Шәһри Казан

Иң гадел карар булыр иде... (Тукай премиясенә кандидат)

Тарихы 90 елга якынлашып килүче Татарстан радиосы быел үз гомерендә беренче тапкыр үз хезмәткәрен - Татарстанның халык артисты, күренекле җырчыбыз, республика радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә 50 елга якын (ярты гасыр!) хезмәт куйган фидакарь зат Рафаэль Ильясовны Габдулла Тукай исемендәге мәртәбәле бүләккә тәкъдим итте. Менә шул көннән башлап, редакциядәге телефоннарга тынгылык...

Реклама

Бер үк фикер кат-кат кабатланмасын өчен, әлеге хатларның берничәсенә генә игътибар итик. «Рафаэльнең татар-башкорт дуслыгын ныгытуга керткән өлеше биһисап, - дип яза безгә Уфадан Наил Нуретдин улы Галәветдинов. - Уфаның зур залларында үткән концертлары татарга да, башкортка да олы уртак бәйрәм булды. Дөресен әйтик, 1980-1990 елларда ике республика арасында, бигрәк тә мәдәният өлкәсендә салкынлык сизелде, иҗат кешеләре, оешмалар арасында багланышлар сүлпәнәйде. Ләкин Р.Ильясов, үз кыйбласына, тормыш принципларына тугры калып, ел саен гастрольгә килеп, җыр-моңнары белән безнең күңелләргә яктылык салды.
Рафаэль - Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен нур учагы, туган яклар белән бәйләп торучы асыл җеп кебек. Себердә, БАМ төзелешендә эшләгән татарлар, башкортлар белән аралашканда, мин бу фикергә күп мәртәбәләр инандым.
Р.Ильясовның татар халкына хас тыйнаклыгы, зыялылыгы турында да әйтми кала алмыйм: кайда гына булса да, ул татар дигән исемне югары тота һәм, шуның белән, халык күңелендә горурлык хисләре тудыра...»
Менә шундыйрак эчтәлектәге хатлар, әйткәнебезчә, Башкортстан җиреннән бик күп килде. Ә инде кардәш республиканың дәүләт радиосы, моның белән генә чикләнеп калмыйча, Рафаэль Ильясов иҗатына багышланган тулы бер тапшыру эшләп җибәрде. Башкорт телендә ясалган чыгышларны үзебезчәгә аударып, анда яңгыраган кайбер фикерләргә игътибар итик.
Миләүшә Идрисова, музыка белгече: «Рафаэль Ильясовның исемен телгә алганда, шундук күңелдә бай тембрлы тавыш, аңа гына хас тирән тойгылар дөньясы, салмак моңлы башкару стиле хасил була. Башкортстан радиосы фондында аның язмалары бик күп тә түгел, ләкин һәрберсе энҗе бөртегедәй югары осталык өлгесе. Татар һәм башкорт авторларының әсәрләре арасында атаклы композиторларыбыз Заһир Исмәгыйлов, Хөсәен Әхмәтов, Әкрам Даутов, Тәлгат Шәрипов һәм Рим Хәсәновларның җырлары да бар.
Җырчының зәвык кимәлен, музыкаль тоемлау тирәнлеген аның иҗат сандыгы - репертуары билгели. Рафаэль Ильясовның артист буларак үзенә карата таләпчәнлеге җыр сайлавында да беленә. Җырның ертыгы юк, диләр, һәм бу хак сүз, әлбәттә, әмма игътибар белән барласаң, җырчының репертуары башлыча татар халык озын көй сәнгатенең алтын фондын тәшкил иткән асыл көйләрдән торганы аермачык күренә: «Зәңгәр шәл», «Рәйхан», «Хәмдия», «Галиябану», «Шахта», «Кара урман», «Гөлҗамал»... Дәверләр буена татар халкының гына түгел, башкортның да йөрәк түрендә урын алган бу җырлар.
Безнең республикада Рафаэль Ильясовны Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар мөхәррире итеп тә яхшы беләләр. Җырга, музыкага тәрҗемә кирәкми. Бу һәркемгә мәгълүм. Һәм моңа радио эфиры да булышлык итә. Дистәләгән еллар буена Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык күперләре салучы, ике тугандаш халыкны җыр-моң киңлекләрендә аралаштыручы концертлар, музыкаль тапшырулар авторы да ул Рафаэль Ильясов...»
Фәния Халитова-Сөләйманова, Башкортстан радиосының музыкаль редакциясе мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың халык артисткасы, Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты: «Башкортстан радиосы белән Татарстан радиосы безгә тикле дә моңнар алышып, концертлар, тапшырулар алышып, дус булып яшәргә күнеккән. Рафаэль белән безгә 34 ел буена менә шушы эшне дәвам иттерү насыйп булды. Татар моңы белән башкорт моңы - бергә үрелгән, бер төптән чыккан, икегә аерылып киткән гөл кебек. Музыкаль редактор булу өчен, күпме сабырлык-түземлек кирәк. Шул ук вакытта киң күңеллелек, егәрлелек тә сорала. Музыкаль сәнгать өлкәсендә минем укытучым Р.Ильясов булды. Нинди генә сорау туса да, телефонны алам да Рафаэльгә шалтыратам. Бигрәк тә республика җырчыларының язмаларын Бөтенсоюз радиосына әзерләгән вакытларда бик күп сораулар туа иде.
Гомумән, Р.Ильясовның шәхесенә килгәндә, аның моңы белән ул данга күмелеп кенә, рәхәтләнеп кенә, үзен саклап кына яшәп ята алыр иде. Әмма ул музыкаль редактор дигән бик катлаулы һәм җаваплы эшне әле һаман алып бара. Ул һәрвакыт халык көтеп алган, яраткан җырчы булып кала. Чөнки ул сәхнәдә дә редакция җаваплылыгын тоеп эшли.
Хәзер сәхнәдә йолдызлар күбәйде. Безнең Башкортстан Рафаэль Ильясовны һәрвакыт иң якты йолдызлар арасында саклый. Игъланнарда шушы исем-шәрифне күрү, ишетү белән, халык дәррәү мәдәният сарайларына агыла тора. Талант өчен милләт юк, диләр бит. Безнең мөселман дөньясында Ильясов үзенең урынын күптән яулады һәм әле һаман яулый бара.
1989 елда, Рафаэль Зариф улының тәкъдиме белән, без икәүләп бик тә үзенчәлекле музыкаль тамашалар оештырган идек. Олырак буын тамашачылар әле булса сокланып хәтерли бу кичәләрне. Минем Казанның затлы сәхнәсендә беренче җырлавым. Чәчәкләр, ике халыкның дуслыгы... гомумән, бер-берсен бик кадерли белә безнең республикалар. Шулай итеп, 14 концерт бирдек. Татарстан мине бик матур кабул итте. Ә инде 1990 елның март аенда без бу тамашаны Уфада кабатладык. Концертны Гөлшат апа Зәйнашева алып барды. Фәридә апа Кудашева, Бәхти абый Гайсин да катнашты. Ул вакыттагы тамашачы!.. Мостай ага Кәрим, Наҗар ага Нәҗми карарга килде. Күп кенә тамашачылар икенче көнне дә килеп тыңладылар. Шундый матур бәя алды инде ул концертлар. Менә шулай итеп, без - Рафаэль белән икебез ике республика арасындагы дуслыкны сәнгать көче белән бәйләгәнбездер, дим.
Аның халык җырларына мөнәсәбәте үзенең күңел байлыгыннан, эчке хасиятеннән киләдер. Җырлау гына түгел, сөйли ул - моңы белән сөйли. Фәкать җырчы үзенең таланты, тавышы, булмышы, йөрәге, моңы белән сөйләгән вакытта гына озын гомерле була аның сәнгате. Рафаэльнең сәнгате озын гомерле - әллә күпме җырлыйсы бар әле аның. Ул инде халык мәхәббәтенә, халык җырчысы дигән дәрәҗәгә ирешкән, әгәр дә республиканың югары дәрәҗәсе дә моңа өстәлсә, аңа тагын да илһам килер дип уйлыйм...»
Марсель Котлыгалләмов, публицист, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Ш.Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры: «Рафаэль Ильясов минем күңелгә бигрәк тә якын җырчы. Ул шултиклем бирелеп җырлый ки, дөньяны оныта шикелле. Хәтта җырчылар күп булган Татарстанда да Рафаэль кебек җырчылар аз. Бер эпизод хәтердә: Фәния апа Халитова белән Башкорстан филармониясенең концерт залында зур концерт куйганнар иде. Җырның никадәр кешенең үзәгенә үткәнен мин тәү мәртәбә шунда сиздем. Күрше рәттә генә элекке премьер-министр урынбасарларының берсе Усманов агай утыра иде. Шул кеше, үзе дә сизмичә, елап утыра. Без дә еладык. Башка бервакытта да, Мәскәүдә дә, бүтән калаларда да минем андый кимәлдәге концертны күргәнем булмады. Рафаэльдә җыр көчәнеп чыкмый. Халык ничек тудырган булса - шуны тулыландырып, тавышының бөтен гүзәллеген салып, күкрәгеннән чыгара. Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге аның иҗатын югары бүләк белән бәяләсә, моннан да гаделрәк карар булмас иде».
Марат Илһамов, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФ Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты: «Рафаэль Ильясов белән танышкан вакытта ул радиокомитетта эшли, концерт программалары төзи иде. Халык: «Рафаэль үз җырларын радиодан азрак бирә шикелле, аны бик яратабыз бит», - дип әйтә иде. Аның белән бәйле бер эпизод истә. Бервакыт мин Татарстан Фәннәр академиясенең киңәшмәләр залында Рөстәм Яхинның кичәсен үткәрдем. Икенче көнне Рафаэль мине кичә турында сөйләргә радиокомитетка чакырды. «Сез - башкорт, мин - мишәр, әйдә, бөек татар композиторы турында сөйләп алаек әле!» - диде ул миңа. Аның үзенең җырлавы да миңа бик ошый. Рафаэльнең репертуары һәрвакыт камил. Нинди җыр яхшы, ниндие яман икәнен аермый торган җырчылар да була бит. Ә Рафаэль Ильясовның зәвыгы башка - югары зәвык...»
Башкортстан радиосы тарафыннан әзерләнгән бу тапшыруны музыка белгече Миләүшә Идрисова мондый фикер белән тәмамлаган, бу сүзләр безнең мәкаләбезгә дә йомгак урынына булсын: «Атаклы җырчы үзенең 75 яшьлек олы юбилеен каршыларга җыена. Ходай кодрәтедер: бик сирәкләргә эләккән сәләт, яшәү дәрте, сүнмәс илһам, вакыт агышына буйсынмас тавыш, зирәк моң бирелгән аңа. Рафаэль Ильясовның Татарстан Республикасының иң югары бүләге - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителү хәбәрен Башкортстанда да дәррәү күтәреп алдылар, чөнки артистны халык үзенеке итеп, яратып кабул иткән икән, димәк, аның иҗаты чын мәгънәсендә халыкка хезмәт итә. Димәк, иң олы мактауларга да лаек ул...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: