Шәһри Казан

Кояшлы рәссам

«Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында рәссамнарның шәхси күргәзмәләре дәвамлы рәвештә ачылып тора. Аның чираттагысы ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әнвәр Камил улы Сәйфетдиновныкы.

Реклама

Җыр-моң белән үрелеп барган ачылышта рәссамнар Вячеслав Бибишев, ТРның Ял көне рәссамнары иҗтимагый оешмасы рәисе, химия фәннәре кандидаты Светлана Шәвәлиева, Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры Миңгол Галиев һ.б. катнашты.
Дөньяның 54 иленнән 300 әлифба туплаган «Әлифба» музее белән узышыр чутыбыз юк анысы. Иллә мәгәр соңгы вакытта «Шәһри Казан» редакциясенә аяк бассалар, ил-көндә тиңе булмаган әнә шул музейны тотучы арчалылар да көнләшеп куяр иде кебек. Ни өчен дигәндә, узган ел Мәскәүнең «Мәрҗани» фонды 3000 тираж белән чыгарган иң яшь «Әлифба» әлегә бездә дип сөрән сала алабыз. Дөрес, ул безгә китап хәлендә түгел, ә шул «Әлифба»га кергән иллюстрацияләрдән торган күргәзмә сыйфатында килде. Танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның шәхси күргәзмәсенең үзәк өлешен нәкъ менә аның шушы үз «Әлифба»сына кергән эшләре алып тора. «Үз» диюнең хикмәте шунда - ул, рәссам буларак, иллюстрацияләрне генә түгел, ә «Әлифба»дагы һәр хәрефкә башланган сүзне дә, аңа ияреп килгән текстны да үзе тәкъдим иткән. Нәшрият соңыннан кайбер иллюстрацияләрне үзенчә шәрехләсә дә,18 елга сузылган әлеге проект Әнвәр Камил улының иң саллы эшләренең берсе буларак бәяләнергә хаклы. Әле эш моның белән генә бетәргә дә охшамаган. Китапны үзе теләгәнчә татар, рус һәм инглиз телләрендә кабат чыгарырга ниятли рәссам.
Заманында иң беренче татарча «Әлифба»ны бизәгән рәссам, 13 бала атасы Шакирҗан Таһири (1858-1918) кебек үк, Әнвәр Сәйфетдинов та бу эшен улына багышлап тотына. Әмма беренче сыйныфка җыенган сабыйга әтисе эшләгән китап буенча хәреф тану насыйп булмый. Аның каравы, икенче улы беренче сыйныфка керүгә өлгерә китап. Рәссам, мәктәпкә барып, бөтен класска бүләк итә «Әлифба»ны. Шунысын да әйтергә кирәк, «Әлифба» дигәч тә, мәктәп дәреслеге түгел ул. Һәр татарның өендә лаеклы урын алырлык гаилә китабы бу. Иллюстрацияләр нәрсәсе белән кызык - биредә күреп белгән кеше рәссамның үзен дә (Шүрәле кыяфәтендә), аның улын да, әнисен дә, ике әбисен дә танырга мөмкин.
Казанда туып-үсеп, 1982 елда сынлы сәнгать училищесын, 1991 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, аннан Казанда аспирантура тәмамлаган Әнвәр Сәйфетдинов бүгенге көндә башкаладан 240 чакрым ераклыктагы әнисенең туган ягы булган Чирмешәндә яши. Авыл тормышыннан, тавык-чебеш тотудан, җиләк-җимеш, яшелчә үстерүдән ямь, тәм табып яшәве рәссамның. Сүз дә юк, җир аны тукландырып кына калмый, ә бетмәс-төкәнмәс илһам да бирә. Рәссамның парнигында үскән бер генә кыяр һәм помидор да, натюрморт рәвешендә киндергә иңмичә, ягъни рухи азык булмый торып, табынга менми.
- Авылга китүнең максаты да шул. Гомер кыска, тормышны тоеп калырга кирәк. Әйтик, менә орлыкны чәчәсең, аның тишелеп чыкканын көтәсең, үскәнен күрәсең, җимешен өзеп кабасың. Шуның рәхәтен тою үзе бер ләззәт бит. Тормышны тою, аның агышын күрү бу, - ди рәссам.
Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Татьяна Пашагина да рәссамның ашыкмый-кабаланмый гына тормыштан тәм табуын ассызыклый һәм аны бәхет рәссамы дип атый.
- Аның эшләре татар моңы кебек. Ул ясаган таулар, урманнар, гүзәл затлар шул җыр-моңның кайтавазы булып яңгырый, - ди Татьяна Владимировна.
Чыннан да рәссамның остаханәсендә эшләнгән портретлар, пейзажлар, өзелмәс җыр кебек, берсе икенчесенә ялганып бара. Агачка төрле бизәкләр уеп каралты-курасын бизәргә дә маһирлыгы бар аның. Кыл-каләменә ял биргән арада, фотоаппаратын тотып елга буйларына, басу һәм урманнарга чыгып китә. Талымлы оста монда да үз кирәген тиз эләктереп ала. Яз кояшы астында сызып эреп барган кар көртләреннән дә, кар астында калып, әллә нинди кыяфәтләргә кереп беткән кәбестәләрдән дә, кар астыннан ашыгып борын төрткән яшеллектән дә образлар эзли рәссам һәм таба да.
- Әнвәрнең иҗаты якты, нурлы, кояшлы. Китап сүзен сурәткә әйләндерү ул бик зур талант таләп итә. Моннан элек, Әнвәрнең миңа үзенең рәсем альбомнарын күрсәткәне булды. Анда меңләгән эш. Ул шуның кадәр тырыш, үҗәт рәссам. Һәр кеше, Хәй Вахит әйтмешли, үзе бер могҗиза. Ә Әнвәргә килсәк, мин аны дөньяның сигезенче могҗизасы дияр идем, - дип белдерде тантанада катнашкан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Карикатурачылар гильдиясенең башкаручы директоры Илдус Әҗемов.
Үҗәтлек, тырышлык булмаса, адәм баласы җир читендәге ят кыйтгага китеп, үз кеше булып, шәхси күргәзмәләр үткәреп йөри алыр идеме?! 1992 елда Америкага барып, шунда тугыз ай дәвамында яшәп иҗат итү бәхетен татыган рәссам Ә.Сәйфетдинов. Әле кайда диген?! Николай Фешинның Таостагы музей-утарында! Бөек рәссамның кызы Ия Николаевна Фешина да беренче күрүдә үк үз итә Казан егетен. Шәхси күргәзмәләрен эшләгәндә дә ярдәм кулы суза. Күргәзмәләрнең берсе Денвер шәһәрендәге (Колорадо штаты) Тёрнер-арт галереясында, икенчесе Н.Фешинның музей-утарында уза. Әнвәр Сәйфетдиновның Америкада иҗат ителгән эшләренең күбесен сатып алучы да Тёрнер-арт галереясы була, калган кадәресен рәссам, сату шарты белән, Таоста калдыра. Сатудан кергән акчаны алдан ук, хәйрия рәвешендә, Фешинның музей-утарына тапшыру турында сүз куеша. Ия Николаевна соңыннан хәбәр итә: 9300 доллар була Әнвәр Сәйфетдиновның хәйрия акчасы.
* * *
Баш мөхәррир Мансур Газизҗан улы Мортазин очрашу ахырында: «Татар халкы һәм рәсем сәнгатенең арасы бик ерак. Без менә рәссамнарыбызны үзебез күрсәтә алганча, күргәзмәләрен оештырып та, газета битләрендә язып та танытырга тырышабыз. Гомумән алганда, бу өлкәдә эш акрын бара. Без менә шушы акрын эшне эзлекле башкаручы редакцияләрнең берсе», - дип сүз башлап, рәссамга «Шәһри Казан» газетасы редакциянең Рәхмәт хатын тапшырды. Рәссам да җавапсыз калмады:
- Мин бу ачылышны бик тыйнак кына булыр дип уйлаган идем, ә сез, күр, ничек зурладыгыз. Минем хәзер тагын да күбрәк язасым, тагын да күбрәк эшләремне күрсәтәсем килә. Нинди генә эш булмасын, аның менә шулай кем өчендер кирәк булуы дәрт өсти, илһамландыра. Миңа калса, тормыш матуррак булсын дисәң, аны бизәү, мөмкин кадәр күбрәк бәхетле мизгелләрне тотып алып башкаларга күрсәтергә, сөйләргә кирәктер, - дип, күңелендәгесен җиткерде.
Ә без нәкъ шуны эшләдек тә. Соңгы вакытта рәссам, үзенең 50 яшьлек юбилей күргәзмәсенә дип атап, яңа эшләр (рәсемнәрдә) иҗат итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: