Шәһри Казан

Изге гамәлләр эшләргә соңармыйк

Әтнә дәүләт драма театрының камаллылар белән дуслыгы күптәннән дәвам итә. Шуңа күрә аларның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясаулары очраклы түгел. Коллектив Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Сөясеңме-сөймисеңме?» дигән спектакль премьерасын тәкъдим итте.

Әлеге спектакльне куярга әзерләнгәндә, баш рольне уйныйсы артист - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Фәйзрахманов авырып китә. Шунлыктан, җитәкчеләр белән сөйләшеп, Габдулла ролен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Дунаевка тапшыралар.
Габдулла хатыны Фатыймага үзенең өч сәгать гомере калуын, әгәр берәр изгелек эшләсә, әҗәл аңа ун ел вакыт бирүен әйтә. Шуннан соң алар изгелек кылыр эш таба алмый аптырыйлар. Габдулла самавырны ялгыз карчыкка кертеп бирергә тели, хатыны каршы төшә. Хатыны иренең җыйган акчасын бирдермәкче була, сандыктан анысы да юкка чыккан. Габдулла, Фатыйма күрмәгәндә, кәҗәсен Сәлимә карчыкка кертеп бирә, анысы да кире чыга. Саклап тоткан балларын балалар йортына тапшыру өчен, аның директорын үзләренә чакыралар. Ул да килеп җитми. Хатыны, ирен саклап калу өчен, директор Әхмәтне чакырырга чыгып китә. Сәгать сугарга санаулы минутлар калганда, Габдулла чебиләргә су бирә. Әнә шушы изгелеге аны коткарып кала, ә хатыны уйламаганда китеп бара.
Спектакль, 70 нче елларда язылуга карамастан, хәзер дә актуаль. Бүген кешеләр бер-берләренә игелек кылу кебек гамәлләрне онытып бара. Шуларны искә төшерү максатыннан да отышлы бу әсәр. Җирдә яшәгәндә изге гамәлләр эшләргә соңармыйк, дигән мәгънә салынган әлеге спектакльгә. Режиссер Рамил Фазлыев аны сайлап ялгышмаган. Сәхнәләштергәндә дә профессиональ осталыгы ярдәм иткән аңа. Ә инде артистлар уенына килгәндә, һәркайсы тырышып, ихлас итеп уйнады. Үзләренең арасында күренекле артист Наил Дунаев булуы да аларга илһам биргәндер. Габдулланың кичерешләрен, уй-хисләрен үз йөрәге аша үткәреп уйнаган артистны тамашачы да көчле алкышларга күмде. Фатыйма ролендәге артист Финә Сафиуллинага карагач, авыл карчыклары искә төшә. Ул йөреш, ул сөйләшү нәкъ әбиләрчә. Фатыйманың яшьлеген гәүдәләндерүче, узган ел гына театр училищесын тәмамлап кайткан Сиринә Абдуллина белән мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган Рәзиф Кәбировның да киләчәктә өметле актерлар буласына шик юк. Марат Хәбибуллин исә гомерен шушы театрдан башка күз алдына китерә алмый. Бу аның уеныннан да күренеп тора. Биредә ул яшь кешене дә, картаеп, калтыранып йөргән бабайны да оста итеп уйнады. Марат, щепкинчы-артист белән бер сәхнәдә уйнауны зур горурлыкка санап, болай ди: «Башта безгә олпат актер белән ничек уйнарбыз дигән уй тынгылык бирмәде. Ул бит бөтенләй икенче. Кара икмәк ашыймы икән соң ул, әллә сәхнә рухы белән генә тукланамы? Без аңа йолдызга караган сыман телескоп аша карасак, ул безне микроскоп аша күзәтерме? Эшли башлагач, кешелеклелеге, кечелеклеге, бөеклегендә гади булып кала алуы белән әсир итте ул безне. Безгә төпле киңәшләр бирүе белән йөрәкләребезне яулады Наил абый. Аның сәхнәдә эшләве барыбыз өчен дә зур мәктәп булды».
Наил Дунаевка да: «Башка коллективта уйнау ничек булды?» - дигән сорауны бирми кала алмадым. «Мин әтнәлеләр янында үземне чит итеп тоймадым. Аларга хөрмәт белән карадым, чөнки һәркайсы режиссер кушканны ихлас үтәргә тырышты, эшләренә җаваплы карады. Без әлеге спектакль белән Мәскәүгә дә барып кайттык. Тиздән Уфага җыенабыз».
Кая гына барып күрсәтсәләр дә, йөзне кызартырлык спектакль түгел бу. Аларны теләсә кайда яратып кабул итәрләр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: