Шәһри Казан

«Халык үз итмәсә, син беркем түгел»

Аңа нибары 23 яшь. Шулай да теләсә кайсы авылда, шәһәр урамнарында аны танымаган татар кешесе юк - Буа Татар дәүләт сатира театры артисты Рамил Шәрәпов аларга күбрәк зәңгәр экраннар аша таныш. Егетнең сәнгать юлын сайлавына күршеләре - Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевның да өлеше зур. Рамил тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елны,...

Реклама

Театр училищесында кабул итү имтиханнарында директорга да аның буе ошап бетми. Әти-әнисен күргәннән соң гына, Рамилнең үсүенә ышанып, аны уку йортына кабул итәләр. Анда да өлкән курс укучыларының: «Син балалар бакчасыннан килдеңме әллә?» - дигән сүзләре тәмам туйдырып бетерә аны. Беренче, икенче курсларда укыганда, үзенә рольләр бирмәгәч аптырап тормый, шигырьләр уку белән мавыгып китә. Бервакыт аның «Кыңгыраулы яшел гармун» шигырен сөйләгәнен авторы Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым: «Бу шигырьне күпме тыңлаганым бар, синең кебек сөйләгәннәрен ишеткәнем юк иде әле», - дип, аңа үз бәясен бирә. Училищеда укыган елларында Рамилгә буй бәласе шактый кыенлыклар тудыра. Аны бала-чагага санап, кайбер театрларга кергәндә кире борырга да күп сорамыйлар. Ниһаять, Рамилгә бәхет елмая, диплом спектаклендә аңа берьюлы өч роль бирәләр. Бүген Буа театрында ул уйнамаган бер генә спектакль дә юк. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да белем ала артист.
Без Рамил Шәрәпов белән очрашып, аның иҗат юлына бер караш ташладык.
- Рамил, син драма артисты булырга укысаң да, сатира театрына китеп бардың. Юморга кереп китү ничек булды?
- Артист кеше пластилин кебек булырга тиеш, диләр бит. Мин үземдә юморга сәләт бардыр дип уйламый идем. Буага кайтуга беренче уйнаган ролем Ә. Камалиевның «Әлепле артистлары»нда Юләр роле булды. Шуннан соң артистлардан минем хакта: «Бу малаегыз чыннан да юләрме әллә?» - дип сораштырдылар. Соңрак авылларда: «Әнә теге юләр килгән», - дип тә каршылый башладылар.
- Димәк, ышандырырлык итеп уйнагансың. Ул образның ничек тууы турында да сөйләп кит әле?
- Башта мин аны ничек уйнарга белми аптырадым. Ул рольнең килеп чыкмавына ничек гарьләнгәннәремне үзем генә беләм. Авылга кайткач бер юләррәк кеше янына барып, аңа сораулар бирә идем. Аның да ярдәме тигәндер.
- Рамил, ничек уйлыйсың, сине бигрәк тә кайсы буын тамашачы ярата икән?
- Мине күбрәк әбиләр ярата. Әле күптән түгел хастаханәдә ятып чыктым. Андагы әбиләр мине шундук танып алды. «Сине карый-карый көлеп эчләребез ката», - диләр. «Эч каткач, әйбәт түгел бит инде ул», - дим аларга. Әбиләр белән очрашканда: «Наный, син тормышта матур икәнсең, сәхнәдә генә юләрне уйнап ямьсезләнеп йөрисең», - дип тә куялар.
- Өлкәннәр яратуының сере нәрсәдә соң?
- Минемчә, гади булырга кирәк. Аннан соң бөтен сөйләгән мәзәкләребез дә тормыштан алынган бит. Шуңа күрә алар тамашачыга да ошый. Мәрхүм Туфан абыйның да сәхнәгә менеп: «Минем яраткан артистым», - дигән сүзләре истән чыкмый. Ул минем гаишникны уйнавымны ошата иде. Бервакыт «Утын пүләне» спектакленнән соң бер апа сәхнәгә менде дә: «Иң матур кызга бирим әле»,- дип миңа чәчәк бәйләме тоттырды. Анда минем ролем кызларга охшаш иде. Мин тамашачыга һәрвакыт рәхмәтле. Сәхнәдән дә аларга: «Минем елмаюым сезгә дәва булып барсын, сезнең ихлас көлүегез миңа дога булып кайтсын», - дип әйтәм. Халык үз итмәсә, син беркем түгел.
- Әгәр син башка театрга китсәң, шулай тиз популярлаша алыр идеңме икән?
- Юктыр дип уйлыйм. Минем талантны Раил абый ачты, дияр идем. Бер процент талант булса, туксан тугызы тырышлык, диләр бит. Бервакыт Нәҗибә апа Ихсанова: «Син губка сыман бөтен нәрсәне үзеңә сеңдереп бар», - дигән иде. Әмма мин репетицияләрдә шөгыльләнә алмый аптырыйм. Миңа чыгыш ясау өчен тулы зал кирәк.
- Рамил Шәрәпов сәхнәгә кем булып кына чыкмый. Хәтта Чарли Чаплин образын да тамашачы синдә күрде. Үзеңә үрнәк юмор осталары да бардыр...
- Минем кумирларым русларда Юрий Никулин, Аркадий Райкин булса, татарда Равил Шәрәфиев, Рәшит Шамкай, Алмаз Хәмзин. Мин бигрәк тә аларның юмористик шигырьләр сөйләгәннәрен яратам.
- Үзең дә шигырьләрне бик оста укыйсың. Аннан тыш җырлау белән дә мавыгасың. Берүзең дә концерт куя алыр идең.
- Әйе, репертуарымда сигез җыр бар. Программа әзерләргә дә була. Киләчәктә күз күрер әле. Бүгенге көндә Венера Ганиева, Илнар Гәрәев кебек җырчылар үзләренең концертларын алып барырга чакыралар.
- Сәхнәдә мәзәк хәлләр белән дә очрашырга туры киләдер.
- Бервакыт спектакльдә биегәндә чалбарым ертылып китте. Тамашачы аны, шулай булырга тиеш, дип кабул иткәндер инде.
- Синең өчен тормышта иң авыры нәрсә?
- Иң авыры - кеше булып калу. Мин үз артымнан «чәчәкләр утыртып барырга» яратам.
- Гадәти булмаган берәр шөгылеңне әйт әле.
- Мин көндәлек язып барам. Нәрсәгә ирештем, нинди хаталар ясадым, алар барысы да көндәлектә урын ала. Әле беркөнне урамнан барганда, ике кечкенә кыз бала басып тора. Яннарыннан узып киткәннән соң берсе: «Мин аны көн саен телевизордан карыйм, ә ул миңа игътибар да итми», - дип куйды. Шулай ук гастрольләрдә булган кызык хәлләрне дә язып барам. Юл йөргәндә нинди генә хәлләрдә калмыйсың, хәтта имгәнгәндә чатанлап сәхнәгә чыгарга да туры килә.
- Гастроль дигәннән сез, кайчан карама, юлдан кайтып кермисез... Артист кешегә гаиләне дә сакларга кирәк.
- Әйе, без бөтен Россия буйлап театрыбызны танытып йөрибез. Безнең театрда бер ел эшләү башка җирдә биш ел эшләүгә тиң. Әгәр Раил абый булмаса, без алай йөри алмас идек. Мин әле быел апрель аенда гына өйләнеп җибәрдем. Хатыным Земфира үзебезнең театрда кую бүлеге мөдире булып эшли.
- Бүгенге яшьләр туйларны бер-берсеннән уздырырлык итәргә тырыша. Сез дә «мода»дан калышмагансыздыр инде.
- Юк, без гади генә язылыштык. Беренчесе кызыл туй булганлыктан, туйда үзем кызыл костюмнан, кәләшем ак күлмәктән иде. Дуслар: «Синеке кешечә булмас инде», - диделәр.
- Киләчәккә максатларыңны да белик инде.
- Бу тормышта максатчан булырга кирәк. Минем сәхнәдә телсез кешене йөз мимикасы белән уйныйсым килә. Шулай ук Тукай ролен гәүдәләндерергә хыялланам. Иң зур теләгем - Мәскәүдә берәр фильмда төшү. Иң мөһиме: сәхнәдә генә түгел, тормышта да үрнәк булып кала алсам иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: