16+

Мәгъсүм Гәрәев милиция полковнигы, янгын сүндерүче, хәтта карак та булып караган

Мәгъсүм Гәрәев - үз тормышы һәм иҗаты турында дүрт китап язган кеше. Аларда дөньякүләм танылган шәхесләр белән төшкән фотоларга да урынны мулдан биргән. Ул журналистика дип аталган гаҗәеп тирән диңгез төбеннән мәрҗәннәр җыя. Күп кенә журналистларга канат куйган остазга 7 февральдә 80 яшь тулды. Мәгъсүм абый журналистиканы үзенең "икенче хатыны"...

Мәгъсүм Гәрәев милиция полковнигы, янгын сүндерүче, хәтта карак та булып караган

Мәгъсүм Гәрәев - үз тормышы һәм иҗаты турында дүрт китап язган кеше. Аларда дөньякүләм танылган шәхесләр белән төшкән фотоларга да урынны мулдан биргән. Ул журналистика дип аталган гаҗәеп тирән диңгез төбеннән мәрҗәннәр җыя. Күп кенә журналистларга канат куйган остазга 7 февральдә 80 яшь тулды. Мәгъсүм абый журналистиканы үзенең "икенче хатыны"...

"Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым"
- Мәгъсүм абый, әтиегез ике тапкыр ГУЛАГта утырган кеше, сез аның тәрбиясеннән башка үскәнсез. Мондый шартларда журналистика сезне үзенә ничек тартты?

- Ул вакытта татар балаларына язмаларын матбугатта чыгару бик авыр иде. 1949 елның 17 маенда "Безнең бакча" исемле язмам чыкты. Үзебезнең мәктәп бакчасында нинди яшелчә, агач утыртканыбызны бәян иттем, һәр классның аерым участогы бар иде, үзара ярыша-ярыша карый идек бакчабызны. Шул көннән башлап журналистиканы Ләйлә һәм Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым. "Яшь ленинчы" газетасы, "Пионер" журналына башваткычлар ясап җибәрә башладым. Казанга укырга килгәч, журналистика - "хатыным" мине елга портында баржалар, таш-күмер вагоннары бушатудан азат итте. Гонорарга яши башладым. Ул вакытта "Кызыл Татарстан" газетасы белән "Чаян" журналында Габделхәй Хәбиб исемле акыллы, зыялы, ипле кеше эшли иде. Ике басманың да җаваплы секретаре иде. Ул иң зур остазым. Тумышы белән Балтач районыннан булганга, шул яклардан укырга килгән студентларга карашы аеруча хөрмәтле булды.

- Студент чагында радиодан спорт репортажларын оста алып барганыгыз өчен, сезне Николай Озеров (атаклы комментатор - авт.) дип атаучылар да булган икән...

- Габделхәй абый мине радиода соңгы хәбәрләр редакциясе хезмәткәрләре белән таныштырды. Икенче курста укыганда радиода эшләүче Кыям абый Яңгулов белән Мөһәммәт абый Хәмитов икесе бергә авырып киткәч, радиотапшырулар комитеты рәисе Михаил Долгов мине эшкә чакырып алды. Яңа кеше буларак, радиога яңалык алып килергә тиеш идем. Хоккей белән футболның сугыштан соң яралып барган чагы. Халык спорт хәбәрләрен яратып тыңлый. Кайсыдыр шәһәрдә - йә Куйбышевта (Самара), йә Саратовта уен беткәнен көтеп, соңгы хәбәрләрдә һава торышы алдыннан очрашуның нәтиҗәсен әйтәм. Ул вакытта радиодан үз исемеңне атнага бер-ике тапкыр генә әйтергә ярый иде. Стадионнан радио аша салкында катып-өшеп уенның ничек баруы турында сөйләгәндә, "Репортажны Мәгъсүм Гәрәев алып барды" дип тәмамлыйм. Дөресен әйткәндә, репортажны шушы җөмләне әйтү өчен генә алып бара идем.

- Тик ни өчен тормышыгызны радио белән түгел, басма матбугат белән бәйләргә булдыгыз соң?

- "Социалистик Татарстан" газетасы редакторы Шәмси Хамматов мине байтактан күзәтеп, сынап йөргән икән. Берсендә, Ульянов-Ленин исемендәге Үзәк стадионда, футбол уены тәмамлангач, аның белән йөзгә-йөз бәрелештек. "Тәмам хәлдән тайгансың бит син", - диде, хәйләкәр елмаеп. Сүз куерта-куерта Бауман урамындагы 19нчы йортка таба барабыз. "Син дә, Гәрәев, пенсиягә чыгарсың. Ишегалдында күршеләрең белән сөйләшеп торган чакларың булыр. Журналист булып эшләгәнеңне әйтерсең. Кордашларыңның язганнарыңны укыйсы килер. Ә алар юк, сөйләгәннәрең әллә кайчан һава очкан. Газета журналисты басылган әсәрләрен саклый. Шуның белән киләчәк буынына горурланырлык иҗат мирасы калдыра", - диде. Шәмси Хамматов белән тагын берничә очрашудан соң, 1967 елның 18 мартында "Социалистик Татарстан" газетасында эшли башладым.
Ташып торган энергияне кая куярга белмичә, Казандагы завод-учреждениеләренең ничек эшләве турында төнге репортажлар яза башладым. "Журналист профессиясен үзгәртә" дигән рубрика керттем. Әйтик, ул вакыттагы "Тәп-ләп" хулиганнар оешмасы малайларын тотып йөргәндә, милиция полковнигы киемен кия, янгын сүндерүчеләр белән бергә куна идем. "Карак" та булып карадым. Восстание урамындагы "Рубин" кибетенең зур тәрәзәсен арматура белән ватып, кибеткә үтеп кердем. Карак урлаганда нинди хисләр кичерә? Милиция ничек эшли? Шуларны баштан үткәрергә кирәк. Мине 13 минуттан тотып алдылар. Лениногорскида яшәүче язучы Альберт Хәсәнов миңа "Төнге репортер" кушаматы бирде. Ул хәзер дә исем белән түгел, кушамат белән эндәшә миңа.

"Миннән дә кулай кеше тапмаганнар"

- Журналистның эше тоташ маҗаралардан тора инде. Берәрсе белән уртаклашсагыз иде.

- Красноярскида булганда, буран чыгып, аэропортка бер сәгатькә соңарып килдек. Казанга йөри торган самолет ике көнсез килми. Дежурный янына кереп, обком кушуы белән килдем, дип таныклык белән командировочныйны күрсәттем. "Берничек тә ярдәм итә алмыйм. Әмма җитәкчелек рөхсәт бирсә, җибәрермен", - дигәч, эчемә җылы керде. Дежурныйның өстәлдә яткан телефон номерына күзем төште. Сиздермичә генә язып алдым да чыгып киттем. Телефон будкасыннан, тавышымны үзгәртеп, дежурныйга шалтыратам: "Обкомнан Васильев әле бу. Миңа Казаннан килгән журналист мөрәҗәгать итте. Аңа китәргә кирәк". Берничә мизгелдән: "Казанга баручы Гәрәевне "депутатский"га чакырабыз", - дип игълан иттеләр. Шулай итеп мине Куйбышевка бара торган самолетка утыртып җибәрделәр, ә аннан Казанга самолет сәгать саен оча.

- Журналистикадагы осталык белән чагыштырганда, оештыру ягыннан да кимен куймагансыз...

- Армый-талмый эшләгәнемне күреп, мине Журналистлар союзына эшкә чакырдылар. Ул вакытта Казан чит ил кешеләре өчен ят шәһәр, шуңа да шәһәребезне алар өчен ачарга телиләр. Казанга килүче чит ил журналистларын озатып йөрергә махсус кеше кирәк. Мәскәүдә укып кайттым. Укып кайтканнан соң, Казанга ай саен килүче чит ил журналистлары белән эшли башладым. Барысы да Советлар Союзында эшләп, русчаны яхшы белә. Аларны нефтьчеләр янына, Җәлил совхозына, Владимир Ленинның Ленино-Кокушкинодагы музей-йортына алып бара идем.

1970 елда Ленинның тууына 100 ел булды. Шул уңайдан Халыкара журналистлар оешмасы дөнья буйлап Ленинга багышланган фотокүргәзмә оештыра. Мәскәү, Чиләбе белән Уфадан соң чират Казанга җитте. Әмма күргәзмә акча китерми, Мәскәүдәгесе 14 мең сум, Уфа белән Чиләбедәгесе 18 мең сумга зыянга эшләгән. Республиканың Журналистлар союзы председателе Шәмси Хамматов, син кешеләр белән тиз аралашып китәсең, дип мине күргәзмәнең җитәкчесе итеп билгеләде. Татарча һәм русча газеталарда, фотокүргәзмә килә, дип белдерү бастырдык. Мин билетларны баштарак өч көнгә - җомга, шимбә һәм якшәмбегә генә саттым. Халык күп җыелды. Әмма ике атнадан чират саега башлады. Ул вакытта фотоаппаратлар бик кыйммәт, җитмәсә, юк та иде. Билет алган йөз меңенче кешегә ФЭД фотоаппараты бүләк итәбез, дип әйткәч, яңа дулкын килде. Ахыр чиктә, Казандагы фотокүргәзмә 23300 сум табыш китерде.

"Киемнәрне министрдан сорап ала идем"

- Журналист һөнәр алыштыра дигәннән, сез бит икенче "хатын"ыгызны берара калдырып китеп, сәүдә белән шөгыльләнгәнсез. Нигә кирәк булды ул сезгә?

- Хатынымның сәүдә өлкәсендә эшләүче абый-апалары: "Язу эшеннән башка берни белмисең", - диделәр миңа. Радиокомитетта эшләгәндә ТАССР сәүдә министры Мирза Исмәгыйлевка "Сәүдә алдынгылары" дип аталган китап язып биргән идем. Иң яхшы киемнәрне министрдан гына сорап ала идем. "Кибетче булып эшләп карыйсым килә", - дип әйткәч, Мирза: "Журналистлар урамындагы бер кибетне бирермен", - диде. Министр белән дус булгач, кибетемдә бөтен дефицит азык-төлек тә бар иде.
Журналистикага тартылу, оештыру, сату сәләте - барысы да нәселдән килә. Әнием ягыннан Гайнетдин бабай ашлык белән сәүдә итә торган булган. Әнием белән әтием укытучылар иде. Әти ике мәртәбә ГУЛАГта утырды. Аның тәрбиясен дә, иркәләвен дә күрмәдем... ГУЛАГтан беренче тапкыр кайткач, ул авыл советы члены булып, секретарь итеп сайлана. Әтигә яла ягып, ГУЛАГка икенчегә алып китеп, 1944 елның 1 апрелендә ул Красноярски краенда үлгән. Бәхеткә, каберен табу насыйп булды. Әтием ул елларда чыккан "Казанские ведомости" газетасына "Бер кеше" имзасы белән кечкенә мәкаләләр яза торган булган.

- Пенсиягә чыккач, "Шәһри Казан" газетасында, "Чаян" журналында эшләгәнсез... Шул ук вакытта мәдәният дөньясының бөек кешеләре белән интервьюлар бастыра башлагансыз. Андый кешеләр бөтен журналистлар белән дә ачылып китеп сөйләми дә бит. Кеше күңеленә үтеп керү өчен нинди сыйфатлар кирәк, Мәгъсүм абый?

- Алар белән очрашу бик авыр, күбесе нәзберек. Иҗатларын, биографияләрен белергә кирәк. Әйтик, Зур театр солисты, СССР халык артисты Зураб Соткилава фотога төшәргә яратмый. Махсус шундый очракка дип, кесәмдә бик сирәк кешеләр белән төшкән фотолар йөри. "Зураб, мин бит Робертино Лоретти белән фотога төшкән кеше", - дидем. "Соң ул бит минем якын дустым. Күрсәт әле фотоңны. Әйе, ул бит бу, ул! Әйдә, кил, күпме телисең, шулкадәр төшәрбез!" - диде.

Журналистка тапкырлык кирәк. Берсендә бездәге опера театрында Валентина Пономарева исемле чегән җырчысы җырлады. Казанда Юлия Җиһаншина исемле дус кызы бар. Миңа Пономарева янына керергә кирәк. Бүлмәсе янында торган юан хатын, җырчы беркемне дә кертмәскә кушты, диде. "Ә министр керсә?" - дим. "Министрлар күп, ә Пономарева берәү генә", - диде. "Мин - Юлия Җиһаншинаның әтисе, Валентина Пономаревага концерты өчен рәхмәт әйтәсем килә", - дидем. Ун минутка керергә рөхсәт бирде. Пономаерва белән рәхәтләнеп сөйләшеп, интервью алгач, "мин сезне алдадым бит" дидем. "Чын журналистлар чыгу юлын таба инде", - дип көлде җырчы.

Фото tatar-duslyk.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading