Шәһри Казан

«Эбиволь» кәләпүше килеште рәссамга

«Эбиволь»гә һәркем үз сукмагы белән килә. Ул күптән инде сәүдә үзәге генә түгел, ә киңкырлы эшчәнлек алып баручы җәмгыять буларак билгеле. Бер яктан ятимнәр, инвалидлар, күп балалы гаиләләргә ярдәм итеп килсә, икенче яктан үз кулы белән ни дә булса иҗат итүчеләр дә тартыла бирегә.

Рәссамнарның иҗаты белән танышырга да, төрледән-төрле осталык дәресләрендә катнашып, үзеңдә әлегәчә йокымсырап яткан сәләтеңне ачарга да була монда. Бу чараларны, әлбәттә инде, 15 еллап эшләп килүче «Эбиволь» галереясы оештыра. Даими эшләүче үзенчәлекле иҗат мәйданында, исемнәре билгеле кылкаләм осталары белән беррәттән, сынлы сәнгатьтә тәүге адымнарын ясаучы рәссамнарның күргәзмәләрен дә күрергә була. Бу яшь рәссамнарга үз иҗатларын дөрес бәяләргә, заманча сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен тирәнтен аңларга ярдәм итә, ди хуҗалар. Бүгенге көндә биредә Дамир Хафизовның «Туган якка мәдхия» дип аталган күргәзмәсе эшли. Казанда тәүге күргәзмәсе бу аның.
Туган җирдән егәр алып
- Без Дамир белән бер ел элек таныштык һәм ел буе әлеге күргәзмәгә «килдек». Бер ел эчендә ул бик тырышты. Һәм менә без аның туган якка мәхәббәт белән сугарылган эшләрен күреп «ах» иттек,- дип башлады сүзен ачылышны алып барган Ольга Новикова.
Чыннан да, яратып башкарылган җылы, якты эшләр тәкъдим итә рәссам. Бу - табигый, чөнки аңа киндергә иңдерелгән һәр күренеш тумыштан якын-кадерле. Бу ыгы-зыгылы заманда аңа башка рәссамнар кебек тын табигать эзләп әллә кайларда йөрисе юк. Ул яшәгән Уразай авылы Урал тауларының соңгы дулкыны булган Чатыртау итәгенә сыенып утыра. «Каенлы күл» чокыры да, «Сирәк каенлык» та, «Түгәрәк алан» да, «Әҗмәй» дә - аңа балачактан таныш урыннар. Сабан туе мәйданына барганда Эстәрле елгасы аша салынган кечкенә басмадан да ничәмә-ничә кат үтелгәндер. Эшләрендәге юл-сукмаклары кая гына «илтмәсен» - Чатыртаугамы, авыл читендәге көтүлеккәме - автор табигать баласы булуыннан тәм таба, шул матурлык арасында үз аякларында йөри алуына куанып бетә алмый. Бер гаепсездән, авариягә эләгеп, өч көн буена аңына килә алмый яткан чаклары инде бер куркыныч төш кебек кенә. 8 җирдән сынган аяк-кулларын кабат хәрәкәткә китерер өчен, 5 операция үткәрә егет. 4 ай буе сырхауханәдә ятканнан соң, ике култык таягына асылынып кайта ул өенә. Өр-яңадан йөрергә өйрәнә. Бу аның Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлап мәктәптә укытучы булып эшли башлаган еллары. Училищены кызыл дипломга тәмамлаган егеткә остазы - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Олег Кульпин сәнгать юнәлешендә укуын дәвам итәргә киңәш бирсә дә, ул дигәнчә генә булмый. Рәсем һәм сызым укыту өстенә, егеткә география дәресләрен дә өстиләр. Шулай итеп, ул укуын читтән торып Казан педагогия университетының география факультетында дәвам итә. 15 ел мәктәптә эшләү чорында беренче категорияле укытучы дәрәҗәсенә күтәрелә. Директорлыкка димлиләр - риза булмый. 2008 елда Чаллыга китеп, азык-төлек җитештерүче бер оешмага оператор булып эшкә урнаша. Анда да кыска гына вакыт эчендә цех мастеры булып күтәрелә, әмма 12шәр сәгатьлек сменалы эш үзенекен итә. Элеккеге яралар тагын баш калкыта. Үткән җәйдә тагын катлаулы операция үткәрә Дамир.
Беренче күргәзмә, беренче афиша
Тормышында булган авырлыкларны сабыр гына үткәрә, сөенечләрне олы вакыйга итә белә Дамир Хафизов. «Эбиволь»дә ачылган тәүге күргәзмәне дә ул тормышының, иҗатының яңа бер чорын башлау буларак кабул итте. Әлеге кунакчыл иҗат йортының хуҗабикәсе Татьяна Вениаминовна Забегина һәм биредә эшләүче кызлар исеменнән бүләк ителгән чигүле кәләпүш тә, галереяның төп рәссамы Елена Александровна Титова тапшырган афиша да әнә шул чор башлануның истәлекләре булачагы бәхәссез. Тантанада катнашкан ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев биргән киңәшләр дә файдага китәр дип юрыйк. Иң мөһиме - рәссамның иҗат мөмкинлекләре булуын, беренче күргәзмәсе генә оештырылуга карамастан, аның дәрәҗәсендәге рәссам өчен «төерсез» килеп чыгуын билгеләп үтте ул.
Тәүге орлыкларның уңдырышлы җирлеккә төшүе дә бик мөһим. Бу нисбәттән, нәкышчы Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Виталий Скобеев, «Эбиволь»нең рәссамнарга мөнәсәбәтенә тукталып: «Рәссам өчен әлеге галереяда эшләреңне күрсәтү ул - дәрәҗә. Казанда мондый урын башка юк диярлек. Ул - үзенә бертөрле оазис. Чөнки биредә ниндидер рухи халәт хөкем сөрә», - дип белдерде. «Казан» милли мәдәният үзәге директорының культура-масса эшләре буенча урынбасары, «Азнакай» якташлык җәмгыяте рәисе Халисә Исмәгыйлева һәм химия фәннәре кандидаты, ТРның «Ял көне рәссамнары» клубы җитәкчесе Светлана Шәвәлиева Дамир Хафизовны якташ буларак тәбрикләргә килгәннәр иде. Туган якның бар хозурлыгын күрә, тоя белгәне өчен рәхмәтле алар рәссамга. «Әйдәгез, Дамирның киләсе күргәзмәсен бер елдан бездә - «Казан» милли мәдәният үзәгендә ясыйк». - Халисә Хәлимовнаның әлеге тәкъдиме рәссам өчен көтелмәгәнрәк тә булгандыр, бәлкем, әмма «яткан таш астыннан су акмый» дип яшәгән Дамир моңа биш куллап риза иде. Бары бу аның иҗат мөмкинлекләрен тагын бер баскычка күтәрерлек стимул, көч бирсә икән, дип теләргә генә кала.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: