габәш», Марсель Галиевнең «Балачак әсирлегендә», Асия Юнысованың «Бәби мунчасы», Дания Гайнетдинованың «Бәхет яшьләре», Галимҗан Гыйльмановның «Күңел күзең күрәме?», Рәмзия Габделхакованың «Китүчеләр», Зөлфәт Хәкимнең «Чын ярату», Ркаил Зәйдулланың «Ак эт» һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның «Җиде ят» дигән әсәрләре алар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: