Шәһри Казан

«Казан егетләре»нең Артуры клуб мөдире булган?

«Миләүшә» исемле җыр белән татар тамашачысының мәхәббәтен яулаган «Казан егетләре» төркеменә еллар шаукымы кагылмый шикелле. Унбиш елдан артык тарихы булган төркем, кая карама шунда күзгә кермәсә дә, тыңлаучысын яңа җырлары белән сөендереп, тамашачы аудиториясендә үз актуальлеген саклый килә. Соңгы араларда язылган «Сәлам» һәм «Каеннарым» белән дә шул ук хәл -...

Реклама

«Казан егетләре»нең беренче составыннан ук тугры солисты Артур Минһаҗев белән аралашуыбыз да шуннан башланды. Кайвакыт әллә ничәшәр җыр яздырып та халык хәтеренә кереп кала алмыйсың, ә кайсыбер җыр шундук синнән җырчы әвәләп куярга сәләтле бит!
- Артур, җыр сайлауны читкә куеп, сүзне төркемегезнең исеменнән башлыйсым килә. Сез аны дөрес сайлаганбыз дип саныйсызмы?
- Көймәгә ничек исем кушасың - ул шулай йөзеп тә китә дип әйтәләр бит. Мин дә «Казан егетләре» дигән исемне бик уңышлы сайлаганбыз икән дип уйлыйм. Шулай булмаса, унбиш елдан соң да гөрләтеп сәхнә тотып, юбилеебыз уңаеннан тамашачыбыз каршында имтихан тапшырмас идек. Кайда гына чыгыш ясасак та, үзебезнең исем белән үк Татарстанның башкаласын күрсәтүебезне аңлап эшләдек, ул исемнең зурлыгын тойдык кебек. Германия, Венгрия, Төркия, Австрия сәхнәләрендә: «Казан егетләре!» - дип игълан итүләре генә дә ни тора!..
- Мин аны ул нисбәттән түгел, ә еллар үтә, егетләр ир-атка әверелә, дигәнне күздә тотып әйткән идем.
- Безгә алай дип әйтүчеләр табылып тора үзе. Сез бит инде балалар үстерүче аталар, нинди егет, янәсе. Әмма бит татарда бабайларга да: «Әнә теге егет», - дип эндәшү каралган. Егет мәгънәсенә булдыклылык, егәр, җитезлек кергән. Кырыкны вакласам да, сәхнәдә әле кайбер яшьләргә караганда шәбрәк кыздыра алам! Әлбәттә, еллар барган саен, бер урында гына тормыйсың, үсәсең, үзгәрәсең, иҗади форматта да яңалыклар юк түгел. Менә бер елдан артык инде Вознесение бистәсенең клуб мөдире булып эшлим. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!
- Клуб мөдире?! Артист кешене хуҗалык эшенә кертеп җибәрү, иҗаттан чынбарлыкка күчерү дөресме соң ул?
- Ой, миңа бик ошый. Бу миңа бик туры килә торган тармак. Мин бит кечкенәдән - туган ягым Мари Эл республикасында Бәрәңгедә мәктәптә укыганда да, армиядә дә, монда - Казанда, мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда да гел оештыру эшләрендә кайнап йөрдем. Лидерлык сыйфатлары җитәрлек - клуб эшенә алынгач та, рәхәтләнеп кереп киттем.
- Хәзер армиядә булган ир-ат раритет белән бер. Мәзәктәгечә, моның белән мактаналар димени... Син үлеп җитмәгән патриотлык чорына туры килгән идеңме әллә?
- Мин ул чорда Йошкар-Олада уздырылган «Голоса молодые» конкурсында Гран-при алган гына идем. Әмма үзем өчен алдан тәгаенләп куйдым - армиягә барачакмын! Менә шул: җиңү яуладым да, мине район мәдәният бүлегенә чакыртып та алдылар. Янәсе, син, Мәскәүгә барып, шул ук конкурста Мари Эл өчен чыгыш ясаячаксың. Мин исә армиягә китәчәгемне әйттем һәм шулай эшләдем дә. Бәлки шул вакытта Мәскәүгә киткән булсам, язмыш та икенче кәлиядән тәгәрәгән булыр иде. Әмма бу ниндидер үкенеч белән әйтелгән сүзләр түгел. Мин матур чорны узган кеше - октябренок, пионер, комсомол булдым. Ә комсомол түш билгесен болай гына бирмиләр иде аны!
- Совет чорына ностальгия дә калган бугай әле үзеңдә?..
- Ностальгия юк. Мин, тормышның һәр чорыннан, һәр мизгеленнән рәхәтлек алып яшәргә кирәк, дип саныйм. Бүген Казанда яшәвемнән, эшләвемнән дә канәгать мин. Безнеке кебек матур шәһәр тагын кайда бар?
- Бәрәңгедән дә шуңа монда чыгып киттеңме?
- Йошкар-Олада музыкаль колледжны тәмамлагач, монда килдем. Ул чорда русча җырлый, аз-маз җырлар иҗат итә идем. Әйтәм бит, армиягә кадәр бик күп конкурсларда беренчелекне алган кеше буларак, алдагы юлымны тәгаенләгән идем инде. Хезмәт итеп кайткач, Казанның мәдәният һәм сәнгать институтының дирижерлык бүлегенә укырга кердем, шул ук елны төркем дә хасил булды. Башта төпләнгән егетләрнең кайсы-берсе киткәч, беренче ныклы «костяк» формалашты: Артур-Марат-Вәли-Азат. Менә шушы состав белән эшләгән елларны мин иң нәтиҗәле дип саныйм да. 2002 елда Марсель Галиев сүзләренә Ганс Сәйфуллин көй язган «Миләүшә» җыры белән танылу алдык, популярлык килде. Үзем дә җырлар язам бит: «Сәлам», «Өзелеп сөймә мине», «Бүләк» кебекләрен тамашачы яратты кебек.
- Төркем булып эшләве җиңел түгелдер, әмма соңгы араларда «Казан егетләре»нең активлыгы кимеде, эшләүләрендә ялкаулык барлыкка килде дип саныйм.
- Һәр эштә ниндидер активлык-сүлпәнлек чоры буладыр инде ул. Тәнкыйть сүзең белән килешәм - бар андый сөаль. Ниндидер талпынып-очынып эшләп алу кирәк безгә, яңа репертуар да комачау итмәс кебек, яңа идеяләргә дә бездә яшел ут... Искә алырбыз!
- Ир-ат өй салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш. Синдә бу пунктларның берсе дә аксамый шикелле?
- Әйе: өем бар, агачлар күп утыртылды, 13 яшьлек Данил улым янына 6 яшьлек Диана исемле кызым да үсеп килә хәтта! (Көлә.) Хатыным Луиза белән бергә институтта укыган идем, ул шунда укытырга калды, хәзер кафедра мөдире булып эшли.
- Димәк, иң зур бәхет нәрсә инде ул, Артур?!.
- Без һәркөнне иртән-иртүк хатын белән икәү чәй эчәргә яратабыз. Балалар йокыдан торганчы инде бу. Шул кара-каршы утырып чәй эчүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк: балаларың тәгәрәп йоклый, ә син, тормыш иптәшең белән, яңа туган көнне каршылыйсың. Үзенә әйтмәсәң дә, эчтә: «Менә бит ул минем иң якын кешем!» - дигән уй җанга рәхәтлек өсти...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: