Шәһри Казан

Эзләмәгез читтән. Ул – үзебезнеке! (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

...Кулымда - Нәбирә Гыйматдинова китаплары. Гаҗәеп төрле, шул ук вакытта холык-фигыльләре белән барысы да көчле ихтыярлы героинялар белән «аралашам». Әсәрләрнең кайсысын гына алма, ир-ат җилкәсенә ышыкланып яшәгән иркә хатын-кыз юк дәрәҗәсендә. Булсалар да, алар, «Хатыннар сагышы»ндагы кебек, ирле бай тормышларын читлеккә тиңләп, җаннарын ашап яшәүчеләр. Бу язучының китапларын элек тә...

Реклама

Нәбирә ханым әсәренә нигезләнеп Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында куелган «Бүре каны» спектакле язучының да, театрның да зур уңышы дияргә мөм­кин. Ул фестивальдән фести­вальгә йөри, тәнкыйтьчеләрнең дә, тамашачының да югары бәясен ала. Түбәнкамалылар аны Төркиянең Конья шәһә­рендә узган «Мең сулыш - бер тавыш» театр фестивалендә дә күр­сәттеләр. Әлеге фестивальдә, Тү­бәнкамалылар белән бергә, мин дә катнаштым. Татарстан театрының спектакленә һәм әсәргә игътибар бик зур булды анда. Минем яныма казах, кыргыз һәм әзәрбайҗан режиссерлары, театр белгечләре килеп, әсәрнең авторы белән кызыксындылар, Нәбирә Гыйматдинованың китапларын сорадылар. Чит җир­ләргә чыккач, мондый игътибар бигрәк тә кыйм­мәт. Казанга кайткач та төрки театрлардагы дусларга почта аша Нәбирә Гыйматдинованың берничә китабын җибәрдем. Кем белә, бәлки кар­дәшләребездән кем дә булса, кайчан да булса аның әсәрен сәхнәләштереп, «Нәү­рүз» фестиваленә алып килер әле.
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренең тарту көче нидә соң? Билгеле, һәр укучы аларны үзенчә бәялидер. Берәүләргә, бәлки, повесть-хикәяләрдәге ихласлык, икенчеләргә исә әсәрләрдәге әхлакый кыйммәтләр, онытыла башлаган гореф-гадәтләребезнең оста итеп сурәтләнүе ошыйдыр. Язучының үзенчәлекле бай теленә гашыйк булучылар да бардыр. Минем үземә, шәхсән, Нәбирә Гыйматдинованың иҗаты җәмгыятебездәге чир-афәтләрне проблема дәрәҗә­сенә күтәреп, уйланырга-борчылырга, уфтанырга, үкенергә мәҗбүр итүе белән якын. Нәбирә ханымның повестьларындагы персонажлардан тиз генә котылырга мөмкин түгел: алар атналар буе күңелдән китмичә тора. Әсәрне кат-кат укыйсың һәм тагын бер тетрәнү кичерәсең. Геройлар гел синең янәшәңдә яши сыман. Ул «Мәхәббәттә гөнаһ бар»дагы укытучы Диләрәме яисә «Син­дә минем хакым бар» җыентыгына кергән «Эзләмәгез Җир­дән»дәге шагыйрь Мингалимме, рәссам Зөл­фияме, «Беләсеңме, са­гын­дым»­дагы байлыкка табынган ректор хатыны Сафияме, «Хатыннар сагы­шын»­дагы иҗатка багынган журналист Нисамы, дөньяның бар ямен акчада гына тапкан икътисадчы Шакирәме, ярты җаны авылда калган Сандугачмы - һәммәсе-һәммәсе дә сине үзенә бәйли. Нәбирә Гыйматдинова - мавыктыргыч сю­жет­­лар остасы ул. Аның бер әсәре икенчесен кабатламый. Һәм ул нинди генә һөнәр ияләрен каләм очына эләктерми. Без аның әсәр­ләрендә балерина, рәссам, язучы, сәясәтче, агроном, мәктәп директоры, укытучы, җырчы, артист, фермер, хуҗалык җитәкчеләре һ.б. бе­лән очрашабыз. Геройларын белеп-танып яза Нәбирә Гыйматдинова. Аларның берсе дә уйлап чыгарылган ясалма образлар түгел. Тормышның үзәгендә кайнаган, халык белән аралашып, аның моң-зарын ишетеп яшәгән, кешеләрнең тормышын бар нечкәлекләре белән күзәтү сәләтенә ия әдибә темаларга кытлык кичерми. «Эзләмәгез Җирдән» әсәрен алыйк. Әсәрдә иҗат кешеләренең язмышы калку итеп бирелә. Зөлфия - рәссам, Мингалим - шагыйрь. Икесе дә - акча белән малга табынган, рухи байлыкларның кыйммәте югалган безнең заман каһарманнары. Күзләре байлыктан томаланган адәм баласы саташулы юлдан бара. Бүген кешеләргә йөрәк канына манып язылган шигырь дә, күз нурларын түгеп ясалган картиналар да кирәкми… Зөлфия рәсемнәрен шәһәр читенә алып чыгып яндырам ди­гәндә генә, иҗатның бөеклеген дәлилләп, аның картиналарын Мингалимнәр саклап кала, җан чиреннән дога-сүрәләре бе­лән Мөс­лимә абыстайлар коткара. Тик Зөлфия рухташ шагыйрен генә бәладән йолып алырга өлгерми: Мингалим кинәт кенә гаип була. Аның бистәдәге йортында шикле адәмнәр йөри, ә китапларын ишегалдында җил тузгыта... Кыз, аларны бе­рәмтекләп җыеп, машинасына тутыра. Шуннан соң, көннәр-айлар буе, югалган дустын эзләргә керешә. Әүлиягә тиң зат табылмый... Ә Зөлфиянең хыялы исә тормышка аша: ниһаять, шәхси күргәзмәсе ачыла.
Әсәр түбәндәге юллар белән тәмамлана: «... Кү­р­гәзмәгә халык бик күп җыелды. Иҗат әһелләре өчен мондый очрашулар тансык иде. Кырыс заман күмәк аралашуларны шактый гына чикләде. Зөлфия зал буйлап арлы-бирле йөрде. Аны котлыйлар, аның кулын кысалар. Иң түрдә - хыялдагы мәчет сурәте. Әнә, чәчәк тотып Илдар кереп килә. Тагын ни кирәк аңа?! Бәхетеңнән тәгәрә, ауна, көл! Хак шул, кемдер җитми, аңардан башка зал буш, ятим... Чү, Шагыйрь, моңаеп кына, ишек төбендә аңа кул изи! Зөлфия, кешеләрне ерып, шул якка атылды. Тик...тик күз алдаган иде. Ә күңел алдамады. Бу - йолдызларга очкан Шагыйрь җаны иде. Ул, аның шатлыгын уртаклашыр өчен, бер генә мизгелгә җиргә төшкән иде».
Повестьның ахыры сагышлы булса да, әсәрдән яктылык сирпелеп, күңелләрне сафландыра. Укучы, мөгаен, «Мәхәббәттә гөнаһ бар» повестен укыгач та, ул яктылыкны тойгандыр. Әсәрнең исеме үк тәрбияви мәгънәгә ия. Яратуның гөнаһысы юк, дип, бүтәннәр бәхетен урлап кына мә­хәббәттән тәхетләр төзеп булмый шул. Гәрчә бик сызланса да, Диләрә сөй­гәненнән ваз кичә, чөнки андый гөнаһлы мәхәббәт белән яшисе килми. Гомумән, Нәбирә Гыйматдинованың һәр әсәре әхлакый кануннарга нигезләнеп иҗат ителгән. Әйтик, «Беләсеңме, сагындым» («Синдә минем хакым бар», Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) повестенда бүгенге көндәге вакыйгалар дүрт-биш линия сызыгы белән бирелә. Байлыгы белән масаеп, коттеджлар төзеп, чит илләрдә ял итеп, мин - югары катлау вәкиле, ә син - хәерче, дип, гади кешеләргә төкереп яшәгән надан, ялкау байбичә Сафия, институт лабораториясендә эшләгән, ялгызы гына иманлы бала тәрбияләгән Халидә, татар бү­лекләре ябылгач, ничарадан бичара базарда чүп­рәк саткан профессор Фәй­рүзә, хатын-кыз назына тилмергән Кирам агай, ректор булыр өчен коллегаларының башына баса-баса, хәтта шул максатына ирешү өчен яраткан хатыны Халидәне аерып, малаен ятим итеп, зур завод директоры сеңелесенә өйләнгән Рафис, мәхәббәте хакына барысына да әзер бизнесмен Тимерҗан... Бу язмышлар ни­чек төгәлләнә дисезме? Тәкәб­бер Рафис ректор кә­нәфиеннән колак кага, эчүгә сабышып, сәрхуш булып үлә. Сафиянең мал-­кәтен ике наркоман улы атна-ун көндә тузгытып ташлый, бер телем ипигә тилмергән хатын көн­дәше йортына килеп егыла... Кичә генә гади халыктан җи­рәнгән ханымга пылау пешерүче Кирамга кияүгә чыгудан бүтән чара калмый. Хыянәт ачысы татыган Халидәне исә Аллаһ үз насыйбы - Тимерҗан белән кавыш­тырып, бәхетле итә.
Миңа милләтебезнең аксакалы, намусы булган бөек шәхесләребезнең берсе Туфан абый Миңнуллин белән «Сәхнә» журналында бергә эшләргә туры килде. Театр, әдәбият, иҗат әһелләре турында сөйләшкәндә, Туфан абыйның: «Нәбирә - талантлы язучы. Кеше ышанмастай нәрсәләрне дә ышандырып яза ул», - дигәне истә калган.Үзе дә зур талант иясенең мондый бәяләмәсенә тагын ни өстисең. Ә рухлары белән көчле героиняларының төп прототиплары кем икән дип баш ватасы да юк. Күбесендә Нәбирә ханымның үз холкы ярылып ята.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: