Шәһри Казан

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА (Шигърият)

Сөйләшәмен үз телемдә Ана телен, туган телен Хөрмәт итмәсә инсан, Тик чит телләргә табынса, Үз теле булса кысан - Оялам андыйлар өчен; Башкага биреп көчен, Татарлыгыннан хурланып, Читкә очырса күчен. Кем комачаулый кешегә Үз телен өйрәнергә? Кем өйрәтә газиз телен, Чүп тел, дип, сөйләнергә? Кем кирәксез тел дип саный Газиз...

Сөйләшәмен үз телемдә
Ана телен, туган телен
Хөрмәт итмәсә инсан,
Тик чит телләргә табынса,
Үз теле булса кысан -
Оялам андыйлар өчен;
Башкага биреп көчен,
Татарлыгыннан хурланып,
Читкә очырса күчен.
Кем комачаулый кешегә
Үз телен өйрәнергә?
Кем өйрәтә газиз телен,
Чүп тел, дип, сөйләнергә?
Кем кирәксез тел дип саный
Газиз туган телкәен?
Хөрмәт итми, димәк, үзен,
Ата-анасын, илкәен.
Санламаганнардан телен
Милләткә нинди файда?
Сөйләшәмен үз телемдә
Киртә күрмим беркайда.

Танып калсыннар
Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге - көмеш каш белән.
Кисеннәр аны яхшы күңелләр:
Җитү кыз-кыркын, чая киленнәр,
Кыңгыр салсыннар назлы сеңелләр.

Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге - энҗе каш белән.
Киеп йөрсеннәр нечкә биллеләр,
Ирсезләр кисен, кисен ирлеләр,
Якын килмәсен керле күңелләр.

Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге - җәүһәр каш белән.
Шөһрәт казансын изге канлылар,
Милләтен сөйгән туташ-ханымнар,
Илһам алсыннар шагыйрь җанлылар.

Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге - алтын каш белән:
Кашлары җем-җем, торадыр көлеп,
Танып калсыннар, кемлекне белеп,
Сәлам бирсеннәр, ерактан күреп!

Туган телем - шиңмәс гөлем
Туган тел бер генә була,
Ул - минем татар телем.
Ул - минем газиз Әнкәем,
Газиз Әткәем теле!

Туган тел бер генә була,
Ул - чишмә суы кебек.
Ул - якты Кояш сыман бит,
Нурларын тора сибеп.

Туган тел бер генә була,
Ул - минем тәмле телем.
Ул - минем баллы, ширбәтле,
Ул - минем назлы телем.

Туган тел бер генә була,
Ул - Туган җир шикелле.
Туган тел кадерле була,
Балаң кебек сөйкемле.

Туган тел бер генә була,
Ул - минем горурлыгым!
Ул минем күңел сазымда
Чирттереп җырлар кылым.

­­­Туган тел бер генә була,
Ул - минем бөек телем!
Үзем белән бергә шыткан
Иң асыл, шиңмәс гөлем!

Китап нуры
Китап калынмы, юкамы -
Сүзе энҗедәй булсын!
Китап сүзе сеңгән күңел
Рәхмәти нурга тулсын!

Гыйлем нуры - якты кояш,
Китап эче - затлы сый,
Гомер буе укы китап,
Гомер буе гыйлем җый!

Ата хакы, ир хакы
(Мөнәҗәт)
Ата хакы - олы хак ул, белегез сез,
Ата хакын хаклау ягын күрегез сез.
Ата хакын хаклап яши өйрәнсәгез,
Рәхәт тормыш кичерерсез күбегез сез!

Ир-ат хакы - бик олы хак, белик шуны,
Ирле кеше җиңеп чыгар утны, суны.
Тәрбия итик ир баланы, ир-атаны,
Яшик гөрләп, тотынышып кулга кулны!

Ата-баба нигезләрен саклый белик,
Ата-баба хәтерләрен хаклый белик!
Угланыбыз Ата булсын, Бабай булсын,
Нәселебез ышанычын аклый белик!

Реклама

Яңа өйдә
Нарат өйдә сагыз исе аңкып тора,
«Әтием!» - дип, сабый йөзе балкып тора.
Сине өзелеп яратканын хатыныңның
Телдән түгел, күзләренә багып сора.

«Җаным!» - диеп эндәшергә бу хатынга,
Үчти-үчти сикерергә бу балага,
«Улым!» - диеп горурланыр ата-анага:
Ир булып та,
Ата булып,
Бала булып,
Тик Син кирәк!
Тик Син кирәк!!
Һ­әм бик кирәк!!!

Ярты юлда
Җыелмаган ризык калды табынымда...
Хәзер инде беребез - анда, беребез - монда.

Әйтелмәгән сүзем калды тел очымда,
Ширбәт кенә чишмә суы - кушучымда.
Өмет тулы күзем сине эзләп талды.
Калды...
Бар да ярты юлда калды, калды.

Җаным туңа
Карашларың эзләп, кара гүрең тырныйм,
Сулышларың сагынып, кара янып елыйм.
Кабер өсләреңдә чәчәк булып сулыйм,
Үлән арасында җилләр булып дулыйм.

Тырнак төпләремә кара туфрак тула,
Күз төпкелләремә кара төсләр куна.
...Вакыт үтә, гөлләр күзен йома,
Кара җиргә чүккән җаным туңа...

Аш бирдем дә
Кешелекле бул, балам,
Кечелекле бул, балам!
Ике сүзнең берендә
Кабатлый шуны анам.

Кече күңелле булдым,
Мохтаҗларга кул суздым.
Аш бирдем дә таш алдым,
Шул ташка... Башны салдым...

Җырланмаган җырым*
Турыбыздагы сукмаклар
Тарайды, син йөрмәгәч.
Гөлем чәчәк атты, сулды,
Сулдылар, син күрмәгәч.

Тәрәзәмдә көлтә-көлтә
Таң нуры уйный иде.
Син минем җырым идең бит,
Күземнең нуры идең.

Яңгырдан соң яшәргәндәй
Бөтен дөнья, табигать,
Яшәрткән идең күңелне,
Сердәш идең, ахирәт.

Ут булдың да су булдың, һай,
Мәхәббәтем күгендә.
Җырланмаган җырым булып
Калдың күңел түрендә.

*Рөстәм Яхин көе.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: