Шәһри Казан

Елмаеп яшисеңдер бит?

Фәнис абыйны югалтканга да ике ел узып киткән икән инде. Гомер дә, вакыт та тынгысыз - аның артыннан куып тотам димә. Шагыйрь, прозаик, күпләрнең җан дусты, нык рухлы, шаян телле Фәнис абый арабыздан китеп баргач та туктап тын ала белми бу вакыт галиҗәнаплары... Өлкәннәр әйтмешли, тусаң да, якты дөньядан китсәң...

Фәнис абыйны югалтканга да ике ел узып киткән икән инде. Гомер дә, вакыт та тынгысыз - аның артыннан куып тотам димә. Шагыйрь, прозаик, күпләрнең җан дусты, нык рухлы, шаян телле Фәнис абый арабыздан китеп баргач та туктап тын ала белми бу вакыт галиҗәнаплары... Өлкәннәр әйтмешли, тусаң да, якты дөньядан китсәң дә, үтә икән ул.
Ә күңелдәге юксыну хисенең тынып торганы юк: Фәнис абыйның яңа шигырьләрен, яңа хикәяләрен көтеп ала идек, телефон трубкасында аның көр тавышын ишетү дә үзе бер бәйрәм булды. «Елмаеп яшисеңдер бит?» - дигән шаян соравы да колакта чыңлый... Шуңа да шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя апа шалтыратып: «Фәниснең яңа шигырьләрен китерсәм...» - дигәч, кабат Фәнис абый белән аралашу, фикер алышулар искә төште. Син дә искә ал әле, кадерле укучы. Яраткан әдибебезнең шигырь шәлкемен укып, аның рухына бер дога кыл!

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА


ЯШИ АЛМЫЙМ ШУНСЫЗ
Озак йөрсәм, ялыктыра башлый
Болыннар да, матур урман да,
Сандугачлар хәтта туйдыра бит
Бертуктаусыз сайрап торганда.

Йолдызларның нуры кими кебек,
Озак йөрсәм якты төннәрдә.
Һәрвакытта янда торса әгәр,
Ямьсезләнә кебек гөлләр дә.

Тиз туйсам да кайбер нәрсәләрдән,
Бер нәрсәгә артык комсыз мин:
Кешеләрдән һич тә туя алмыйм,
Яши алмыйм, дуслар, шунсыз мин.

АЕРЫЛМАСАМ ӘГӘР
Сөйрәсәм дә йөкнең авырын,
Ташламамын көрәш-дау кырын;
Гел барырмын, бер дә ялыкмам,
Аерылмасам әгәр халыктан.

Үрмәләрмен кыя-тауларга,
Кул сузармын якты таңнарга;
Ерак юлда һич тә арымам,
Аерылмасам сөйгән ярымнан.

Кайгы басмас көләч күзләрне,
Онытмамын шаян сүзләрне;
Гел янармын яшьлек хисеннән,
Аерылмасам якын эшемнән.

Күкрәгемдә көчем кимемәс,
Горур башым түбән иелмәс;
Аһ-зар сүзе чыкмас телемнән,
Аерылмасам туган илемнән.

КЫРДАГЫ УЧАК
Гомер учагында көннәр яна,
Күккә үрли ялкын телләре.
Сүндерергә теләп ялкыннарын,
Елый-елый исә җилләре.

Чыга давыл, куба зилзиләләр,
Бозлы тамчы коела көзләрен.
Учак һаман өскә үрелеп карый,
Челт-челт йомып елтыр күзләрен.

Кайчагында арыган юлчы-мазар
Ял итәргә монда туктала;
Кирәк икән җылына таңга кадәр,
Кирәк икән үзенә ут ала.

Ә берәүләр, үзе җылынгачтын,
Таптый аны, изә, түз генә.
Андый чакта үләннәргә посып
Калса кала күмер - күз генә.

Көннәремне ягам жәлләмичә,
Кимемәсен аның ялкыны.
Шул учакның яктылыгы, бәлки,
Күренер әле еллар аркылы.
* * *
Калганда караңгы төннәрдә,
Әйттем мин бушлыкка күз терәп:
- Юк, алдый алмассың, кара төн,
Дөньяда яктылык күберәк,
Дөньяда яктылык күберәк.

Кешеләр яманлык кылса да,
Шуңардан әрнесә дә йөрәк;
Әйттем мин күз яше аралаш:
- Дөньяда яхшылык күберәк,
Дөньяда яхшылык күберәк.

Хаксызлык тантана итәр, дип,
Каршымда торса да мең өрәк,
Әйттем мин чын-чынлап ышанып:
- Дөньяда гаделлек күберәк,
Дөньяда гаделлек күберәк.

Гомремнең буеннан-буена
Барсам да гел авыр йөк сөйрәп -
Әйттем мин гөлләргә үрелеп:
- Дөньяда матурлык күберәк,
Дөньяда матурлык күберәк.

ҮКЕНДЕРЕП БУЛМЫЙ
Элек шулай, рәнҗетсәләр әгәр
Бер дә юкка, бер дә нахакка,
Әй, үләсе килә иде минем,
Йә китәсе ерак-еракка.

И еларлар кебек тоела иде,
Үлсәм яки китеп югалсам.
Ничә тапкыр үләр идем инде,
Һәр теләгән саен үлә алсам.

Тормыш әле дә баштан сыйпап тормый,
Хаксызлыклар талый гел җанны...
Тик мин беләм хәзер: үлеп кенә
Үкендереп булмый дошманны.

Кимсетүче булса, яуга чакыр,
Мәйданнарга чыгып, көр дәшеп:
- Без хаклыкны исбатларга тиеш
Үлеп түгел, яшәп, көрәшеп!
* * *
Бер яктан мин бик бәхетле булдым.
Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр.
Гомрем буе очрап торды миңа
Олы җанлы, әйбәт кешеләр:
Шуклыкларны аера белүчеләр
Усаллыктан, явыз нияттән,
Ялгышларны кичерә белүчеләр
Сүгеп ташламыйча кинәттән.
Акыллым, дип әйтә белүчеләр
Бик акыллы булмаганда да,
Молодец, дип мактап китүчеләр
Эшем артык уңмаганда да.
Туганымдай якын күрүчеләр,
Танышлар һәм таныш түгелләр,
Салкыннарда җылы бирүчеләр,
Ярдәмчелләр, кече күңелләр.
Ярата һәм назлый белүчеләр,
Айлы итүчеләр кичләрне,
Яратканны аңлый белүчеләр,
Санлый белүчеләр хисләрне.
Кайчагында очрап куйсалар да
Аяк чалучылар, көнчеләр,
«Өстен бул, - дип, - бөтен ваклыклардан»
Кул суздылар әйбәт кешеләр.
Рәхмәт сезгә, әйбәт кешеләр.

ГОРУРЛЫК
Күңелләргә кирәк кимсетүгә
Юл куймаслык, калкан булырлык,
Уклар яуса,
Яклый ала торган,
Саклый ала торган горурлык.
Кешелегең синең күтәрсен ул,
Булмасын тик буш бер корылык.
Булсын бары
Чигенә белә торган,
Кичерә белә торган горурлык.
Тормыш юлы туры гына түгел,
Адым саен үр йә борылыш.
Үрә катып йөргән горурларны
Тиз сындырып ташлый бу тормыш.

Реклама

ЧЫК ЮЛЛАРГА
Офыкларың синең тарайганда,
Уйларыңның очын җуйганда -
Юлларга чык, тормыш офыклары
Киңәяләр бары юлларда.

Күкрәгеңдә яз ярсуы бетеп,
Гөрләвекләр җыры тынганда -
Юлларга чык, яңа язлар белән
Очрашырсың олы юлларда.

Йөрәгеңдә хисләр сүрелгәндә,
Бәхет канатларың сынганда -
Юлларга чык, бәхетеңнең зурын
Табарсың син бары юлларда.

Күңелләрең синең боекканда,
Сусаганда җаның җырларга -
Юлларга чык, җырның гүзәлләре,
Яңалары табыла юлларда.

ТУГРЫЛЫК
Карамый буеңа,
Яшеңә-елыңа,
Җитәрсең шул чакта ир булып:
Һәр әйткән сүзеңә, һәр биргән вәгъдәңә
Күңелеңдә сакласаң тугрылык.

Дошманың белән дә
Йөзгә-йөз килгәндә
Калмассың югалып, хур булып:
Тудырган халкыңа,
Үстергән илеңә
Күңелеңдә сакласаң тугрылык.

Яшәгән һәр көнең,
Эшләгән һәр эшең
Сузылыр якты бер нур булып:
Сайлаган юлыңа
Гомерең буена
Күңелеңдә сакласаң тугрылык.

* * *
Көчлелегең белән горурланма
Кешелегең белән горурлан.
М.Җәлил

Көрәшләрдә үзен аямыйча
Күтәрелде берәү биеккә.
Төшмәде ул кояш кызуында
Канатлары хәтта көеп тә.
Шунда аны күпләр таныдылар.
Берсе әйтте: бу бит яшьтәшем,
Аның белән казлар көткән идек
Киләчәкне уйлап, гәпләшеп.
Икенчесе әйтте: ә мин аны
Өйрәттем дип кызлар кочарга.
Өченчесе, канат бирдем, диде,
Әнә шулай биек очарга.
Горурланды кешеләр аның белән,
Һәркем аңа нидер өйрәткән:
Кайсы аны тәпи бастырышкан,
Кайберләре бишеген тирбәткән.
... Ә икенче берәү көрәшләрдә
Егылып калды җитми рух көче.
Һәм булмады аның ярты юлда
Егылып калуын да күрүче.
Аның белән дә бит чирәмлектә
Кем дә булса казлар көткәндер,
Кемдер аның бишеген тирбәткәндер,
Кемдер назлы сүзләр әйткәндер,
Тормыш бит ул һәрбер кешене дә
Йолдыз итеп чөйми югары:
Кемнәрнеңдер күпере җимерелә,
Кемнәрнеңдер өзелә юллары.
Кул бирик без егылып калганнарга,
Сөрән салмый гына дөньяга.
Тоеп яшәсен ул без барлыкны,
Кеше бит ул риза шуңа да.

БӨТЕНЕСЕ КИРӘК
Кирәк безгә, бөтен нәрсә кирәк,
Комсыз булмасак та чынында без.
Бер баласы бит без табигатьнең,
Гомер буе аның кулында без.

Кирәк безгә ишелеп аккан болыт -
Хыялларда ерак китәр өчен.
Кирәк безгә зилзиләле давыл -
Егылмаслык көчле итәр өчен.
Аяз күкләр, якты кояш кирәк -
Күңелебезгә аклык салыр өчен.
Очы күренмәгән юллар кирәк -
Өметләнеп алга барыр өчен.

Ярсу елга, шаулы диңгез кирәк -
Дулкыннары җанга күчсен өчен.
Сокландыргыч гөлбакчалар кирәк -
Сөю чәчәкләре үссен өчен.

Биек ярлар, текә таулар кирәк -
Үҗәтләнеп өскә менәр өчен.
Алсу таңнар, зифа таллар кирәк -
Яшерен серебезне сөйләр өчен.

Табигатьтә берни артык түгел,
Табигатьтә кирәк бөтенесе:
Караңгы төн, озын кышкы юллар,
Зәһәр салкын, түзалмаслык эссе.

Төшенмәслек тирән серләр кирәк -
Зиһен кылычларын чарлар өчен.
Кирәк безгә бар да, үзебезнең
Кеше икәнлекне аңлар өчен.

ОНЫТТЫРМЫЙК
Онытырга бирмик үзебезне,
Онытсалар төшерик исләренә;
Без яшибез әле, без бар җирдә,
Яшерен түгел безнең эшләр менә.

Оныттырмыйк, гел белгертеп торыйк,
Хисебезне яшәмик гел тыеп.
Безне сөючеләр һәр урында
Якынлыгыбызны торсын тоеп.

Оныттырмыйк, оныттырмас өчен,
Бөтен көчебезне куйыйк әле.
Яңа көндәй көттермичә генә
Кешеләр күңелендә туыйк әле.

Юллар салыйк бер-беребезгә таба,
Карлар капламасын эзебезне.
Гел яхшылык эшләп торыйк, дуслар,
Онытырга бирмик үзебезне.
* * *
Кешеләрдән гел яхшылык эзлим,
Эзләгәнне килә табасы.
Бер өметем генә акланса да,
Шатлыгымның булмый чамасы.

Куркаклардан бер батырлык эзлим,
Ялган сөйгәннәрдән - тугрылык.
Талантсыздан берәр сәләт эзлим,
Мескеннәрдән эзлим горурлык.

Бәгырьсездән миһербанлык эзлим,
Артык җитдиләрдән - елмаю.
Сараннардан эзлим юмартлыклар,
Моңсызлардан - бер җыр, моңаю.

Катылардан йомшаклыклар эзлим,
Артык йомшаклардан - катылык.
Сүлпәннәрдән дәрт очкыны эзлим,
Сытык йөзлеләрдән - яктылык.

Мәгънәсездән берәр мәгънә эзлим,
Сабырсыздан эзлим сабырлык.
Гамьсезләрдән сизгерлекләр эзлим,
Ямьсез дигәннәрдән - матурлык.

Тик олылый белмәүчедән генә
Газиз илен, тапкан анасын,
Берни көтмим, берни эзләмим мин,
Эзләп аннан нәрсә табасың?!

КҮМЕЛЕП КАЛМАСЫН
Улым да юк минем, кызым да юк,
Җимешсез шул нәсел агачым.
Белеп торам, нәсел агачымның
Озакламый җиргә авасын.

Тик мин җирдән мәңге киткән чакта
Теләп эчтән соңгы теләкне:
Дусларымның хәтер учагына
Күмеп калдырамын йөрәкне.

Кирәк кеше аннан ут алыр да
Үз учагын куяр тергезеп.
Йөрермен мин җаннан-җанга күчеп,
Йөрермен мин шулай җир гизеп.

Шушы булыр минем улым-кызым,
Шушы булыр минем дәвамым.
Дусларымның хәтерен көл басмаса,
Гел янармын, күмелеп калмамын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: