Шәһри Казан

«Гомеремне түләп җырлар яздым»

Мәскәүлеләр бу юлы да Казан артистларын аягүрә басып алкышладылар. «Сара Садыйкованы безнеке дә дияргә хакыбыз бар!» - диде казанлыларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә менгән журналист Әхмәт Галимов. Сара Садыйкова, чынлап та, 1922-1928 елларда Мәскәү консерваториясендә, 1934- 1938 елларда Мәскәүнең опера студиясендә укый һәм 1923-1930 елларда Мәскәү татар театрында эшли. Шунда алар...

- Шомлы ишегалларын, мәчет артындагы салкын, караңгы, юеш фатирыбызны мин әле дә яхшы хәтерлим. Курка идем анда ялгыз калырга. Шуңа күрә, әти-әнием белән гел шушы якты, кояшлы Асадуллаев йортына керәсем килә иде.Әмма кеше арасына чыгарлык кием-салым юк. Аякта ниндидер зур галошлар... - дип искә ала Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, үзенең дә Мәскәүдә яшәгән елларын искә төшереп.
- Хәзер шуның үчен аласыздыр инде. Ел саен яңа программа төзеп, әниегезнең туган көне алдыннан, Асадуллаев йортында имтихан тотасыз бит, - диделәр шаяртып аңа каршы.
- Рәхмәт Мәскәү татарларына. Һаман чакырып торалар. Зал шыгрым тулырлык халык җыела. Аз гына вакыт эчендә дә искиткеч җылылык, кунакчыллык күрсәтәләр, - ди Әлфия Газизовна.
Ул җылылыкны без дә татып кайттык. Сара Садыйкованың тууына 107 ел тулуга багышланган «Татар җыры сине юксына» дигән концертны оештыручы, шушы йортта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Зәмзәмия Сәхабетдинова чып-чын музейга әйләндергән эш бүлмәсенә алып керде безне. Кердек тә хәйран калдык. Борынгы сөлгеләр, күлмәк-камзуллар, татар халкының тормыш-көнкүрешендәге куллану әйберләре, икешәр йөз ел үтеп тә, төзек килеш сакланган затлы җиһазлар... Иң кызыгы - әлеге байлыкның күбесе Зәмзәмия ханымның каенанасыннан калган мирас икән.
Бу - музей дип аталырга тулы хакы булган эш бүлмәсе сөекле Сара апабызның газиз ире Газиз Айдарскийга мемориаль такта куелган урынга урнашкан. Ишекне ачып кергәнче, «Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Айдарский-Вәлитов Газиз Исхак улы (1899-1933)» дигән сүзләрне укып, талантлы милләттәшебезнең рухы каршында баш иясең.
Концертта чыгыш ясаучыларның күбесе яшьләр, консерватория студентлары иде. Аларның мәшһүр композиторыбыз җырларын олы мәхәббәт хисләре белән башкарулары тамашачыда ихтирам уятты.
Кичәдә өч яңа җырның премьерасы булды. Берсе минем сүзләргә язылган «Тургай җыры» иде. Сүз уңаеннан, аның язылу тарихына кыскача гына тукталасым килә. Беркөнне Әлфия Газизовна шалтырата: «Әниемнең бик матур көен таптым, сүзләре юк. Дөресрәге, «Кырлар тургае булсам», дип җырның исемен, авторын исә Әсгать Фәхри дип язып куйган, ә шигыре беркайда да юк. Мөмкин булган җирләрдән үзем дә, Марсель Әхмәтҗанов та эзләде, таба алмадык. Шул көйгә сүзләр яз әле», - ди. Мин риза булмадым. Әмма, Әлфия ханымга булышмакчы булып, китапханәләрдән авторның китапларын эзләп карадым. Марсель абый да таба алмаганны минем табарга тырышып йөрүем юкка вакыт уздыру иде, билгеле. Аннан Әлфия ханымның: «Җыр бер канат белән оча алмый, әниемнең көе кызганыч», - дип кабат шалтыратулары җиңде. Беренче исеменнән читкә дә китәсе килмичә, «Тургай җыры» дигән шигырь яздым. Аны әлеге кичәдә Рушания Мөшәрәпова бик моңлы итеп башкарды. Икенчесе Гөлшат апа Зәйнашева сүзләренә язылган «Җитмеш һөнәрле егет» иде. Өченче премьера - Сара Садыйкова истәлегенә язылган «Мәрсия». Аны Айтуган Вилмөхәмәтов башкаруында ишеттек.
Тамашачыны сөендергән тагын бер вакыйга - Сара Садыйкованың алтынчы буын туганы, ягъни 25 яшендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган бертуган энесе Салих Садыйковның оныгы Тимур Садыйковның улы - 10 яшьлек Руслан Садыйковның чыгышы булды. Алар Вероника Выслоук белән «Латин Америкасы спорт биюләре»н башкардылар. Аларның хәрәкәтләрендәге пөхтәлек, тәннәрендәге сыгылмалылык таң калдырды! С.Садыйкованың үз кызы Әлфия Айдарскаяның мәшһүр балет биючесе, бертуган сеңлесе Разыя Садыйкова ягыннан Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Садыйковның гаҗәеп оста, талантлы биюче булганлыгын беләбез. Инде килеп, кан хәтере алтынчы буында - Руслан Садыйковта бәреп чыккан. Бу нәселнең тагын бер тамырыннан икенче Сара тумас дип кем әйтә ала?! Бирсен Ходай!
Әлеге кичә турында күп язып булыр иде. Җырчы Зөлфия Зарипованың, композитор С.Садыйкова образына кереп:
«Гомеремне җырлар яздым
Шигырь буынына сеңдереп...»
-
дип искиткеч тәэсирле итеп җырлавын да, Гөлчәчәк Сәлимҗанованың композиторга багышланган шигырьләрне йөрәккә үтеп керерлек ягымлы итеп укуын да, ике профессор - Маргарита Коварская белән Марат Әхмәтовларның С.Садыйкованың кияве Всеволод Грекулов тарафыннан фортепьяно һәм скрипка өчен эшкәртелгән «Сара Садыйкова көйләренә фантазия»нең зур осталык белән башкарылуын да, финалда 88 яшьлек Әлфия ханымның сәхнәдә яшьләр белән бергә биеп торуын да, башка катнашучыларның уңышларын да ...
Йомгаклап әйткәндә, күпкырлы талантлы шәхес, композитор Сара Садыйкованың йокысыз төннәр, якты көннәр бәрабәренә, сәламәтлеген дә, гомерен дә түләп язылган җырлары яши, җирдә татар халкы яшәгәндә алар да, һичшиксез, яшәр!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: