Шәһри Казан

«МИН АЛЛА ПУГАЧЕВА БУЛАМ»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 2011 һәм 2012 еллар репертуарына кергән спектакльләрне карап барсаң, аларда катнашучы артистлар арасында яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана. Шулар арасында бик тә хәрәкәтчән, таләп ителгәндә йөзендә йә шатлык, йә кайгы, йә гаҗәпләнү билгесен мизгел эчендә алыштыра торган Гөлназ НӘҮМӘТОВАны абайламый кала...

- Гөлназ ханым, хатын-кыздан яшь сорауны хупламасалар да, бу сорауны бирим әле. Сезнең гомер сукмагыгыз чыннан да яшь артистларга хас чорны кичерәме?
- Артистлар тормышында өлкәнрәкләрнең яшьләр булып, яшьләрнең картлар ролендә уйнавы гайре табигый хәл түгел. Әнә Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакиров спектакльләрнең байтагында 80 яшьлек бабайлар ролен уйнады. Ул хәтта яшь чакта 50не куып барган Шәүкәт Биктимеровка да «әти» булды. Сөйләвенә караганда, урыннарны алышыйк әле, дип, режиссерга мөрәҗәгать иткәч тә, аның сүзенә колак салмыйлар. Ә яшь ягына килгәндә, мин өч дистәмне тутырып, дүртенчесен ваклый башладым. 3 яшьлек улым Әмирханның әнисе дә инде мин. 18 яшьлекләргә тиңләвегез өчен рәхмәт.
- Сәхнәдә уйнаучы кеше белән әңгәмә уздырганда ничек итеп бу һөнәрне сайлавыгыз турында сорамый калып булмый. Сез дә «Тинчурин»га театр училищесын тәмамлагач килдегезме?
- Юк, минем юл башкачарак килеп чыкты. Ленино-Кокушкино урта мәктәбен тәмамлагач, туп-туры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына кердем, аның режиссура бүлеген тәмамладым. Дөрес, укыганда режиссер буларак түгел, иптәшләрем куйган спектакльләрдә «артист» рәвешендә катнаштым. Практика үткәндә сценарийлар языштым. Мәсәлән, Марсель Сәлимҗановның 100 еллыгын уздырганда...
- Мәдәният һәм сәнгать университетын сайлау барыбер очраклы рәвештә генә килеп чыкмагандыр бит?
- 4-5 яшьләремдә үк: «Мин Алла Пугачева булам, мин София Ротару булам», - дип йөргәнмен, кулыма нәрсә эләксә - шуны «микрофон» иткәнмен. Башлангыч сыйныфларда ук йә шигырь сөйләп, йә биеп, концертларда катнаштым, җыр-биюдән дә читтә калмадым.
- Ә Кәрим Тинчурин театрына урнашуыгыз ничегрәк килеп чыкты?
- Без укуны тәмамлаган чорда юллама белән каядыр эшкә урнаштыру дигән нәрсә юк иде. Уйладым-уйладым да, үзем турындагы бөтен мәгълүматларны туплап, шушы театрга килдем. Укыган чакта үзебезнең хезмәтләрне видеокамерага төшереп бара идек. Шуларны үзем белән алдым . «Урын юк, якын арада булуы да күренми, шулай да худсоветка кил әле», - дип, әйберләремне алып калдылар. Кайчан килергә икәнлекне дә әйттеләр. Авылга кайткач, кызулыгым белән, әнигә: «Театрга эшкә алмасалар, дипломымны ертып ташлыйм да башка мәдәнияткә якын да килмим», - дигәнмен. Әнием худсоветка бик нык борчылып озатты. Мин исә яңадан имтихан тоттым. Җырлап-биеп күрсәттем, шигырь сөйләдем, гомумән, бөтен тырышлыгымны, талантымны куйдым. Бер сүз дә әйтми генә чыгарып җибәрделәр, нәтиҗәсен, шалтыратып, иртәгә әйтербез, диделәр.
Башымда: «Үтмәдем инде», - дигән уй, күздә борчылу яшьләре иде. Икенче көнне Казанга килеп, иптәш кызларыма керүем булды, телефон шалтырый. Ә анда: «Гөлназ, без сине эшкә алдык, иртәгә театрга кил», - дигән сүзләр яңгырады. Сөенечемнән түшәмгә кадәр диярлек сикердем. Минем турыда сүз чыкса, иптәш кызымның ире хәзер дә: «Теге түшәмгә кадәр сикерә торган дустыңмы?» - дип искә ала икән.
- Шуннан соң рольләр бирә башладылармы?
- Мин инде массовкада гына булса да катнашырга риза идем. Әмма миңа бәхет беренче көннән үк елмайды. Л.Вәлиевнең «Париж егете Әлфәнис»ендә Сәвияне уйнаучы артист Башкортстанга гастрольгә бара алмый булып чыкты. Мин аны алыштырдым. Тора-бара төп рольләргә дә тәгаенли башладылар. М.Гыйләҗевнең «Бала баласы балдан татлы»да - Нәфисәне, Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар»ында - Талияне, М.Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» («На дне») исемле спектаклендә Наташа ролен башкардым. Хатын-кыз ролен яхшы башкарганым өчен, Мәскәүгә юллама белән бүләкләделәр. Ходайга шөкер, рольләргә кытлык юк.
- Гөлсирин ролен ничек башкаруыгызны мин дә бик дикъкать белән карадым. Ул җилбәзәгрәк саналган яшь кыз роле бит инде. Өч дистәне узган, бала анасы булган кешегә андый рольне башкару авыр түгелме?
- Түгел. Беренчедән, мин бит инде 17-18 яшьлек кыз чорын үзем яшәп үттем. Ул чордагы кыз бала кичерешләрен үзем татып карадым. Икенчедән, Ходай миңа тышкы кыяфәтне, килеш-килбәтне, буй-сынны яшьләргә тартымрак итеп биргән. Мин әле театрга эшкә керергә дип килгәндә, буең кыскарак дип әйтүне көткән идем. Андый сүз булмады тагын.
- Буй дигәннән, артистка төрле образларны башкарырга туры килә. Картын да, яшен дә, юан гәүдәлесен дә, нечкәсен дә. Үзеңне аларча тоту, аларча фикер йөртү зарури булып чыга. Менә шул халәткә керү сезгә ничегрәк бирелә?
- Бу шактый катлаулы процесс. Үзеңне башкачарак роль образы итеп тоярга кирәк. Аның характеры нинди, ул үзен тормышта ничек тотарга тиеш, әсәрнең бу өзегендә әлеге образ нинди гамәлләр кылырга мөмкин - менә боларны һәм монда санап кителмәгән башка сыйфатларны үзеңә «сеңдерәсең». Бер сүз белән әйткәндә, үзеңә тапшырылган кеше образын ышанып уйнарга кирәк.
- Аңлавымча, Сез «Кәрим Тинчурин» театрында үз урыныгызны тапкансыз. Сер түгел, артистларның хезмәт хакы түбән булудан зарланучылар да, хәтта башка эшкә күчүчеләр дә бар. Моңа Сез ничегрәк карыйсыз?
- Хезмәт хакы аз булу, чыннан да, күпләрне уйландыра инде ул. Безнең илдә элек-электән сәнгатькә караш шулайрак булды. Болай, Аллага шөкер, ипотекага фатир алдым. Әти-әниләр дә хәл кадәре булыша. Әмирханны карау, нигездә, әни җилкәсендә инде.
- Әңгәмәбезне тәмамлаганда: «Киләчәктә дә ныклы адымнар белән барырга, тамашачыларны күп тапкырлар сөендерергә язсын», - диясе килә.
- Рәхмәт. Язмыш сәхнәдән аермаса, чигенергә исәп юк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: