Шәһри Казан

Әхмәт МАЗҺАРОВ: «Мәңге яшим диеп эшләргә»

Нур чәчеп торучы күзләр. Үз милләте өчен ут янып торган горур йөрәк. Үз эшенең тәмен белеп, кадерен белеп эшләүче шәхес. Әле шуның өстенә үзенә карата соклану уята алырлык кеше дә икән ул Әхмәт абый МАЗҺАРОВ. «Нигез», «тамыр» дип сөйләшә алучы, үзәге туган ягы, ата-ана корган оя белән бәйлелеген югалтмаган кешедән...

Реклама

Апрельдән - яланаяк
- Әхмәт Мазһарович, Балтач районы Сасна авылында калган балачак хатирәләре төшкә керердәй үк татлы булмагандыр. Әмма ул Сезнең телгә дә «нигез» төшенчәсе белән кереп калган. Шул нигез - авылны әйтүем, бөтен әйбәт, бөтен булган кеше шуннан чыга бугай?
- Минем балачак сугыштан соңгы авыр еллар инде ул, сеңлем. Газ юк, электр юк, ашау ягы ташка үлчим. Әтием мулла булгач, бик зур салымнар салып, каһәрләп кенә торалар. Карават юк, урындык юк, кием-салым сәләмә, әмма өй тулы - китап. Әтием Мазһар да гел күз алдымда китап укып утыра... Мулла дигәч тә, сүз дини китаплар турында гына бармый. География, астрономия, физика, математика, тарих китаплары ул. Минем әтием дә, бабам да Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган кешеләр. Әти татарча, фарсыча, русча, гарәпчә, төрекчә белә, французча да сукалый иде. Мәдрәсәдә тел укыту көчле булган, шул исәптән Коръәнне дә. Бүгенге яшьләр кебек дискотекалар, боулинг, фитнес дип җенләнмәгән алар. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаганнар шуңа да бар яктан белемле булган. Бабам Мирхафиз Пенза өлкәсенең Качкыру авылыннан килеп укыган, аннан Саснада төпләнеп калган.
Минем балачак йөз процент хәерчелек белән сурәтләнә. Әти-әни эшкә киткәндә берешәр телем ипи тоттырып китә. Без - балалар, бүре көтүе кебек, көне буе үз карамагыбызда. Апрельдән бирле яланаяк. Ундүрт яшькә өлкән Мөхәммәт абыем, Сальма апам белән үстем. Мөхәммәт абыем минем физика-математика укытучысы булды. Кичләрен керосин лампасының музыкасы астында без икәүләп мәсьәлә чишеп утыра идек. Ул заманнар таякка эшләү дигән нәрсә белән кереп калса да, мәктәптә укыту көчле иде. Укысаң, кеше була идең.
- Уку-укыту белән беррәттән ул чор үзенең рухи яктан төзегрәк җәмгыять, рухи кыйммәтләр кадере белән дә истә калгандыр әле?
- Ул вакытта кешенең киләчәккә өмете көчле иде. Без патриот ил булдык. Әле мин мәктәптә укыган чакларымны гына искә төшерәм - мәктәп директоры безне айга бер тапкыр җыеп, Сталин карарларын укый иде. Ил үсеш кичерә - бәяләр төшә, кибетләр байый, төзелеш бара, завод-фабрикалар калкып чыга. Кая анда безнең чорда дәүләткә ышанмау, күңел төшенкелеге дигән нәрсә булсын. Без бит сугыштан соңгы егерме елда атом бомбасы, спутниклар ясаган ил!
- Шул күтәрелеш Сезне Казан вузына китерде?
- Минем максат - уку иде. Шәһәргә китү акча артыннан куудан түгел, гаиләдән килгән максат - белем алуга кайтып кала. Балтачтан чыккан бездән олырак Татарстан галимнәре КХТИның дары ясый торган факультетын тәмамлаган иде. Стипендия анда 100 сумга артыграк. Алар артыннан мин дә шул факультетка - 25 баллдан 24 балл җыеп, укырга кердем.
- Ул вакытта шәһәр белеме белән авылныкы аерылмаган инде алайса?
- Шәһәр балалары институтта беренче-икенче елда гына шомарак. Аннан авыл малайлары узып китә аларны. Без бит эшләп чыныккан. Иң яхшы инженер, галимнәр дә авыл балаларыннан чыкты. Мин шуңа да балачакта малайларны эшләтеп, таләпчән булып үстерергә кирәк дим. Бөтен дөньяда шулай ул - Англиядә малайларны таяк белән кыйнап үстерәләр. Демократлар килеп, таякны тыйганнар иде - әлеге егетләр мәктәбендә тәртип бетте. Кабаттан таякны кайтардылар.
- Сезгә дә таяк эләктеме?
- Өйдә эләкмәде. Ә беренче сыйныфтан соң колхозда эшли башлагач тәтеде. Анда сиңа ике әйтеп тору юк, тибеп кенә очыралар иде. Берчак абыйга барып зарландым әле - таяк белән тунадылар, янәсе. Маңка малай, нәрсә сыртыңны куеп торасың, качып котыла алмагансың икән, миңа килеп зарланасы булма, диде абый. Мин андый тәрбиягә рәхмәтле генә. Чөнки без үскәндә гаделлек көчле иде. Һәр кешенең күңелендә тигезсезлек, гаделсезлек уелып кала бит ул. Безнең балачакта бөтенебез дә тигез идек - ярга ятып бер үк суны эчтек, бер телем ипине ашадык, бер үк таяк сыртка төште... Шуңа да ул минем күңелемә якты, җылы балачагым булып кереп калган.
Бер тапкыр шартламыйча, нинди химик?
- Югары уку йортындагы еллар нәрсәсе белән хәтергә теркәлгән?
- Мин мәктәптә укыганда ук чаңгы буенча район чемпионы идем. Институтта да чаңгы буенча уңышларым дәвам итте. Аннан тыш «Динамо» коллективында байдаркада йөздем. Икесеннән дә беренче разрядлы булдым. Иң якты истәлекләрнең берсе укытучым Алексей Иванович Разумов белән бәйле. Ул чакта институтта күп дигәндә 5 мең студент булгандыр. Разумов органик химия буенча лекцияләр укыды безгә - мин бүгенгәчә ул биргән «запас» белән йөрим. Атналар буе лабораториядән чыкмыйча эшләп ята идек. Химияне беләсең килсә - кулың белән тотып карарга, янып алырга, бер-ике тапкыр шартларга кирәк, һәр матдәнең исен-төсен аера башларга да лаборатория ярдәмгә килә. Хәзер әлеге уку йортында 40 мең тирәсе студент. Лабораториядә эшләү кимеде.
- Фән белән кызыксыну да бүген ташка үлчим. Бу очракта «еламаган балага имезлек бирмиләр» әйтеме урынлымы, Әхмәт Мазһарович, әллә ил сәясәте шуңа килеп төртеләме?
- Без укыган чорда доцент-профессорлар райком секретареннан югарырак хезмәт хакы ала иде. Алар шуңа да эшләренә башаяк чумган булган. Хәзер хезмәт хаклары... Минем хатын егерме елдан артык КХТИда доцент булып эшли - 12 мең тирәсе ала. Еламаган бала түгел бу очракта, елыйлар, сорыйлар, әмма ил сәясәтенә бүген фән кирәк түгел. Ә бит фән һәр нәрсәнең алдыннан атларга тиеш.
- Аның урынына бездә беренчелектә - спорт...
- Вакыт һәм акча беркемгә дә, беркайчан да җитми. Хәзер акча спортка күбрәк китә, Универсиада дип янабыз. Кирәк, спорт бик кирәк. Әмма аңа киткән акча күләме белән генә килешеп булмый. Спорттан бераз алып, фәнгә бирергә кирәк аны. Бу минем фикерем генә түгел, галимнәр фикере дә. Читтән сатып алынган спортчыларга акча түгелә бит - үзебезнекеләрне үстерсәк тә, дәшмәс идек әле. А.Тихонов, Г.Кадыйров, Г.Сәетхуҗин кебек спортчылар булса иде ул! Кара малайларны алып кайтабыз, ул бит спорт та түгел, бизнес. Шуңа да 60-70 нче еллар Россия тарихындагы иң рәхәт, иң матур чор булып хәтергә кереп калган. Космоска чыктык, икенче мәмләкәт булдык, бөтен олимпиадаларда беренчелектә булдык. Безнең өчен бер негр да, бер чит ил кешесе дә чыгыш ясамады.
Минем тамыр - монда
- 120дән артык патент, 40тан артык заводта сезнең технология буенча күкерттән чистарту җайланмалары... Бертуктаусыз эзләнү, бертуктаусыз иҗатмы бу, Әхмәт әфәнде?

- Углеводород чималы һәрвакыт үзгәреп тора. Кырык еллар элек чиста нефть тапсак, хәзер Татарстан нефте авырая. Составы гел үзгәреп торгач, фән һәрвакыт эзләнүдә. Биш елдан биш елга технология, аппаратураны үзгәртеп торырга кирәк. Производствоның ихтыяҗларын белеп торырга кирәк. Мин СССРның һәр нефть һәм газ заводын йөреп чыккан кеше. Ә хәзерге галимнәрнең бәласе - алар нинди юнәлештә эшләргә кирәген, заводның ни икәнен белми. Мин диплом алдыннан ярты ел заводта - Ангарскида эшләдем. Хәзер заводлар шәхси кулга күчте. Вузларның практика өчен акчалары юк. Бүген без галимнәрне такта янында әзерлибез. Приборны белә, химияне аңлый - әмма моны кайда, ничек кулланырга кирәк - анысыннан бихәбәр. Аннан, лаборатория белән завод арасында технология ясаучы институтлар бетерелде. Без әлеге нисбәттән академиядә шундый гамәли 25 институт булдырдык. Ә үземнең «иҗат», сез әйткән патентлар булдырган фәнни эзләнүләремнең иң кызыклы чоры 1994-96 елларга туры килә. Нефтьне күкерттән чистарту буенча технология Американың «Шеврон» фирмасына кирәк булды. Алар әлеге технологияне эзләп, төрле илләрдә булган, аннан безгә килеп төштеләр. Безнең технология аларны тулаем канәгатьләндерде. Шуннан соң Американың Хьюстон шәһәрендә ике зур җайланма - елына 4 млн тонна нефть эшкәртә торган ике завод төзелде. Без аларның зур проблемаларын чиштек. Хәзер елга 16 млн тонна нефть безнең катализатор белән эшкәртелә. 100 еллык тарихында Америка компаниясенең беренче тапкыр Россиядән технология сатып алуы булды бу. Без булдырдык!
- Моннан тыш Болгария, Иран, Фарсы култыгы, Германиядә Мазһаров исемле академикның эше кулланыла, аны танып беләләр. Хезмәтегезне туган җир бәяләдеме, Әхмәт абый, чит ил үзенең уңайлыклары белән кул изәмәдеме?
- «Шеврон»да эшли башлагач, алар миңа калырга тәкъдим иттеләр. Ләкин ничек чит илгә күченеп китим ди мин? Эше, тамырлары булган кеше китми ул. Әтием-әнием монда җирләнгән, институтым, миңа карап торган коллективым бар. Республика хезмәтемне күрде. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та фәннең кирәклеген бик яхшы аңлаучы, ярдәм итүче кешеләр. Әле менә 70 еллык юбилеема гына иң зур орден - «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар. Әлеге орденның беренчесе Илһам Шакировка бирелгән булган икән. Татар халкы өчен иң күп эшләгән кеше ул! Әлеге рәткә мин дә бастым.
Без беркемнән ким түгел
- Гап-гади авыл малаеның шундый югарылыкларга ирешүенә нәрсә этәргеч булды дип саныйсыз, Әхмәт Мазһарович?

- Чеховның шундый сүзләре бар: «Я всю жизнь выдавливал из себя раба». Мин дә шулай эшләдем - коллыкны әллә кайчан куып чыгардым. Татар - гомер буе үзен мескен дип санап яшәүче милләт. Ә без беркемнән дә ким түгел. Мин моны бөтен дөньяны күреп кайткан, Сан-Францискодан Токиога кадәр профессор дип кабул ителгән кеше буларак әйтәм сезгә! Менә сез бала үстерүче яшьләр өчен дә киртлим, ким итеп үстермәгез балаларны. Татарлар ишектән керүгә, әнисе итәге артына поса, ә яһүд балалары ата-анасыннан алда түргә барып утыра. Сез дә шулай итеп үстерегез. Без бөтен өлкәдә беренчелеккә ирешә алырдай милләт - безнең Сәгъдиев, Сюняев, Нигъмәтуллин, Вәлиев кебек галимнәребез, армия генералы Гәрәев, сәнгать йолдызлары - Нуриев, Шаһиморатова, «Голос»та җиңгән ике кызыбыз бар. Без дөньякүләм беренче була алабыз.
- Моның өчен балачакта ук тәрбия нигезе булдыру зарурмы?
- Баланы эшчән һәм тәртипле итеп тәрбияләргә кирәк. Үз-үзен хөрмәт итәрлек булсын ул, мескенлек рухы кермәсен. Мине ул яктан Мөхәммәт абыем тәрбияләде - «син дөньядагы иң яхшы, иң беренче, иң булдыклы малай», ди иде ул. Аннан, ялкау булырга ярамый. Безгә беркем дә, бернәрсә дә китереп бирмәячәк.
Әти-әни янына кайтачакмын
- Әхмәт абый, әти-әниегез Сезнең уңышларны күрергә өлгердеме?

- Әтием мин V курста укыганда бакыйлыкка күчте. Әнием минем академик булганны күреп китте. Әмма мин алардан, туган авылым Саснадан ераклашканым юк. Сасна мәктәбе белән тыгыз элемтәдә - анда өч төрле стипендия оештырдым. Әтием, әнием янәшәсендә зиратта урын да алып куйдым, шунда кайтачакмын. Һәр кеше үз туган җиренә кайтырга тиеш. Авылыбызда әтием исемендәге мәчет бар - анда кереп намаз укыйбыз. Ул миңа көч бирә. Агач тамырлары белән көчле, диләрме? Кеше дә шулай ук - минем нигезем көчле, тамырым нык.
- Гаиләгез, кызларыгыз турында да ишетәсе килә?
- Хатыным Әлфия исемле, фән кешесе. Кызларым Сафия белән Наилә татар мәктәбен тәмамлады. Сафия Измирда һәм Америкада укыды, алты тел белә. Фарсы егетенә кияүгә чыгып, шалкан кебек ике малай үстерәләр. Кече кызым Наилә татарчаны миннән дә яхшы белә - Германиядә укыды, Лондонда эшли, шулай ук алты тел белә. Кызларыбызны бик яратып үстердек.
- Әхмәт Мазһарович, Татарстан Фәннәр академиясен җитәкләү, тормыш белән бер адымда атлау өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
- Мин гомерем буе иртәнге сигездә - эштә. Үз эшемне белеп һәм яратып эшлим. Җитәкче булып, фәннең төрле өлкә кешеләре белән бер коллектив булып эшләү өчен, һәр тармакта гыйлемле булу зарур. Кем килә синең яныңа, син шул кеше телендә сөйләшә белергә тиеш. Икенчедән, кешелекле булу. Һәр кешегә кулыңнан килгәнчә булышырга тиешсең. Шунсыз син җитәкче түгел.
- Бәлки, минем сорау гаҗәпләнү тудырыр, әмма ут янып торган күзләрегезгә карап, Сезгә үз яшегезне биреп тә булмый. Тормышны ничек бар, шулай яратудан киләме бу?
- Кемнең кызык, үзе яраткан эше бар, аның күзе яна. Аның өчен академик булырга кирәкми - яхшы эретеп ябыштыручының, яхшы балта остасының күзе янып тора. Үз һөнәре, җирдә ныклап басып торырлык эше булсын кешенең. Гармония шуннан гына була ала. Коръәндә шундый сүзләр бар - иртәгә үләм кебек гыйбадәт кылырга, мәңге яшим диеп тырышып эшләргә кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: