Шәһри Казан

Иҗаты зур бәягә лаек

Әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне фәлсәфәдән башка күзаллау мөмкин түгелдер. Җәмгыятьнең үзлегеннән үсә торган бербөтен система булуы да, икътисади нигезләре һәм социаль өлкәләре дә, сәяси, хокукый һәм рухи яклары; кеше, яшәү һәм үлем, мәдәният һәм цивилизация проблемасы, фәлсәфи сыйфатлар буларак, шагыйрь иҗатында һәрвакыт зур урын алып тора. Тормыш тәҗрибәсе, иҗат киңлекләре,...


Ул үз шигырьләрендә «Бу дөньяда мин кем? Ни өчен яшим? Миңа нишләргә?» дигән бөтен кешене уйландыра торган мәңгелек фәлсәфи сорауларга җавап эзли. Һәм шагыйрә таба. Тапканына үзен дә, башкаларны да ышандыра.
Үзәктә - җир йөзендәге урыны, бу якты һәм гөнаһлы дөньяга килүенең максаты, үзенең тоткан урыны һәм Аллаһы тарафыннан бирелгән сәләте турында уйланучы Кеше. Фәлсәфи җирлеге булган әлеге шигырьләр антропоцентрик сыйфатларга ия. Аларда шагыйрәнең дөньяны тануы, тормыш-чынбарлыкның җан әрнеткеч ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы, маңгайга-маңгай килеп чәкәләшүе, рухи һәм иҗади табышлары чагыла.
Кеше гомере, аның бу тормышта мәгънәсе, бәясе бармы? Синең яшәвең шул гомереңә торырлыкмы? Шагыйрәне шул фәлсәфи сораулар уйландыра:
Күңелемдә сорау, тик мин аны
Еллар буе дәшми йөртәм:
Аңлап, белеп, яклап дөньяны
Кем дә булса бездә яши микән?

Вакыт-вакыт чарасызлыктан өметсезлеккә бирелеп алса да, ул эзләнүдән туктамый, җирдәге хакыйкатьне төшенүен ассызыклый.
Мин тулаем беләм бу тормышны,
Мин тулаем таныйм һәр ягын.
Бүген көндә агы-карасы да,
Ала-коласы да бар аның.
Һәм берсе дә чалу ул төсләрнең
Мине читләп үтми дөньяда.
...Бу тормышны мин тулаем беләм,
Һәм тулаем бәхил мин аңа.

Клара Булатова иҗатында - тема төрлелеге, күтәрелгән мәсьәләләр дә шактый зурдан һәм аларның һәрберсе тулы канлы итеп, үзенчә ачылган.
Әдәбиятта зур урын алып торган Ватан, Туган ил, Туган җир, Туган як темасын ул үзенчә, берәүне дә кабатламыйча, яңа яктан ача. Туган ил, милләт өчен борчылуы шигырьләрендә хәсрәт-ләгънәткә, ашкынулы экспрессив хисләргә төреп бирелә. Чарасызлыгы, сызлануы, яшәешнең камил булмавы һәм шул камиллекне аңлы рәвештә җимерүне күреп тору, рухи дөнья белән матди дөнья арасындагы аерманы бөтен күзәнәге белән сизү - кеше аңының мәңгелек хакыйкатьне эзләвенә бер дәлил. «Хөррият!» дип...», «Иске-москы арасыннан...», «Район тулы укучылар», «Ике мең дә өченченең...», «2003 нең өченче көнендә...» шигырьләрендә илебез язмышы, кыйбласыз яшәвебез тулы чагылыш таба.
Шагыйрә үзен поэмалар остасы буларак та раслады. «Поэма яза алмаган шагыйрь, бөркет була алмаган кош кебек, әдәби мирас тәхетеннән читкәрәк этелеп карала», дип язган иде М. Галиев. Клара Булатованың беркатлы гөнаһсыз яшьлек ашкынуы, якты сагыш белән мөлдерәмә тулы «Сиңа кайтам», «Якты сагыш», Дөмәй буе», «Зөбәрҗәт» кебек поэмалары белән беррәттән, мифик җирлеккә корылган «Зәмзәмбикә тирмәсе, яки Нияз мулла гөнаһы» поэмасы татар әдәбиятының матур бер бизәге булып тора.
Шагыйрә, поэмаларына лирик ситуацияләр өчен, тормышта еш кабатлана торган күренешләрне сайлый һәм шуның белән мәгънә гомумилегенә ирешә. Ул татарның образлы фикерләү үзенчәлекләрен, сурәтле детальләрен яхшы тоя, язганнарын тыңлаучы-укучы белән бер дулкынга көйли белә. Аның поэмалары лирик-фәлсәфи планда. Аларны укыган уйлы, гамьле укучы үз тормышына да башка күзлектән карый башлый.
Клара Булатова иҗатының тагын бер үзенчәлеге булып керәшен татарларының тормыш рәвешен тасвирлау тора. Үзенең яшь чаклары җыр-моңга бай булган Ләке авылында узганга күрә, шагыйрәнең һәр җыентыгында диярлек, керәшен тормышын чагылдырган шигырьләр шактый. Аның күптән түгел генә дөнья күргән «Келәү» җыентыгы тулысынча ул яраткан, сагынып искә алган ләкелеләргә багышланган. Автор керәшен гореф-гадәтләренең тәмен белеп, көнкүреш сөйләмен бик җанлы, образлы итеп бирә. Ул, халыкның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен бөтен ваклыкларына кадәр белеп, аларны шигъри бизәк итеп күңел түренә чигә.
Клара Булатованың шигырьләре аны милләт язмышын аналарча кайгырта белүче олпат шагыйрә буларак күрсәтте. Аның иҗаты чыннан да зур бәягә лаек.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: