Хөрмәтле коллегалар!
25 ел, беренче карашка, күп вакыт та түгел кебек, әмма газета өчен - бу шактый җитди дата. 25 ел буе «Шәһри Казан» Татарстан башкаласы тарихын яза, алай гына да түгел, республика үсешенә өлеш кертә. 1990 елда шәһәр газетасы булып чыга башлаган басма бүген инде бөтен республика халкының яраткан...

25 ел, беренче карашка, күп вакыт та түгел кебек, әмма газета өчен - бу шактый җитди дата. 25 ел буе «Шәһри Казан» Татарстан башкаласы тарихын яза, алай гына да түгел, республика үсешенә өлеш кертә. 1990 елда шәһәр газетасы булып чыга башлаган басма бүген инде бөтен республика халкының яраткан газетасы. Казан - бөтен татар халкының башкаласы дип саналса, «Шәһри Казан» гомумтатар басмасы буларак формалашты. 25 ел эчендә Казан һәм Татарстан тормышында булган истәлекле вакыйгалар, безнең яшәешебез, суверен республика һәм меңьеллык башкала тормышы... «Шәһри Казан» битләрендә болар барысы да ачык чагылыш тапты һәм таба.
Традицияләр һәм заманча журналистика үрнәкләре, өлкән буын һәм яшь журналистлар, рәсми караш һәм халыкчанлык - «Шәһри Казан» газетасы безгә шул төшенчәләрне бергә бәйләве белән кадерле, якын. Газетаның үсеше аны 25 ел дәверендә яздырып алучы укучылар күз алдында. Заманында аңа җәмәгатьчелек тарафыннан тиешле бәя бирелмәгән булса, ул мондый олы юлны үтә алыр идеме икән? Шуңа күрә, бу барыбызның да бәйрәме.
Газетаның җиңүләре һәм казанышлары күп. Ел саен журналистлар төрле республикакүләм бәйгеләрдә үзләрен лаеклы күрсәтә киләләр, «Шәһри Казан» берничә тапкыр журналистлар арасында иң мәртәбәле бүләк - «Бәллүр каләм» иясе дә. Алга таба да иҗат уңышлы булсын!
Комментарийлар