Шәһри Казан

Мин дә чыктым сәхнәгә

Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуым әле дә истә. Безнең күршебез Шәмсиямал әбиләрнең сиртмәле коесыннан ярты урам су ташый. Без - бала-чага, җәйнең эссе көннәрендә гел шул кое тирәсендә кайнашабыз. Шундый көннәрнең берсендә Фәиз абый килеп керде. Кулына чыбыркы сабы юанлыгы тимер торба тоткан бу. Шуның бер башын иреннәренә терәде, икенче башын...

Реклама

Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуым әле дә истә. Безнең күршебез Шәмсиямал әбиләрнең сиртмәле коесыннан ярты урам су ташый. Без - бала-чага, җәйнең эссе көннәрендә гел шул кое тирәсендә кайнашабыз. Шундый көннәрнең берсендә Фәиз абый килеп керде. Кулына чыбыркы сабы юанлыгы тимер торба тоткан бу. Шуның бер башын иреннәренә терәде, икенче башын минем колакка китерде дә кызу-кызу сөйләргә кереште:
Киттем урманга,
Кистем өч курыс,
Килеп чыкты өч урыс,
Утырттылар колак төбенә,
Барып төштем куак төбенә...

Мин аны шырык-шырык көлеп тыңладым, ләкин такмаза шундый тиз бетте, эсседә әлсерәгән кешегә бер йотым су каптырган кебек кенә булды. Ялынып сорагач, ул аны кабатлап сөйләде һәм такмазаны шундук ятлап та алдым. Мин ул чакта икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганмындыр, җай килгән саен сөйләп йөрим тегене. Бервакыт сайлау көнне мәктәп балалары концертында мин дә теге такмаза белән катнашырга тиеш булдым. Аңа ныклап әзерләндем. Кара сарык тиресе почмагын кисеп, сакал-мыек ясадым һәм тишеп дүрт тегәрҗеп тактым. Сәхнәгә чыгар алдыннан тегәрҗепләрне колак артына тарттырып бәйләдем. Сакал-мыек нәрсәгә, дип соравыгыз бар. Мин бит олы кеше буларак сөйлим. Анда: «Кайтсам, хатын бәрәңге пешергән, үзе эресен ашаган, миңа бөресен калдырган», - дигән сүзләр бар. Концерт көндез булды. Колхоз кәнсәләрендә сайлагач, халык клубка агыла, анда бала-чагалар чыгыш ясап тора. Менә миңа да чират җитте. Укытучы Рәхилә апа: «Бар, үскәнем, каушама, кычкырып сөйлә», - дип, мине үз гомеремдә беренче мәртәбә сәхнәгә чыгарып җибәрде. Сакал-мыеклы бот буе нәрсәне күргәч, халык көләргә тотынды. Ә мин шуны исәп тотып эшләгән идем дә инде бу әкәмәтне. Миңа көлсеннәр генә. Бер дә каушамадым, әллә нинди хәрәкәтләр ясап, сикергәли-сикергәли сөйләдем мин моны. «Утырттылар колак төбенә» дигән урында кулым белән алагаем селтәнеп, колагыма ару гына тондырып та алдым. Халыкның кул чабуын күрсәгез! Минем ике битем генә түгел, бөтен тәнем ут яна, дулкынланудан йөрәгемнең «дөп-дөп» типкәне яңгырап тора, шуның өстенә, шыбыр су булып тирләгән дә идем. Клубның тын беленерлек кенә ягылганын искә алганда, минем ни дәрәҗәдә дулкынлануымны, нык тырышудан күпме энергия түгүемне үзегез чамалыйсыздыр дип уйлыйм. Ләкин чыгышым моның белән төгәлләнмәде. Без бөтенебез сәхнәнең ике ягына эленгән калын материя артыннан бер генә күзебез белән залны күзәтәбез.
Миңа багышланган тетрәткеч алкышлар бетәр-бетмәс, колхоз председателе Дәүләтша абзый алгы рәттән сикереп торды да, халыкка таба борылып, кулындагы бүреген артка таба селтәп: «Җәмәгать, әйдәгез тагын бер сөйләтик әле Гыйздиямал малаен, кызык бит!» - диде. Халык тагын дәррәү кул чабарга кереште. Рәхилә апа, ягымлы сүзләре белән дәртләндереп, иңбашларымнан сөя-сөя, мине тагын сәхнәгә озатты. Финишка беренче булып якынлашучы чабыш атыныкыдай ярсып типкән йөрәгем бу юлы мине идәннән ару гына күтәреп тә җибәргәндәй тоелды. Такмазаны беренчесеннән дә шәбрәк ярып салдым. Менә шуннан китте минем дан. Концертларны гел куеп торабыз. Укытучылар, авыл яшьләре куя торган спектакльләргә дә, берәр малай роле булса, мине чакыра башладылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: