16+

“Идел-йорт” бәйгесе тәмам. Җиңүчеләр билгеле

“Идел-йорт” төбәкара театр бәйгесендә Татарстан районнары гына түгел, татарлар яшәгән җирлекләрдәге театр труппалары көч сынашты. Алар арасында Пермь крае, Самара өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары да бар. Галиәскар Камал, Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин кебек милләтебезнең аксакал язучылары белән бергә сәхнәгә яшь буын язучыларының да әсәрләре дә менгән.

“Идел-йорт” бәйгесе тәмам. Җиңүчеләр билгеле

“Идел-йорт” төбәкара театр бәйгесендә Татарстан районнары гына түгел, татарлар яшәгән җирлекләрдәге театр труппалары көч сынашты. Алар арасында Пермь крае, Самара өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары да бар. Галиәскар Камал, Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин кебек милләтебезнең аксакал язучылары белән бергә сәхнәгә яшь буын язучыларының да әсәрләре дә менгән.

“Идел-йорт”та чыннан да бик күп драматургларның әсәрләре сәхнәләштерелгән. Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге әлеге XXI төбәкара театр фестивалендә 100 артык коллектив көч сынаша. Быелгы бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып үткәрелде. Аны оештыруда Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү һәм Галиәскар Камал театры  катнаша. 1990 елларда нигез салынган фестивальнең ялкыны Татарстан Республикасы авылларындагы мәдәният учакларында гына түгел, республика һәм өлкәләрдә дә бердәй гөрли. Бәйгенең географиясе киңәйгәннән киңәя һәм катнашучыларның саны да елдан-ел арта бара. Актерлык хезмәтенең ачысын һәм төчесен, уңышын бер татысаң, ул сине җибәрмичә еллар буе ияреп йөри. Шуңа күрә Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге төбәкара “Идел-йорт” бәйгесендә  катнашучылар иҗади лабораторияләрдә очрашалар. Сәхнә арганлыкны юып ала, авырулардан савыктыра дип юкка әйтмиләрдер.
– Дөрестән дә елдан-ел бәйгенең географиясе арта бара. Фестивальнең киләчәге зур. Театр кеше йөрәгенә иң кыска юл дип әйткән иде, Марсель Сәлимҗанов. Һәвәскәр коллективлар акча алмыйча мәдәнияткә, театр сәнгатенә хезмәт итәләр. Бу бәйгегә нигез салучы Шамил Зиннурович Закиров үзе иде. Бүген без Питрәч районын җиңүе белән котлыйбыз. Әмма бөтен катнашучылар да җиңүчеләр. Театр бәйрәме белән барыгызны да котлыйм, – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данир улы Нотфуллин министр Ирада Әюпова исеменнән сәламнәрен җиткереп. 

Бөтендөнья Татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья Татар Конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде. 
– Шагыйребез театр яктылыкка, нурга илтә дип язган. Чыннан да күңелендә рәхәтлек, күңелендә шәфкатьлек, матурлык йөрткән кеше генә театр тирәсендә кайный. Театр белән бергә яши. Бүгенге фестивальдә катнашучылар да күңелләрендә яхшылык һәм изгелек йөртүче безнең һәвәскәр артистларыбыз. Әлеге фестиваль озын гомерле булсын. Татарлар алар бербөтен, үзебезне үзебез саклыйк һәм кадерлик, – диде ул. 

Бәйгедә дипломат исеменә Актаныш районының Иске Сәфәр авылы, Әлмәт районы Яңа Кәшер, Кукмара районың Олы Сәрдек авылы мәдәният йортлары каршындагы һәм Саба районы мәдәният йортының “Балкыш” халык театры коллективы һәм Тукай районының Күзкәй авылы мәдәни “Нур” театры коллективлары бүләкләнде. Катнашучы дипломы алу өчен Самара өлкәсе Камышлы авылы һәм Чувашиянең Бикчик авылы мәдәният йорты татар халык театры сәхнәгә чакырылды. Шулай ук Удмуртиянең “Чулпан” үзешчән театр, Башкортстан Республикасының “Замандаш” халык театры, Самараның Иске Ярмәк  “Өмет” театр студиясе, Башкортстан Республикасы Балтач авылының  “Ялкын” театр коллективлары да бүләкләнде.

Спектакльнең иң яхшы бизәлеше, иң яхшы эпизодик роль, иң яхшы ир-ат, хатын-кыз рольләре билгеләнде. Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылы авылы мәдәният йортыннан Әлфис Әхмәтшәриповка Ислам ролен башкарганы өчен, Әлмәт районы Яңа Кәшердән Алия Хәмитовага Ландыш ролен башкарган өчен махсус премия тапшырылды.

Гран-при ияләре булып Флорид Бүләков әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Сөясеңме-сөймисеңме?” спектакле өчен Башкортстан республикасы Кушнаренко районы “Мизгелләр” татар халык театры Гран-при иясе булды. Татарстан буенча Питрәч муниципал районы мәдәният йорты каршындагы “Балкыш”халык театр Мансур Гыйләҗевнең “Казан егетләре” спектакле белән җиңү яулады.
– Питрәч районы өчен бу бәяне кую, безнең егетләр-кызлар өчен зур тантана.  Шушы чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Бергә булыйк, бердәм булыйк, – диде район башлыгы Илһам Кашапов.

Бәйгенең жюри рәисе Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Данил Сираҗиев исемендәге республика премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗан Туфан Миңнуллин турында искә алып сүз башлады.
– Татар халкы театр ярата. Туфан Миңнуллин ул пьесалар укый торган халык дип әйтә иде. Һәм үзе авыл артистларыннан беркайчан да гаеп тапмый иде. Һәрберсен алкышлады. Ара-тирә монысы килештереп уйнады, ди. Менә без дә жюри килештереп уйнаганнарны сайлап алдык. Соңгы ике елда видеоязмалар аркылы гына  бәя бирү бик кыен һәм катлаулы эш. Шуңа күрә жюри исеменнән катнашкан коллективларга, оештыручыларга рәхмәт әйтәм. Быел килештереп уйнаучылар дип “Питрәч егетләре”н билгеләдек, – диде ул.

Беренче һәм икенче дәрәҗәдә лауреат исеме алучылар арасында Азнакай, Мөслим халык театрлары, Арчаның “Җидегән чишмә” халык театры, Башкортстанның Нефтекамск шәһәренең “Без” татар халык театры, Пермь крае Барда районы, Башкортстанның Октябрск шәһәреннән “Чулпан” театр коллективы да бар.

...Бүләкләү тантанасы азагында Питрәч районы артистлары җиңүче әсәрне сәхнәләштерде. “Казан егетләре”н питрәчлеләр бик шәп уйнады. Камал сәхнәсендә камаллылардан бер дә ким булмадылар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading